Барлык яңалыклар
Яшәеш
11 гыйнвар 2019, 17:44

Ау – вәхшиләрчә күңел ачу

Күптән түгел булган хәл тагын бик күпләрнең йөрәген тетрәндерде. Әле без бу хәлне ишетеп кенә кызгандык, үз күзләре белән күргәннәр ни кичергәндер?

Күптән түгел булган хәл тагын бик күпләрнең йөрәген тетрәндерде. Әле без бу хәлне ишетеп кенә кызгандык, үз күзләре белән күргәннәр ни кичергәндер?
Районара трассада кисәктән баласы белән поши килеп чыга. Юлдан барган машина туктарга өлгерми. Бу очракта водительне дә гаепләп булмый. Ярый әле шофер исән кала. Ә пошиның баласы үлә. Юлчылар туктый, кешеләр җыелып китә. Мескен инә пошый баласын ташлап китми, аның үле гәүдәсе янында басып торып кала.
Бу – очраклы бер хәл. Беркемне гаепләп тә, җәзага тарттырып та булмый. Ә бит шул баһадир пошиларны ике дә уйламый атып үтерүчеләр дә бар. Балачактан ук аучыларга нәфрәтем көчле булды. Рус телендә ятлаган:
«… Вдруг охотник выбегает,
Прямо в зайчика стреляет.
Пиф - паф! Ой-ой-ой!
Умирает зайчик мой.
Привезли его домой,
Оказался он живой», –
дигән шигъри юллардагы исән калган куян өчен (миңа ул кечкенә булып күз алдына килә иде) чын күңелдән сөенә идем.
Табигатьтә бар да уйланылган, бар дә исәпләнгән. Табигый сайланыш дигән төшенчә бар. Миллионлаган еллар ул үзе исәбен үзе алып барган. Анда кешенең кысылуы кирәкми. Аңлыйм, котырган төлкеләрне, авылларга килеп малларга, кешеләргә зыян салган бү­ре­ләрне юк итү икенче хәл. Әмма ни йөрәгең белән басуда уйнак­лап йөргән ак куянга, горур пошиларга, бала чыгарырга дип океаннарны кичеп кайткан киек кошларга атарсың?!
Шундый бер әңгәмә вакытында берәүнең: «Ә нәрсә булган, малларны да бит егып чалабыз...» дигән фикерен ишетергә туры килде. Дөрес. Тик йорт терлеген, кош-кортын кеше үзенә хәләл ризык өчен асрый. Бу Ходай тарафыннан шулай яратылган. Әмма аларны, яшәү өчен мәңге көрәштә булган, кышларын кар астыннан үзләренә ризык эзләгән, меңәрләгән чакрымнарны кичеп кайткан, табигатебезнең азык чылбырында, матдәләр әйләнешендә мөһим роль уйнаган кыргый хайваннар, киек кошлар белән беррәткә куеп карау бик үк дөрес булмас.
«Үтерәм!» дип мылтыгын тө­зәгән аучы ниләр кичерә икән? Озак еллар бу шөгыль белән мавыккан берәү миңа болай җавап бирде: «Кулыма мылтык алу белән мин башка кешегә әвереләм: күрү, ишетү сәләте үткенләнә, йөрәгем ешрак тибә башлый, аруларым онытыла, тизрәк нинди дә булса киекне кулга эләктерәсе килә. Телимме-тәләмимме, мылтык белән мин башка кеше­гә әй­ләнәм».
Коточкыч сүзләр түгелме соң бу! Шул урында: «Ни өчен мескен хайванны атып үтерергә, моны эшләми дә яшәп булганда?» дигән сорау бирәсе килә. Ачлык заманда яшәмибез. Шөкер, табыннарыбыз мул. Аучылар моңа «бу хобби» дип җаваплар. Тик табигатьнең җан ияләрен атып күңел тынычлыгы табып буламы соң?
Тагын бик күп аучылар үзләрен һәвәскәрләр рәтенә кертә. Янәсе экологик мәсьә­лә­ләр­не хәл итә, теге яки бу төр хайванның күпләп артып ки­тү­ен кисәтә. Үзенчә саклыйм, контрольдә тотам, чирлеләрне яраксызга чыгарам, дип исәп­ләргә тели. Нәтиҗәдә ау күңел ачуга әйләнеп кайта. Шундый хәлләрне дә ишеткән бар: ау вакытында мылтыктан яраланган хайваннар ятып кала, мескеннәр газапланып үлә.
Озын сүзнең кыскасы шул: күңел ачыйм, дисәң, башка бик күп шөгыль табарга була, хатын-кызларга гына түгел, ирләргә дә.
Әлфия СӘЛИМГӘРӘЕВА.
Читайте нас: