Барлык яңалыклар
Яшәеш
15 март 2019, 13:39

Бу - без

Һәр халыкның үзенең менталитеты. Татармы, чувашмы, маримы, Русиядә яшибез икән, бөек илебезнең бербөтен халкын тәшкил итәбез. Кайда гына барма, безгә, син рус, син башкорт, дип түгел, Русия халкы дип карыйлар.

Ә башка ил вәкилләре безне ниндирәк итеп күрә соң? Бик күп сайтларны актарганнан соң, шундыйрак нәтиҗә ясадым. Алар фикеренчә, Русиядә иң күңелле генә түгел, иң киң күңелле халык та яши. Акыл һәм хис арасыннан без икенчесен сайлыйбыз икән. Ягъни бары русиялеләр автобуста янында утырып барган тәүге очраган кешесенә бар тормышын чәчеп сала ала. Без үзебезнең уңай ягыбызга караганда кимчелекләребезне ныграк күрәбез. Әңгәмәләшкәндә елмаю башка күп илләрдәге кебек иң мөһим атрибут булып тормый. Киресенчә, һәрчак елмаеп, күтәренке кәеф белән йөргән кеше тирә-юньдәгеләрдә шик тудыра башлый: яки аңа бераз «җитми» яки ул «салмыш». Без ялкаулашырга, һәр проблемабызда дәүләтне, Аллаһны, магнит көннәрен гаепләргә кыенсынмыйбыз. Ялгыш аякка басып гафу үтенгән кешене «ераграк җибәрергә» телебез чарланган. Әмма бары безнең илдә яшәүче Иван Иваныч кына иске мотоциклы белән суыткычыннан үзйөрешле драндулет эшли: аның белән җирен сөрә, карын көри, хатынын утыртып кунакка да барып кайта. Һәм андый Кулибиннар бездә ярты ил!
Әйе, еракка китәсе, төптән чокыйсы юк. Әйтегез әле, кайсызгыз хәвефсезлек каешын фәкать үз куркынычсызлыгы өчен тага? Күп чакта алда таяк болгап торган ЮХХДИ хезмәткәрләрен шәйләп калгач кына ашыга-ашыга каптыра башлыйбыз.
Берәүләр: «Безнең бер чүп тә калмый, барысын ды яндырып барабыз. Нигә акча түләргә тиеш без?» – дип, тиргәшә-тиргәшә бакча мичендә чүп яндыра. Анда пластмасса да, полиэтиленнар да кереп китә. Зәһәр исле кара төтен чыга. Ул иснең зыянын, яндырсалар да, яндырмасалар да барыбер түләячәкләрен аңларга теләмиләр.
Сәламәтлегебезгә дә бармак аша караучанбыз. Үзлектән дәвалану, интернет ярдәмендә диагноз кую гадәти күренеш. «Үзлектән дәваланырга ярамый, бу начар тәмамланырга мөмкин!» дигән белдерүләр дә күпчелек очракта нәтиҗәсез кала. Бу да менталитетыбызның чагылышы.
Шулай да, безнең халык бүген түгел икән, кайчан да булса из­гелекнең начарлыкны җи­ңә­чә­генә ышанып яши. Бары ру­сия­леләр генә уттан да исән кала, судан да коры чыга. Үзләре үк уйлап тапкан һәр кыен хәлдә дә югалып калмый.
Әлфия СӘЛИМГӘРӘЕВА.
Читайте нас: