Барлык яңалыклар
Уңганнарны мактыйбыз
8 гыйнвар 2021, 22:53

Рөстәм Нәбиев - Нью-Йоркта

Билгеле блогер, күптән түгел кулларында Эльбруска күтәрелеп бөтен дөньяны шаккатырган Чакмагыш егете Рөстәм Нәбиев бүген Нью-Йоркны яулый.

Ул анда 7 гыйнварда очып киткән иде, андагыча 7 гыйнварда килеп төшкән. Рөстәм дус егете белән шәһәр үзәгендә Манхеттендагы кунакханәгә урнашкан. Аннары алар кафеда булдылар, скверда йөрделәр, кичке Нью-Йорк белән таныштылар. Рөстәм яраткан хатынына бик шәп бүләк тә сайлады, аны шушы кадәр кыйммәтле әйбер алып сөндерә алуына горурлануын белдерде. Рөстәм йокларга ятканда бездә инде иртән иде. Анда кичке сәгать ун. Иртәгә ул игезәк башнялар урынында булырга, Азатлык сынын күрергә, Уфадан булган, әле Америкада яшәүче үзенең Инстаграмына язылган кыз белән очрашырга ниятли. 10 гыйнварда Рөстәмнәр җылыга, Майамига юл тотачак. Менә шулай дөнья гизә Рөстәмебез. Исән-сау булсын!
Чыганак: kiziltan.ru
Фото: ВКонтакте
Читайте нас: