Барлык яңалыклар
Яшәеш
17 гыйнвар 2019, 16:41

Әни кайтты

Тәрәзә пыяласы буйлап агып төшкән яңгыр тамчыларына карап озак кына утырды Илмир. Бигрәк шыксыз көн булды бу. Мәктәпкә барганда да, кайтканда да яңгыр сибәләп җанына үтте. Иртән бигрәк салкын җил дә исә иде әле, өйгә кайткан вакытта ансы басылган иде инде. Дәү әни­се өйдә булмагач, бер ямь дә юк. Искә тө­ше­рүе булды, Илмирның күңеле тулып, күз­лә­ре­нә яшьләр тыгылды. Кайчан кайтасың инде, дәү әни? Ял көненә кадәр чыгарырлар, дигән идең киткән чакта. Ике эре яшь тамчысы, малайның чигәләре буйлап агып төшеп, идәнгә тәгәрәде. Бик сагынды бит ул дәү әнисен. Атна тулып узды бит инде. Мәктәптә чакта дәресләр, ип­тәш­лә­ре белән аралашу оныттырып тора сагынуын, ә менә өйгә кайтырга чыккач та, нәни күңеле тула да китә. Әле дә шулай булды. Уйларына бирелеп тыкрыктан үз урамнарына чыкты малай. Әнисе тагын исеректер инде бүген, өйдә булса бер хәл, шул үзенең эчә торган ахирәтендә кунактадыр. Шушы ачы чынбарлыкны исенә төшерү белән Илмирның иреннәре дерелди, аяклары калтырый башлый

Дәү әнисе булмагач, шыксыз булып тоелган туган йортына кайтасы килми аның, тик малайга мал-туарга, кош-кортка күз-колак булырга кирәк. Аягы тартмаса да, туры өенә кайта ул. Ихатага килеп керешли үк, бакча ягына алып чыга торган капканың ачыкмы, юкмы икәненә игътибар итә. Әнисе шул капкадан гына йөри, бакча буйлап елга буена төшә, андагы басмадан чыгып, тыкрык буйлап икенче урамдагы ахирәтенә юл тота. Бакча капкасы ачык икән, димәк, әнисе өйдә юк. Ул беркайчан да капканы ябып йөрми, аның артыннан гел ачык кала капка. Иртән дә ачык калган иде, Илмир мәктәпкә барырга чыккач, әйбәтләп ябып китте. Бу юлы капка шар ачык иде. Шушы мизгелдә малайның башында икенче сорау туа: аекмы, исерекме әнисе? И, Ходаем, әнә бит Камил белән Нилның әниләре эчми, ник минеке генә эчә соң? Җавап тапмый Илмир. Аек булса ярый иде, дигән өмет белән өйгә керә торган ишеккә үрелде ул. Ишекне ачуы булды, кычкырып эшләп утырган телевизор тавышын ишетте. Исерек! Ишекне кирегә япканын сизми дә калды малай. Аякларын чолан идәненә кадак белән кагып куйдылар диярсең, катты да калды. Йоклаган булса ярый да әнисе, йок­ламаган булса тагы әллә нинди сораулар биреп каныгачак! Илмир бар ихтыяр көчен бергә туплап, янәдән ишек тоткасына үрелде. Сак кына ишекне ачты, потлы гер аскан кебек авырайган аякларын чак кыймылдатып, өйгә үтте...
Әле бит күптән түгел, Илмир беренче сыйныфка барырга әзерләнгән чорда гына, бик бәхетле гаилә иде бит алар. Әнисе дә мондый түгел иде. Матур, һәрчак көлеп кенә тора торган, тәмле-тәмле ашлар, салатлар белән сыйлый иде әтисе белән икесен. Әтисе дә Илмирны һәрвакыт үзен­нән калдырмый иде. Ихата тирәсендә, бакчада эш булсын дисеңме, кайдадыр җәяү я машина белән барырга чыксынмы, «Әйдә, улым!» диюен ишетүгә, Илмир, шатлыгыннан авызын ерып, әтисе артыннан чаба иде. Сабыр гына бөтен сорауларына җавап биреп, үзе тотынган һәр эш хакында нәни улы аң­ларлык итеп сөйли, өйрәтә иде. Ә инде кичләрен барысы да ниндидер кызыклы уен табып көлә-көлә өйне яңгыратып уйнаулары хәзер инде еракта калган татлы төш сыман кебек булып тоела.
Август урталарында әтисе, әнисе бер­гә­ләп мәктәп кирәк-яраклары алырга дип район үзә­ген­дәге базарга юнәлделәр. Илмирга бик матур костюм, күлмәкләр, аркага аса торган, чагу машина сурәте төш­кән портфель, ручка, дәфтәрләр алдылар. Кайтышлый, күрше авылда яшәгән дәү әни­лә­ренә керделәр. Илмир яраткан дәү әни­сенә яңа гына алынган бар байлыгын да күр­сәтеп, сөенече белән уртак­лашты. Аеруча, портфелен күрсәтәсе килде аның әби­сенә. Аркасына асып та, эчен, бар ке­сә­лә­рен ачып та күрсәтте порт­фе­ле­нең. Әби­се исә оныгының шатлыгын чын кү­ңе­лен­нән уртаклашты. Яңа гына пешергән коймаклары белән чәй эчереп, авылларына озатып калды кызы, кияве һәм оныгын.
Калган юлда машина тәрәзәсеннән олы юлны, каршы яктан зур тизлектә узып кит­кән машиналарны күзәтеп кайтты Илмир. Капка төпләренә килеп туктагач та, үзе янында яткан әйбер тулы пакетлар арасыннан портфелен алып аркасына такмакчы булды. Тик таба гына алмады. Шушы вакытта гына яраткан портфелен дәү әни­се­нең диван башында калдырганы исе­нә төш­те ма­лай­ның. Исенә төшүе булды, кычкырып елап та җибәрде. Үзара нидер хакында акрын гына сөйләшә-сөй­лә­шә багажниктагы әй­бер­ләрне бушата башлаган әти­се бе­лән әни­се аптырап кит­те­ләр. «Улым, ни булды? Әллә берәр җи­рең­не авырт­тыр­дың?» – дип сорады әтисе, малайны кочагына алып. «Портфель...» – диде Илмир, борынын тарта-тарта, күл­мәк җи­ңе бе­лән яшь­ләрен сөр­теп. «Порт­фе­ле­ңә ни булган, әллә ошат­ма­дың. Дәү әни­ең­дә бик шатланып күр­сәт­кән идең бит!» «Дәү әни­дә калдырганмын!» – дип, кабаттан еларга тотынды малай. «Тап­кан­сың елар әй­бер. Ят ке­ше­дә калмаган бит, дәү әни­ең­дә калган. Дәү әни­ең си­нең порт­фе­лең­не тагып йөрми инде, алып кайтырбыз, улым. Әле укырга башларга 15 көн бар. Тукта инде, елама», – дип әнисе улы­ның чәч­лә­реннән сыйпады. «Миңа портфелем кирәк!» Илмир елау­дан туктарга уйламады да. Моңа ка­дәр бе­рәр җирен авырттырганда да бик сирәк кенә елаган ул­ла­ры­ның болай кә­җә­лә­неп елап торганын күреп, әти-әни­се бер-бе­ренә карашып алдылар. «Ярар, улым, әйдә, әйберләрне бушатып бетерик тә, дәү әниеңә барып, порт­фе­леңне алып кайтырмын», – диде әтисе. Малай елавыннан туктап, әтисен барып кочаклап алды. «Иртәгә барыр идең әле, бүген арыдың да бит инде, юлда техника да күп. Зур малай бит инде, елар да, туктар әле», – дип карышып маташкан әни­лә­ре­нең сүзенә дә колак салмады әтисе. Базарда алган әйберләрнең барын да өйгә ташып бетергәч, чәй генә эчеп алды да, кабаттан күрше авылга, портфель артыннан юл тотты. Илмирны да аласы иде үзе белән, тик малай артык арыган булды, кү­рә­сең, олылар чәй эчкән арада, өс кием­нә­рен дә салмыйча, түр яктагы диванга ятып, әвен базарына киткән иде.
Күпме йоклаганын анык кына хәтерләми малай. Әнисенең кычкырып елаганын ишетеп сискәнеп торып утырды ул. Өйдә, кулына Илмирның портфелен тоткан ят ир кеше, күршедә яшәүче Лүзә апасы һәм ике кулы белән йөзен каплап елап торган әни­сен күрде Илмир. «Кайсы тирәдә булган бу хәл? Чыннан да Салават янганмы?» «Машинаның номеры буенча тикшерттек. Сезнең машина булып чыга. Салонда бер генә кеше булган. Кайтып барганда, арткы көпчәге шартлап, юл читенә очып төшкән һәм шунда янып киткән. Юл буеннан менә шушы портфельне генә таптык, машина шартлаган чакта, читкә очкандыр. Янмаган бердәнбер әйбер – шушы». Участковый булып чыкты теге ир. Әтисенең исемен ишеткән Илмир, олыларның ни хакында сөй­лә­гән­нәрен аңламаса да, нәни йөрәген әй­теп аң­латып булмый торган шом бас­канын тоемлады. Куркыныч булып китте аңа. «Әни, әти кайда? Кем янган?» – дип сорады ул. Участковый әйткән сүзләрдән соң, күршесе Лүзәне кочаклап елап торган Гүзәл, улының тавышын ишетеп, сискәнеп китте. Алмаштырдылар, диярсең, секунд эчен­дә Илмир яткан диван янына барып җи­теп, малайны җилтерәтеп аягына бас­тыр­ды. «Әтиеңнең башына җиттең! Портфель, портфель, дип, Салаватны юкка чыгардың!» Бу көтелмәгән хәлне читтән күзәтеп торган Лүзә апасы белән участковый булмаса, нишләтер иде икән Гүзәл улын. «Гүзәл, тынычлан, баланың монда нинди гаебе бар? Җибәр баланың кулын, куркытасың бит улыңны», – дип, Лүзә Илмирны әнисенең кулларыннан аерып алды, участковый да ике арага басты. «Ул гаеп­ле, – дип кычкырды Гүзәл, елый-елый, Илмирга төртеп күрсәтеп. – Портфелен дәү әнисендә онытып калдырмаса, Салават исән булыр иде. Кайткач та бит, елый-елый портфелен таптырды. Шулкадәр җибәрәсе килмәгән иде кире юлга. Күңелем сизенгән инде!» Илмир әнисенең кыланмышыннан куркып, агарынып катты. Дер-дер калтыраган малайны Лүзә ничек юатырга, тынычландырырга белми аптырады. «Гүзәл, җитте!» – диде ул елау катыш. Әмма Гүзәл туктарга уйламады да: участковыйның кулыннан теге портфельне тартып алып, Илмирга ыргытты. «Мә, ал. Тагып йөре инде хәзер! Әтиеңне үтергәч!» Бик зәһәр яң­гы­рады бу сүзләр. Илмир, әле берни дә аңламаса да, бар тәне белән калтырана башлады, күз аллары караңгыланып китте, чатырдап күрше апасының беләгенә ябышты. Лүзә дә аңлады баланың хәлен: Илмирны җитәкләп үз­лә­ре­нә алып чыгып китте. Гүзәл бер сүз дә дәш­мәде. Диванга утырып, дөньядан ваз кич­кән сыман нурсыз калган күзләре белән стенага карап калды...
Әтисен башка күрмәде Илмир. Әйе, икенче көнне аларның өен, ихатасын тутырып туганнары, авылдашлары килде. Ниндидер ябык тартма кертеп куйдылар өй уртасына. Кешеләрнең сүзләрен ишетеп, бу тартмада әтисе ятканын белсә дә, сабый күңеле ышанмады. Ничек инде аның озын, көчле, мәһабәт гәүдәле әтисе шушы зур булмаган тартмага сыйсын, ди. Алдыйлар олылар, менә әтисе кайтып керер дә, «Ник минем улымны алдыйсыз?» – дип, барысын да орышыр. Кайтыр әтисе, һичшиксез, кайтыр. Әнисен дә, Илмирны дә ярата бит ул. Алар да әтиләрен үлеп ярата.
Дәү әнисе килгән булса, барысын да аң­латыр иде дә соң. Йөрәге авыртып, дәва­ха­нәгә салганнар дәү әниеңне, диде күрше апасы. Лүзә апаларында йоклады ул үткән төн­не. Әле дә гел үзе янында гына тота күр­ше апасы малайны. Әнисе янына барган иделәр дә, эндәшеп тә карамады аларга Гүзәл.
Бөтен туганнары да, күрше абый-апалар, әле Илмир бер тапкыр да күрмәгән ят-ят кешеләр дә, малайны күргәч, күзләрен читкә яшерәләр. Әле берсе, әле икенчесе Илмирның башыннан сыйпаган була, авыр итеп көрсенеп куя. Озак та үтмәде, дүрт ир кеше өй уртасында торган тартманы ихатага алып чыктылар. Бар җыелган халык урам якка чыга торган капкалар ягына барып басты. Күрше апасы Илмирны да шул якка алып китте. Ап-ак киемдәге ак сакаллы бер бабай ниндидер моңлы көйгә Илмир аңламаган телдә нидер сөйли башлады. Әнисенең кечерәеп калган гәүдәсенә, елаудан шешенгән йөзенә карап, малайның да күзенә ачы яшь тыгылды. Әнисен барып кочаклыйсы килде аның, тик ике адым атлау белән Гүзәлнең усал карашын күрүгә, ки­регә Лүзә апасына елышты малай. Күр­ше апасы да елый иде. Илмирны арттан кочаклап басты ул. Түбәтәйле бабай сөй­ләп бе­тергәч, тиен акчалар таратты туганнары. Әни­се дә таратты, тик Илмирга якын кил­мәде. Аннары ирләр теге тартманы кү­тә­реп чыгып киттеләр. Ә малайны Лүзә апасы кабаттан үзләренә алып чыгып китте.
Икенче көнне күрше апасы әнисе янына кереп бик озак кына сөйләшеп чыкты. «Өйгә кайтам, әти дә кайткандыр инде», – дип елаган Илмирны ничек тынычландырырга белми аптыраган Лүзә, ничек итсә итте, әмма баланы әнисе янына кертмәде. Ул төнне дә күрше йортта йоклады малай. Иртән инде дәү әнисе килеп керде Лүзә апаларына. Ничек сөенгәнен белсәгез Илмирның! Малайны күрү белән, кочагына алды Закирә дәү әнисе. «Балакаем, бәбкәм, сабыем!» – дип күз яшьләре аша такмаклый-такмаклый сөйде ул оныгын. Күрше апасының кызы Рәйлә Илмирны чәй эчергән арада, Закирә белән Лүзә олы якта Гүзәлнең үз-үзен тотышын, шушы ике көндә малайга карата булган мөнәсәбәте турында сөйләштеләр.
«Кичә Гүзәл белән сөйләшим, дип кергән идем, Закирә апа, – дип башлады сүзен хатын. – Диванга капланып яткан, мин кергәч, борылып та карамады. Үлгән артыннан үлеп булмый, сабыр итәргә ки­рәк. Улың бар, аны аякка бастырырга ки­рәк, Гүзәл, дидем. Чәй куям, әйдә, тамак ялгап алырсың. Малларыңны да карарга ки­рәк, булышырбыз, дидем. Тик бернинди дә җавап булмады, Закирә апа. Илмирны алып керәм, бала бит өенә кайтырга тели, сине күрәсе килә, дидем. Шушы сүзләрдән соң гына торып утырды Гүзәл. «Миңа кирәкми ул, әнә, балалар йортына алып китсеннәр. Салаваттан башка яшисем килми минем, Салават шул малай аркасында юкка чыкты», – диде. «Ни сөйлисең син, Гү­зәл. Акы­лы­ңа кил, зинһар. Бер гөнаһсыз са­бы­ең­ны нигә рәнҗетәсең? Салаватның гомере шулай гына булган инде, язмышы» «Язмыш, дип сөйләп торма монда, Лүзә апа. Ишетәсем дә килми! Яшисем дә килми!» – кычкырып елап, кабаттан диванга капланды Гүзәл. Мин исә, чыгып малларына су эчереп, печән салдым да, кабат өйгә чыктым. Илмирның өенә кайтасы килә, Закирә апа. Нишләрсез икән соң инде?» – дип, Лүзә Закирәгә карап тын калды. «Белмим инде, Лүзә сеңлем. Кияүнең үлемен ишет­кәч тә, йөрәгем тотты. Ярый әле күр­ше­лә­рем әйбәт, шундук дәваханәгә илт­теләр. Бүген исә иртә белән килеп җит­кән­нәр хәл белергә. Табибтан да сорап тормыйча, монда киттек алар белән. Газизләрем бу кайгыны ничек күтәрделәр, нишлиләр икән, дип. Ә монда шушындый хәлләр... Әйе, Гүзәлне күрдем мин, башта бит анда кердем. Миңа да шул ук сүзләрне сөйләде ул. Күршеләрем өемне карап торырга сүз бирделәр, ә мин берәр атна булса да монда торырмын әлегә, ничек тә Гүзәлне акылына китерергә инде. Кияүкәемне уйламаган бер минутым да юк, бигрәк уңган, булдыклы иде, мәрхүмкәем». Закирә кулъяулык белән күзләрен сөртте. «Дәү әни, өйгә кайтыйк инде», – диде Илмир, олылар сөйләшкән якның ишегеннән башын тыгып. «Хәзер, хәзер, бәбкәм. Лүзә сеңелем, рәхмәт сиңа, кабат күрешербез әле», – дип, Закирә оныгын җитәкләп, Гү­зәл­ләрнең өенә таба юл тотты...
Бик авыр атна булды ул. Гүзәл яткан диваныннан тормады да диярлек баштагы өч көндә. Закирә шушы көннәрдә кызына ничек тә аңласын, үз-үзен кулга алсын, дип, киңәшләр бирде, сабыр итәргә өндәде, Илмирның гаепсез икәнен кабатлады. Дүртенче көнне иртә белән Гүзәл юкка чыкты. Башта куркып калды Закирә. Кызы үзен харап итеп куймасын дип борчылды. Ихата, сарай тирәләрен, бакча башларын, елга буен урап чыкты, тик кызын гына таба алмады. Аптырагач, күршеләре Лүзәгә кереп китте. Бергәләп Гүзәлнең аралашкан кешеләренә телефоннан шалтыратып сораштылар. Югары урамда күрүчеләр булган икән кызын. Анда өч ахирәте яшәгәнен дә белә Закирә. Димәк, Гүзәл ахирәтләренең берсендә. Әйдә, сөйләшеп, күңелен бушатып кайтсын, бәлки файдасы булыр, дип уйлады ул, шуңар артыннан баруны кирәк тапмады.
Гүзәл төнгә каршы гына, аягын чак сөйрәп, ишек алдына кереп ауды. Лаякыл исерек иде ул. Шулвакытта да түзде Закирә, тиргәмәде. Кайгысыннан эчкәндер, беренче һәм соңгы тапкыр булыр бу хәл, дип уйлады. Эх, белсә иде икән ул, шушы беренче исерү Гүзәлне хәмер сазлыгына муенына кадәр батырачагын! Беренче һәм соңгысы булмады шул бу, ә көндәлек хәлгә әйләнде. Атнага дип килгән Закирә кызы янында яшәп үк калды. Өен бикләп, монда күченде ул. Оныгы бар бит, аны укырга бирәсе, өстен-башын карап, тамагын туйдырасы бар. Кызын да жәлли Закирә. Үгетләп тә, тиргәп тә карады, тик Гүзәл беркемне ишетми дә, күрми дә иде шикелле. Теге юлы югары урамга ахирәтләренә бармаган булып чыкты ул, ә бар нәрсәдән хәмерне өстен күрүче Сара исемле хатында кунак булган. Хәзер инде көн дә иртән шуңа китеп исереп кайта. Кайта да, елый-елый язмышына зарлана. Ә Илмирны күреп калса, бәйдән ычкынган эт кебек ыргыла башлый. Малайны каргап, тиргәп бер була. Закирә оныгы өчен курка да башлады соңгы арада, сугып я имгәтер, я үтереп куяр исерек чагында. Шуңа да оныгын бер минутка да күз уңыннан ычкындырмаска тырыша.
Беренче сентябрьдә Илмирны мәктәпкә дәү әнисе илтте. Алар йокыдан уянганчы ук, әнисе шешәдәш дустына чыгып киткән иде инде. Теге вакыт базардан бергә сайлап алган костюмны кидерде Закирә оныгына, аркасына исә авариядә янмыйча калган портфельне асты...
Салаватның үлеменә бер ел үтеп тә китте. Гүзәл үзенчә яшәде бу гомер эчендә. Әнисе, туганнары, авыл хакимияте башлыгы да, мәктәп директоры белән улының укытучысы да сөйләшеп карады аның белән, бәйләп диярлек алып китеп дәвалап та карадылар. Тик файдасы гына булмады. Шушы бер ел эчендә аек булган көннәре бер айга да тулмыйдыр. Бик ябыкты, таушалды ул. Элекке чибәр, җитез Гүзәлдән шәүлә генә торып калды. Исерек чактагы елаулар, кычкырулар да сирәгәйде. Закирә дә күзгә күренеп биреште, әмма ничек тә оныгы хакына үзендә көч табып, шушы дөньяны тартырга тырыша иде. Бәрәңгеләр алып беткәч, кабаттан йөрәк өянәге тотып, дәваханәгә салдылар аны. Бу хәл бераз Гүзәлгә дә тәэссир итте булса кирәк, дүрт көн эчмәде ул, беркая да чыкмады. Әмма түземлеге шушыннан артыкка җитмәде булса кирәк, бишенче көнне таң белән бакча артлап Сарага юл тотты. Менә инде өченче көн өенә исереп кайтып, диванга аркылы төшеп йоклый...
Аяк очларына гына басып зал ягына үтте Илмир. Әйе, ялгышмаган малай, бу юлы да әнисе исерек. Мондый чагында таңга кадәр уянмый ул. Берни ишетми дә. Илмир барып телевизорны сүндерде. Кухня ягына чыгып чәй кайнатып эчте. Ярый дәү әнисе пенсиясен икесе генә белгән җиргә куя, шул акчага икмәк ала малай. Чәйдән соң, бозауларга су эчереп, ашарга салды Илмир. Аннан кереп өй эшләрен эшләде. Иртәгә буласы дәресләр өчен китапларын салырга дип порфеленә үрелде. Машина сурәте төшкән портфель, әтисенең истәлеге. Күңеле тулды малайның, тавыш-тынсыз гына елый башлады ул. Бик сагына Илмир әтисен. Башта бик көтте ул аны. Урамнан машина үткән саен йөгереп чыга иде. Бәлки әтисе кайткандыр... Дәү әнисе зиратка алып барып каберен күрсәткәч кенә урамга йөгерми башлады. Ничек кенә булмасын, малайның күңеле әтисенең җир астында ятканына ышанмый иде. Киресенчә, әтисе аны күктән карап, күзәтеп тора сыман тоела иде. Бу хакта дәү әнисенә дә әйтте ул. «И, балам, әтиеңнең тәне җир астында булса да, җаны күктә. Әйе, алар безне күрә, без генә аларны күрмибез. Алар һәрвакыт безнең янда. Шуңа күрә дә гел генә яхшылык эшләргә тырыш, бәбкәм. Әтиең синең изге йөрәкле икәнен күреп сөенер!» Шуннан башлап Илмир әтисенең гел янында икәненә бар булмышы белән ышанды. «Ни генә булса да, әти миңа ярдәм итәчәк! Мин гел генә әйбәт булырмын, әти, синең кебек көчле булып үсәрмен!»
Кулы белән күзләрен сөртте малай. Әтисе: «Минем улым елак икән», – димәсен әле. «Тукта әле, әтигә хат язып куйыйм, укыр да, минем төшемә керер», – дигән уй килде аның башына. Кәгазь бите алып, тырыша-тырыша язарга тотынды ул. «Әти, бик нык сагындым сине. Әни дә сине сагына. Синең хакта сөйли башлый да, елый. Мин дә елыйм. Шушы портфелемне онытмаган булсам, син дәү әнигә кирегә китмәс идең. Ул вакытта үлмәгән дә булыр идең». Малайның тагы да күңеле тулды. Күз яшьләре берәм- берәм тәгәрәп төшеп, алдында яткан кәгазь битен чылаттылар. «Әти, нигә теге вакытта мине уятып үзең белән алмадың? Синең белән бергә булыр идем мин дә! Кайтып ал мине, әти!» Шулвакыт әнисе ыңгырашып куйды. Илмир, куркуыннан, портфелен дә, хатын да алмыйча, үз бүлмәсенә кереп йөгерде...
Бик озак ыңгырашты әнисе, әллә инде берәр җире авыртты, әллә саташу булды. Тыңлап ята-ята, Илмир йокыга талганын сизми дә калды. Төшләр дә күрде сыман, әтисенең сыны чагылып киткән кебек булды төшендә. Бүлмә яктыра башлауга уянып китте ул. Стенадагы сәгатькә күз ташлады малай: иртәнге сигезенче ярты җитеп килә. Зал ягына чыкты, әнисенең диваны буш иде. Тагын чыгып киткән, дигән уй килде малайның башына. Шулчакны өй ишеге ачылып, кемдер керде дә, кухняга үтте. Әллә дәү әнисе кайттымы? Илмир йөгереп диярлек шунда ташланды. Кухняга килеп тә керде, әнисен күреп тораташ булып катып та калды. Катып калмаслык мени: әнисе бит аңа карап елмаеп басып тора! «Улым, балакаем, кил әле яныма», – дип кулларын сузып, Илмирга якынлашты Гүзәл. Малайның аяк-куллары тыңлашмый иде. Гүзәл малайның бит­ләреннән, чәченнән сыйпады, аннары каты итеп кочагына кысты. «Улым, кичер мине, зинһар, ел буе синең барлыгыңны да бел­мәгән өчен. Кичер, балам!» Әнисе елый иде. Ил­мирның да күзләре яшькә манчылды. Җан кер­гәндәй булды малайга. Ул да әнисен нәни куллары белән кочаклап алды. «Әни!» «Балакаем, күпме рәнҗеттем мин сине! Зинһар өчен оныта күр барын да. Шайтан котырткандыр инде, әтиеңнең үлеменнән соң нәрсә эш­лә­гәнемне дә төгәл генә хәтерләмим. Бүгенге көнгә кадәр кемдер колагыма әллә нәрсәләр пышылдап, котыртып торган кебек иде. Аңым да томаланган, күңелем дә каткан булган, ахрысы. Улым, бердәнберем минем». Әнисе тезләнеп, кабаттан Илмирны кочагына алды. Шашып-шашып маңгаеннан, битләреннән үбә башлады. «Иртән торгач әллә нигә тәрәзәгә таба бардым да урамга карадым. Әтиеңне күрдем, улым, ап-ак атка атланып безнең өй янына килеп туктады. Алдында син утыра идең, улым. Елмаеп миңа таба карады да, сине күтәреп чирәмгә төшерде. Саташам бугай мин, дип, күзләремне уа-уа кабаттан карасам, берни дә юк иде инде. Аннан кухняга таба киттем. Үтеп барышлый, синең портфелеңә абындым. Алып, мичкә атыйм, дисәм, әтиеңә язган хатыңны күреп калдым. Улым, кичер мине, кичер. Саташу булмаган әтиең, эчүем, кыерсытуым белән сине генә түгел, аның җанын да рәнҗеткәнмен. Моннан соң барысы да икенче төрле булачак, балам. Матур итеп, әтиең исән чактагы кебек яши башлаячакбыз». Гүзәл тезләнгән килеш озак кына улын кочагыннан ычкындырмады. Илмир да, инде кайчаннан бирле шушы мизгелне күз алдына китереп, бары тик хыялында йөрткән, газиз әнисенең җан җылысына сусаганга күрә, күз яшьләре аша елмаеп, кочактан чыгарга ашыкмады. «Син туен да, мәктәпкә бар, ә мин хәзер малларны карыйм, аннары синең яраткан кыстыбыйларыңны пешерермен. Әйдә, улым, чәй эч». Гүзәл аягына басып, улына чәй ясый башлады. Илмир бу хәлнең чынмы-түгелме икәненә әле булса да ышана алмыйча, урынында басып калды...
Чәй эчеп алганнан соң, Гүзәл улын мәктәпкә озатырга дип капка төбенә үк чыкты. Аларның шатлыгын уртаклашкан төсле, сентябрь ахыры булуына карамастан, кояш инде җәйге көндәге кебек җир өстен җылытып та өлгергән иде. «Әйбәт укы, улым, бишлеләр генә алып кайт!» – диде Гүзәл, елмаеп, малайның аркасыннан сөеп. «Әни, мине сине нык итеп яратам!» – дип кочаклап алды Илмир әнисен, аннары шатлана-шатлана мәктәпкә таба йөгерде. Тыкрыкка кереп күздән югалганчыга кадәр карап калды улы артыннан Гүзәл, аннан инде маллары янына кереп китте. Кош-кортына ашарга биргәч, урам якка күз ташлаган Лүзә, үзе теләмәсә дә, шушы соңгы хәлләрнең шаһиты булды. «И, Ходаем, кодрәтең киң синең, алга таба да рәхим-шәфкатеңнән аерма бу ана белән улны», – дип, сөенеп, үз алдына елмаеп өенә юнәлде күрше хатыны.
Дәресләр беткәнен түземсезләнеп көтте Илмир. Өч бишле билгесе дә алды. Шатлыгы эченә сыймый иде малайның. Соңгы дәрес тәмамлану белән, өенә чапты ул. Эх, әнисе сүзендә торсын иде! Бөтен сүзен тыңлармын, бар йомышын да үтәрмен, дип сүз бирде малай үз-үзенә кайткан чакта. Тик капка төпләренә җитү белән никтер хәле бетте. Җиңел генә ачыла торган капкаларын да чак ачты ул бу юлы. Ихатага керүгә, гадәттәгечә бакча капкасына карады. Ансы ябык иде. Хәл кереп китте Илмирга. Өй ишеген ачуы булды, борынына бик тәмле ис килеп бәрелде: кыстыбый! Канат куйдылар мени малайга, очып диярлек керде ул өйгә. «Әни!» Көтелмәгәндә яңгыраган бу сүздән кухня ягындагылар сискәнеп китте булса кирәк: ниндидер савыт-саба идәнгә төшеп шалтырады. Каушаудан абына-сөрлегә башта дәү әнисе (ул төш вакытында дәваханәдән кайтып төшкән иде), аннары элекке кебек матурланып киткән, бик килешле күлмәк кигән әнисе килеп чыктылар. «Әни, дәү әни, мин сезне яратам!» Илмир йөгереп барып иң якын кешеләрен кочаклап алды. Гүзәл дә, Закирә дә малайны ике яклап кочакладылар. Бик бәхетле көн иде бу, өч яралы җанны кабаттан берләштергән көн!
Юныс МИҢНЕМӨХӘМӘТОВ.
Читайте нас: