Барлык яңалыклар
Уңганнарны мактыйбыз
14 гыйнвар 2021, 13:25

Гомумдәүләт проектын тормышка ашыру яхшы нәтиҗәләр бирә

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан#ВладимирПутин

“Хезмәт җитештерүчәнлеге” гомумдәүләт проекты кысаларында чараларны тормышка ашыру нәтиҗәләре буенча Уфа районының “Алексеевский” совхозындагы икътисади нәтиҗә 2 миллион сумга якын тәшкил итте.
Ярты ел дәвамында предприятие хезмәткәрләре Башкортстанның хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендәге компетенцияләр үзәге белгечләре ярдәме белән сакчыл җитештерү инструментларын үзләштерде.
Бу хакта икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министрының беренче урынбасары Айрат Фәхретдинов сөйләде.
– Гомумдәүләт проекты чараларын тормышка ашырудан пилот участогында җитештерү процессының нәтиҗәлелеге 10,4 процентка үсте. Хезмәт җитештерүчәнлеге 10 процентка артты, процессның вакыты – 10, ә тәмамланмаган җитештерү күләме 10,2 процентка кыскарды, – дип хәбәр итте Айрат Фәхретдинов.
Фото: Twitter
https://kiziltan.ru/articles/nacproekty/Gomumd-l-t-proektin-tormishka-ashiru-yahshi-n-ti-l-r-bir-631651/
Читайте нас: