Барлык яңалыклар
Яшәеш
25 февраль 2019, 12:49

Быелгы яз кайчан килә?

Галимнәр тамчылар тамар чаклар соңлап киләчәк, ди. Ә "халык синоптигы" нинди фикердә?

Россия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд әйтүенчә, Европаның үзәк өлешендә кар катламы гадәттә апрельнең беренче ун көнендә эреп бетә, быел да шуннан иртәрәк булмаячак.
Татарстанның Балтач районының Яңгул авылында яшәүче Әмир Шәрәфиев агачларның “сары чыгару”ын көтә. Баксаң, бераз җылытып алганнан соң, явым-төшем йогынтысында агачларга сары су җыела икән.
“Бу күренешне декабрь аенда ук көткән идек. Әмма ул быел соңлады, әле дә күзәтелми. Шуңа күрә язны тиз генә көтмәгез, – дип сөйләгән Әмир абый, үз сынамышларына таянып. – Быел ул апрельнең беренче яртысында гына киләчәк һәм алдагы еллардагы кебек озын да булмаячак. Ташу да көчлерәк булыр кебек. Майның беренче яртысында коры булыр, дип фаразлыйм. Соңгы 2-3 елда ел фасыллары ике атнага бер-берсенә авышып бара. Кыш – язга, яз – җәйгә, җәй көзгә керә. Бу ел 1984 елга охшап тора”.
"Кызыл таң" гәзите сайтыннан.
Читайте нас: