Барлык яңалыклар
Уңганнарны мактыйбыз
7 гыйнвар 2021, 11:59

Авыл хезмәтчәннәре быел да сынатмаслар

Иске елны озатып, яңа елны каршылаган чорда традицион рәвештә үткәннәргә йомгак ясыйбыз, алга карап планнар корабыз. Узган 2020 ел катлаулы килүенә карамастан, республика аграрийлары аны яхшы нәтиҗәләр белән тәмамлауга иреште.

БР хөкүмәте премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов билгеләвенчә, яхшы, эшлекле кәеф елны яхшы нәтиҗәләр белән тәмамлауга булышты. 4 миллион тоннадан артык иген уңышы җыеп алынды, бу исә соңгы елларда иң яхшы уңышларның берсеннән санала. 11 ай эчендә 702,5 мең тонна сөт җитештерелгән. Бу 2019 белән чагыштырганда 4,3 процентка күбрәк. Ит җитештерү дә артты. Тере авырлыктагы терлек һәм кош декабрь аена 366 мең тонна үстерелгән. Үсеш 7,4 процент тәшкил иткән. Тармакны техник баету буенча да шактый уңышлар бар. Төбәк хуҗалыклары рекордлы дәрәҗәдә 10 миллиард сумлык авыл хуҗалыгы техникасы сатып алган. Республика агрокомлексы бүген төп юнәлешләр буенча төбәкнең азык-төлек иминлеген тәэмин итеп кенә калмыйча, яңа базарлар ача, чит илләргә елдан-ел күбрәк продукция озата. Тармакның инвестицион үсеше дә сөендерә, ди министр. АПК системасында 125 инвестиция проекты тормышка ашырыла. Аларның гомум суммасы 284 млрд. сумга җитә. 2021 елда да республика аграрийлары каршында зур бурычлар тора. Ашлык, сөт, азык-төлек җитештерүне һәм эшкәртү сәнәгате, бакчачылыкны арытаба үстерү зур көч юнәлтүне таләп итә. Республика авыл хуҗалыгы зур куәткә ия һәм аның никадәр уңышлы үтәлүе һәркайсыбызның эш сыйфаты һәм тырышлыгыннан тора, дип белдерә Илшат Фазрахманов аграрийларның иң кыю планнарны тормышка ашырырга әзер булуларына хөрмәтен белдереп.

Чыганак: omet-rb.rbsmi.ru Фото: pitanieives.ru

Читайте нас: