Барлык яңалыклар
Яшәеш
14 декабрь 2018, 15:47

Тормыш уен түгел

Юлчы вагонда шау-гөр килеп кәрт сугып барган егетләрне тычкан күзәткән мәче шикелле күзәтте. Балачактан бу уенга әсәргән Борис яхшы белә аның ниләргә китергәнен. Рельсларга бәрелеп, так-ток килеп тибрәткән вагон тавышы аны ерак балачагына алып китте. Башка авылга мәктәпкә йөреп укыган малай-шалайның берничәсе, таң белән өеннән чыгып китсә дә

Юлчы вагонда шау-гөр килеп кәрт сугып барган егетләрне тычкан күзәткән мәче шикелле күзәтте. Балачактан бу уенга әсәргән Борис яхшы белә аның ниләргә китергәнен. Рельсларга бәрелеп, так-ток килеп тибрәткән вагон тавышы аны ерак балачагына алып китте.
Башка авылга мәктәпкә йөреп укыган малай-шалайның берничәсе, таң белән өеннән чыгып китсә дә, анда барып җитми, этлек эшләп йөрергә ярата. Кайсы бара торган юл читендә агып яткан Изге чиш­мә­нең вак акчаларын чүпләп, магазинга китә. Ә Борис ип­тәш­ләре – әтәчне ат итеп атланып йөргән Вәгыйз, ат абзарында күгәрченнәр тоткан Шәрәфи белән мулла картның эшен эшләп, аның белән кәрт сугып көн уздыра. Мулла бабайлары авыл башында гына яши, малы күп, эше күп. Ак сакалын сыйпап, акыл кермәгән җиңел-җилпе малай-шалайның килеп кергәнен көтеп кенә тора ул. Малайларның салпы ягына салам кыстырып, мактап-мактап эшләтә, тирес түктерә. Йөгерә-йөгерә чишмәдән су ташыйлар, ишек алдында алар эш­ләрлек нинди эш булса, барын да башкаралар. Эшләрен тә­мамлагач, бабай аларга ярыйсы гына акча да өләшеп бирә. Әй, сөенә алар бу акчаларны кечкенә учларына кысып, бабай җәлләми, күп итеп тамыза бит аларны. Шуннан тәм­ләп чәен эчерә. Хәйләле карашы белән барысын да барлап чыккач, малайлар әз-мәз кыштыратып алабызмы, ди­гән булып, кәртен тартып чыгара. Ун ел төрмә шулпасын чө­мергән мулла абзый уланнарга биргән акчасын кире уйнап та ала. Бабайны ничек төп башына утыртырга икәнен малайлар үзара сөйләшеп тә карыйлар, тик беркайчан да акчаларын кире алганнары юк.
Мулла бабайның этлеген аңлап калган өч малай елга буенда өе җиргә сеңеп утырган Сәмига карчыкка ияләште. Әбинең утын хәзерләргә дә хәле юк, шуның өчен Борис дуслары белән берәр кочак утын алып килә. Күбрәге мулла картның урамда өелеп торган әрдәнәсенә кул сузыла. Малайлар килеп керү белән карчык утыннарны базга ташлый һәм, берни булмагандай, баз капкачын ябып куя. Салкыннарда малай-шалай китергән коры утыннарны ягып куана иде. Сарае кыйгаеп җиргә баткан булу сә­бәпле, кышларын бар булган мал-мөлкәтен йортына кертә. Аның бар байлыгы – җиде тавыгы. Ашарга утырса, үзеннән калган икмәкне тешсез авызында әвәләп чебиләренә бирә, тегеләре исә өстәл тирәли таптанып йөриләр. Әбинең ип­тәше муенында аз гына агы кү­ренеп торган кап-кара мәче дә шул өстәлнең бер читенә килеп аякларын куеп утыра. Малайлар керүгә бик шатлана Сәмига әбиләре. Өстәл өстен юеш чүпрәк белән сөртеп ала да, малайларның шаулаша-шаулаша кәрт сукканын карап утыра. Көнен ничек уздырырга белмәгән кешегә аларның уены бер мәрәкә булып тоела.
Шулай кечкенәдән азартка керткән кәрт уены Борисның канына сеңеп калган. Ул төнлә уятып сорасалар да, бу уенны биш бармагы кебек белә, тик кайчагында балачактагы мулла карт шикелле хәй­лә­кәр­лә­ре очрап куя.
Бер­вакыт аларның кәрт­че­ләр төркеменә төлке сыман хәй­ләкәр мә­керле бер кеше килеп керде. Ул инде барысының да кесәләрен такырайтып чыкты. Хәтта фырт кына йө­ре­гән сибиряк егетне дә яңа ма­ши­насының ачкычын, документларын салып кайтып китәргә мәҗ­бүр итте. Командировкага килгән ир фатирсыз калды. Беркөн килеп шома Борис та отылып йортына «ыштансыз» кайтып керде. Эх, менә булсын иде теге безнең авыл мулласы, күрсәтер иде сиңа, дигән уйлар йөгереп үтте Борисның башыннан. Әмма сазлыктан чыгу юллары көннән-көн тарая барды. Ир уртасына җиткән авыл мужигы башына бик зур бурычлар китереп куелды. Авылдагы йорт сатарлык хәлдә түгел, шәһәрдәгесендә хатыны белән үзе яши. Акча бирмәсәң, баш ки­тә, уенның законы бик каты. Яшисе дә килә бит әле. Әйе, күр­гәне бар Борисның кәрт уенында юкка чыкканнарны, коточкыч. Тик ташлап булмый бит. Зур акчаларны процентка алып илтеп бирми чара юк. Беткән баш – беткән, гаиләдән яшереп кенә ул банктан акча алып, башка кәрт уены уйнамаска антлар итеп, бурычын илтеп бирде. Берчә балачактагы авыл малайларын, берчә азартка керткән мулла картын сүгеп, кредитын каплатырга себер якларына юлланды. Мавыктыргыч уеннардан туктарга белмәсәң, тормыш та кәрт уены сыман бер алдын, биш артын күрсәтә шул. Ярый ла бу шайтан себеркесе аны себердә дә сагалап тормаса. Вагонның өске ярусына менеп кунаклаган Борис кәрт сугучыларны карап ята торгач, йоклап киткәнен сизми дә калды.
Аның поезд белән барасы җире ерак түгел, тәүлек ти­рәсе. Аннан самолетка утырып, котып суыклары уйнаган Себергә очачак. Борис төшеп калган малай түгел, барыбер үзе­не­кен итәр, бурычын тү­ләр. Кечкенә чагында абыйсы бе­лән комбайн штурвалын тотып йөрегән чакларында аның тырышлыгына, чыдамлыгына бө­тен кешенең исе китә иде. Ә урман кискәндә хез­мәт­тәш­лә­ре­нең өстенә кил­гән агачны ничек итеп каерып калды бит, көч бар аңарда. Бу мәкерле кәрт уеныннан баш тартырга да рух көче табар ул үзендә.
Фәрзәнә Назарова.
Читайте нас: