Шатлык тулып чәчелгән бәйрәмнәрдә генә түгел, кайгылы көннәрдә дә халкым кулына гармун алган. Сугыш яланына да сумка түгел гармун асып китүчеләр булган бит. Исемен язмыйм, чөнки төгәл хәтерли алмыйм, байтак еллар элек бер өлкән яшьтәге апа сөйләгән иде (мин өй түрендә торган тишек гармунны күргәч): «Бу минем мәрхүм әтәемнең гармуны. Берлинны урап кайткан гармун ул. Мәрхүмкәем, инде җиңдек, инде кайтабыз, дигәндә, көчле бәрелешләрнең берсендә вафат булган ул. Үзе ятып калды, гармуны кайтты. Иптәшенә «Гармунымны сакла!» дип соңгы сүзләрен әйтеп, күзләрен йомган. Җиңү язын каршылап, бер ел үткәч килде безгә фронтташы. Бәйнә-бәйнә сөйләп китте. Ул көнне көчле алыш булган, безнекеләр чолганышта калган. Инде җиңелдек, дигәндә, әткәм гармунын кулына алып өздереп уйнап җибәргән. Алай гына да түгел, окоптан чыгып, алга атлаган. Шул рәвешле башкаларны да яуга күтәргән. Менә шунда инде фашист пулясы тия: гармунын яралый, ә аны һәлак итә».
Гармун моңы – мәхәббәт моңы. Яшь йөрәкләрне кавыштырырга да сәләтле ул. Бу хәлне якташыбыз, бүгенге көндә Яңавыл шәһәрендә яшәүче Илсур абый сөйләгән иде: «Армиядән кайткан көннәр. Шатлыгымнан йөгереп түгел, очып йөрим. Җәйге кич, клубка чыкканчы дип гармунымны алдым да, бакчага чыгып утырдым. Күршем керде. Икәүләп моңланып утырабыз. «Шахта»ны сузабыз. Шулвакыт урамнан кызлар узып бара икән. Араларында берсе кунакка кайткан күрше район сылуы булган. «Шахта» аның әтисенең яраткан көе икән. Кызлар тыныч күңе белән генә үтеп китә алмаган – безнең янга бакчага уздылар. Шулай без Илгизә белән танышып киттек. Инде гармунны кулга бик сирәк алам. Шулай да безне кавыштырган мәхәббәт символы буларак кадерләп саклыйбыз аны. Улыбызның гармунга артык исе китмәде, ә менә оныгыбызда сәләт бар».