Алар, билгеле, кәгазьнең сыйфаты буенча хәзерге ялтыравыклы журналлардан күпкә кайтыш. Тик совет чоры журналларында ярым шәрә җырчылар да, депутатларның дәүләткә бер тиен файда күрсәтмәгән, иллә мәгәр акчага коенган сөяркәләре дә юк. Аларның һәр санында завод-фабрика эшчеләре, производство алдынгылары данланган, икмәк-сөт җитештерүчеләр макталган. Әнә, бер «Крестьянка»да станок артында елмаеп, ипле генә киенгән хатын-кызлар тора һәм аларның хезмәт күрсәткечләре язылган. Икенче битендә тулышкан башаклары белән бодай басуы җәйрәп ята. Комбайн каршына утырып, механизаторлар тамак ялгый. Владимир өлкәсенең «Большевик» колхозы уңганнары икән бу. Журналларның исеме үк хезмәткә, тәртипкә өнди: «Работница», «Крестьянка», «Пионер»... Ә, беләсезме, миңа аеруча нәрсә ошады? Йөзләр. Гади эшче халыкның канәгать йөзләре. Уйлап-уйлап тордым да, мин күптәннән мондый йөзләр күрмәгәнмен икән: урамда да, хәзерге журналларда да, телевидениедә дә.
Игътибар итсәгез, хәзерге телевидение, журналлар «геройлары», алдан әйтеп китүемчә, тәртип ягы чамалы булган җырчылар, шундый ук бизнесменнар, сәясмәннәр. Гади халык йөзе дефицит һәм ул бүгенге көндә кемгә кирәк тә?