Барлык яңалыклар
Уңганнарны мактыйбыз
19 февраль 2021, 12:26

Кош - канаты белән, ир аты белән көчле

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан #ВладимирПутин

Караидел районыннан яшь эшкуар Александр Кипелов күптән инде башкорт токымлы атлар үрчетү турында хыялланган булган. Дүрт ел элек аны тормышка ашыра башлаган ул. Бүген фермер хуҗалыгында 130 баш ат бар, шул исәптән 33 колын. Фермерның планнары зурдан. Агымдагы ел ахырына ул башлар санын - 500гә, ә өч ел дәвамында бер меңгә җиткерергә планлаштыра.
Үз хыялын тормышка ашыру өчен Александр Мерәсем авылындагы элекке ашлык табагының буш торган бинасын сатып алган һәм хәзер аны абзарга әйләндерә. Янда араннар арасында туристларны йөртү дә планлаштырыла. Шулай ук, бинада яңа гына туган колыннар өчен аерым урыннар төзеләчәк.
Киләчәктә хуҗалыкта ат итен һәм сөтен эшкәртүне үзләштерергә уйлыйлар. Моның өчен терлек чалу һәм кымыз җитештерү цехлары төзиячәкләр.
"Авыл хуҗалыгы" гомумдәүләт проекты, зур крестьян-фермер хуҗалыкларын үстерү белән беррәттән, яңа гына үз эшен ачкан фермерларга ярдәм итүне дә күз уңында тота. Соңгы вакытта мондый эшкуарларның саны артуы, чыннан да, безнең төбәктә әлеге тармакка зур игътибар бирелүе турында сөйли.
Чыганак:https://kiziltan.ru/articles/nacproekty/Kosh-kanati-bel-n-ir-ati-bel-n-k-chle-683857/
Фото: agroculture.bashkortostan.ru
Читайте нас: