Америка галимнәре үткәргән тикшеренүләр күрсәткәнчә, 20дән 29 яшькә кадәрге ир-атлар аң, рухи үсешләре дәрәҗәсе буенча өлкән сыйныфта укучы кызлардан берни белән дә аерылмыйлар икән. Социологлар фикеренчә, 14-19 яшьлек егетләр бары тик мода, музыка, кино дөньясындагы соңгы яңалыклар белән генә кызыксына. Социологик сораштыруда 1500 кеше катнашкан һәм аларны шартлы рәвештә ике төркемгә бүлгәннәр: 20 яшькә кадәрге һәм 20 яшьтән соңгы.
Яшүсмерләр дә, 30га җитеп килүче ир-атлар да сәламәтлекләренә бик җиңел карыйлар, киләчәкләре турында кайгыртмыйлар. Ә эштә күпмедер уңышка ирешү белән бергә гаиләләрен дә тиешле дәрәҗәдә тәэмин итә алучылар 30га җитеп килүчеләр арасында артык күп түгел икән. Галимнәр ир-егетләрне нәкъ 30дан узгач кына киләчәкләре һәм гаилә турында җитди уйлана башлыйлар дип саный. Хатын-кызлар исә иртә өлгерә һәм 20 яшьлек кыз бала киләчәккә планнарын, аларны тормышка ашыру ысулларын төгәл белә. Галимнәр: «Гүзәл затлар бу тикшерү нәтиҗәләреннән канәгать калыр, чөнки хатын-кызның көчсез җенес вәкиле түгеллеген расладык», – дип белдергән.
Хатын-кызга ошар өчен нишләргә:
• ул теләгән әйберне сатып ал.
Ир-атка ошар өчен нишләргә:
• назлы бул һәм ашарга әзерлә.