Мал-туарын көтүгә озаткач, бригадир килгәнче, Зәмзәмия бозавын да арканлап кайтырга булды. Әмма бакча артына чыгуга ике яңа бура күреп, тукталып калды ул. «Нәрсә бу, конюшнямы, мунчамы? Үзе алты почмаклы, үзе бик зур күренә. Кем бурасы булыр бу?» Яңа буралар янына җиткәч, бакча рәте белән Хаҗиәхмәтнеке икәнен белде. «Кара син аны – чулак кына булса да нинди хан сарае төзи башлаган! – дип гаҗәпләнде ул. – Безнекеннән дә уздырган түгелме соң?» Бозау куган таягы белән бураның дүрт ягын да үлчәп чыкты да, үзләренә таба атлады. Үз мунчаларының бер ягын үлчәү белән тезенә чүкте Зәмзәмия. Мунча теге яңа бурадан ярты метрга кыска иде. «Менә чулак, вәт мыштым, ә үзе нәрсәләр төзеп маташа?» Шул минутта аның чигәләре яна, башы чатный башлады. Бригадир эшкә әйтеп килгәндә, Зәмзәмия караватта ята, башына суланган тастымал уралган иде инде.
– Баш өянәгем кузгалды, – диде ул көч-хәл белән.
Бу көнчеллек Зәмзәмиягә урында тынычлап ятарга да бирмәде. Беренче усал уе – ире Галиәкбәрне табып, мәрхәмәтсез рәвештә игәү, ягъни бик шәпләп «мунча кертү» иде. Шундый әзмәвердәй көенә ничек ул чулак Хаҗидан калышырга тиеш. Колхоз гаражына чыгарга укталган иде, иренең иртән: «Тәүге пакусларны сугарга чыгабыз», – дип сөйләгәне исенә төште, әмма кайсы басуга чыгуларын күпме тырышса да хәтеренә төшерә алмады. Башына тастымал ураган килеш озын көн буе ыңгырашып ятты Зәмзәмия.
Галиәкбәр эштән бик соң – төн урталарында гына кайтты.
– Нәрсә, әллә берәр дефицит әйбердән буш калдыңмы? – диде ул, тастымал ураган хатынын күргәч.
Көн буе әллә нинди усаллыклар уйлап яткан Зәмзәмия иренең тузанланган, арыган йөзенә карап:
– И, илаһым, минем чиргә гомер буе ышанмадың инде, – дип еламсыраудан узалмады.
Өченче көнне аның күңеленә шундыйрак бер уй килде. «Ашыгыбрак нәтиҗә ясамадым микән? Бәлки, безнең мунчадан кайтыш җире дә бардыр әле?» Җаны-тәне белән яңа бураның үз мунчаларыннан күпкә кайтыш булуын тели иде ул. Моннан биш-алты көн элек «оста Шәяхмәт»нең култыгына балта кыстырып тыкрыкка борылганын күргән иде Зәмзәмия. «Ул гына бураган инде аны. Чулак Хаҗи кулыннан килә торган эшмени ул?» Шунда ук Шәяхмәт карттан төпченү теләге туды. Бирәм дигән колына, чыгарып куйган юлына, дигәндәй, урам капканы ачуга, Шәяхмәт карт үзе килеп чыкты.
– Нихәл, бабай! – диде Зәмзәмия, юлының уңуына сөенеп. – Кая йөрдең болай?
– Хаҗиәхмәткә мунча бурый идем дә, агачы бетеп, тукталырга туры килде. Әле шуны белешеп кайту, китерә алмаган икән, – диде карт.
Капка төптә генә болай сорашып тору ничектер сәер иде, шуңа Зәмзәмия:
– Әйдә, бабай, безгә, чәй эчеп китәрсең, – диде. Бабай Зәмзәмиягә бер караш ташлап алды да:
– Рәхмәт, кызым, син миңа бүленмә инде, духтырыңа бар, чирең бик каты күренә, – диде.
– Пүчтәк кенә ул, әйдә, әйдә, бабай! – дип кыстый-кыстый өенә алып керде аны Зәмзәмия. Үзе плитәгә чәй куйды да, өстәлен тәм-том белән тутыра башлады. Чәйгә утыргач, Зәмзәмиянең беренче соравы шул булды:
– Мунчаны бик зурдан бурата икән, бик шәп булыр инде, ә?
– Сугалмаган олы агач күтәргән, ди. Агач очыннан гына алты метрлы бура бурау шәп булмый инде ул, кызым, – диде карт. – Күрше авылда кияве йорт бетерә, агач очларын бабасына биргән.
– Агачы безнекеннән дә вакмыни?
– Никудышный, кызым, никудышный, – диде карт башын селкеп. Күрәсең, агач очыннан бура бурау аның да теңкәсенә тигәндер. – Ә сезнең мунчаны Галиәкбәр энекәш сайлап кына, первай сурт агачтан гына бурады бит.
Моны ишетүгә Зәмзәмиянең йөзләре балкып китте. Тастымалын чишеп ыргытканын да сизми калды. «Вәт чүпрәк баш! – дип үз-үзен битәрләде ул эчтән, – шуны карарга да баш җитмәгән бит, әй! Шуның өчен өч көн сырхап яттың». Хәзер инде җәелепләр утырып чәй эчкән картка ачуы кузгала башлады аның. Чөнки Хаҗиәхмәт мунчасы бүрәнәләренең юанлыгын үлчәргә атлыга иде Зәмзәмия.