– Каты коммуналь калдыклар өчен түләү ничек башкарыла?
– Түләү властьның төбәк органнары тарафыннан расланган тариф буенча йортта яисә фатирда яшәүче һәр кешегә исәпләнә. Чүп даими рәвештә аена бер тапкырдан ешрак чыгарылган торак пунктларында яшәүче һәркемгә моның өчен 70 сум түләү каралган. Әгәр чүп аена бер тапкыр гына чыгарыла икән, бер кешедән 35 сум түләнә. РФ Торак Кодексына ярашлы, гражданнар торак йортларга һәм коммуналь хезмәтләргә түләүне үз вакытында һәм тулысынча кертергә тиеш. Бу каты коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә дә кагыла.
– Гражданин үзе әйтүенчә, аның үзе яшәгән йортыннан тыш милек хокукында янә бер торак йорты бар һәм аңа кеше кертелмәгән, ул файдаланылмый. Милекче икенче адрес буенча да түләргә тиешме?
– Әйе, Торак Кодексына һәм коммуналь түләүләр кагыйдәләренә ярашлы, берничә объект милекчесе коммуналь түләүләрне яшәгән урыны гына түгел, ә барлык адреслар буенча да түләргә тиеш.
– Милекчеләр, йортта яшәүчеләр саны турындагы мәгълүмат кайдан алынды? Квитанциядә теркәлгән кешеләр саны дөрес күрсәтелмәгән очракта нәрсә эшләргә?
– Федераль законнарга ярашлы, коммуналь хезмәтләрдән файдаланучылар турындагы мәгълүматны төбәк операторлары күчемсез, юридик шәхесләр һәм шәхси эшкуарлар милке реестрыннан, яисә төрле ачык чыганаклардан, шул исәптән торак-коммуналь хуҗалыгының дәүләт мәгълүмат системасыннан алырга мөмкиннәр. Төбәк операторына кагылмаган сәбәпләр буенча түләү квитанцияләрендә төгәлсезлекләр булуы мөмкин. Мәсәлән, торак йортында кеше саны дөрес күрсәтелмәгән
яисә исем-фамилияләр дөрес түгел.
Мондый очракта мәгълүмат базасын дөресләү һәм түләү хакын яңадан исәпләү өчен паспорт күчермәсен, прописка адресын, гаилә составы яисә вакытлыча теркәлү турындагы белешмәне (аны идарәче компания яисә авыл Советы бирә) төбәк операторына юлларга кирәк.
Аны үзегезгә уңайлы ысул белән башкара аласыз:
- «Русия Почтасы» аша 452308, Башкортстан Республикасы, Дүртөйле районы, Иванай авылы, Промзона урамы, 18/1 адресы буенча төбәк операторы җитәкчесе Е. Н. Юдинцев исеменә җибәрә аласыз;
- ЭСКБ офисына мөрәҗәгать итә аласыз.
– Бар җыелган чүпне яндырам яисә бакчага күмәм. Шулай булгач, түләмәсәм ярыймы?
– «Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге турында»гы Федераль законга ярашлы, җитештерү һәм файдалану калдыкларын сәламәтлек һәм тирә-юнь өчен зыянсыз булган юллар белән генә утильләштерү рөхсәт ителә. Үз белдегең белән чүпне яндыру, кушылмаган урында күмү моңа керми. Чүп янганда һавага төрле зыянлы матдәләр оча. Каты көнкүреш калдыкларын үзаллы чыгару ярамый. Мондый хокукка бары тик төбәк операторы белән килешү төзегән һәм калдыклар белән эш итүгә лицензияләре булган транспорт компанияләре генә ия.
Эльмира Гәрәйшина әзерләде.