Барлык яңалыклар
Яшәеш
21 февраль 2019, 17:44

Телсез калсак, нишләрбез?!

Башкаланың Телеүзәк артындагы Татар зиратындагы бу язма хафага сала, ачуны чыгара, күңелне яралый. Кем гаепле?

Тәү чиратта, үзебез, билгеле. Я, кайсыбызның баласы туган телдә сөйләшә? Күбебез, тормыш агымына бирелеп, "папа-мама" булуыбызны сизми дә калдык, мәктәптә туган тел укытылучы сыйныф ачу өчен 7 ата-анадан гариза гына кирәк булса да.
Туган телләр, дәүләт телләре сагында торучы дәүләт структуралары да бар, билгеле. "Слуховые аппараты" кибетендәге "Имеш-мимеш аппаратлары" дигән алтактаны, яисә югарыдагы сүрәттәге язманы алар күрергә, наданнарны җавапка тарттырырга тиеш.
1917 елгы революциягә кадәр Русиядә 193 тел исәпләнгән, ә 1991 елда СССР таркалган чорга аларның 40ы исән калган. Димәк, ел саен ике туган тел юкка чыга барган.
Безгә кадәр ассалар да, киссәләр дә телен югалтмый саклаган халык турында бездән соң ни диярәләр? Бүген, Халыкара туган телләр көнендә генә түгел, иртәгә дә уйланырга урын бар.
"Кызыл таң" гәзите сайтыннан.
Читайте нас: