Барлык яңалыклар
Уңганнарны мактыйбыз
9 апрель 2021, 08:58

Башкортстанның “Либер” компаниясе балаларның үсешенә ярдәм итүче уенчыклар җитештерә.

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан #ВладимирПутин

Балаларның үсешенә ярдәм итүче уенчыклар җитештерүче “Либер” компаниясенә 2019 елда Бөре шәһәрендә нигез салынган. Фирма табигый чималдан уенчыклар җитештерә, алар ЕС таләпләренә туры килә. Аларны җитештерүдә психология һәм коррекцион педагогика өлкәсендә эшләүче белгечләр катнаша.
Өч яшькә кадәрге балалар өчен уенчыклар сертификатлаштырылган. Хәзер "Либер" уенчыкларын дөньякүләм электрон сәүдә мәйданчыкларында да табарга була. Экспортка ярдәм итүнең төбәк үзәге предприятиегә халыкара базарга чыгарга ярдәм күрсәткән.
Президент Владимир Путинның май указлары белән расланган “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм“ гомумдәүләт проекты кысаларында предприятиегә эшкуарлар өчен бизнесны тергезүнең башлангыч стадиясендә субсидия бирелгән, аңа агач эшкәртү өчен җиһазлар сатып алынган.

– Хәзер без яңа бинага күчүгә һәм җитештерүне киңәйтүгә әзерләнәбез. Районда 400 квадрат метрлы яңа бинаны арендага алдык, - дип белдерде компаниягә нигез салучы Денис Бабушкин.

Фото:srk.nationalpriority.ru
Читайте нас: