Барлык яңалыклар
Яшәеш
28 март 2019, 11:42

Ялгыш юлдан киттекме соң әллә?..

Без көләргә өйрәндек. Рәхәтләнеп. Күмәкләшеп. Социаль челтәрләрдә. “Ватцапп” аша аралашканда. Төрле кызыклы видеолар, рәсемнәр, шигырьләр, язмалар, әйтемнәр... Чакрымнар берни түгел хәзер. Бер минут эчендә синнән фәлән километрда булган дустыңны елмайта аласың. Шәп бит! Шәп...

Көләргә өйрәндек...
Әле күптән түгел бөтен республика белән бер олы яшьтәге ападан көлдек. Уфаның Нижегородка бистәсендә яши ул. Ару гына “салып” алган апа “Яна!” дип, янгын сүндерүчеләрне чакырткан. Әлбәттә, безнең батыр егетләр тиз арада килеп җиткән. Ләкин тиешле адреста янгынның әсәре дә юк. Соклангыч һөнәр ияләрен кызмача апабыз җырлый-җырлый каршы алган. Татарча... Урысча да яхшы белүе ачыкланган. “Нәрсә яна?” – дигән сорауга ул “Йөрәгем!” – дип җавап биргән. Моны аңламаган егетләрне тупаслыкта да гаепләгән.
Бер карасаң, моның нәрсәсе кызык инде? Эчкечелек сазлыгына төшеп баручы халыкның бер вәкиле... Бәхетсезлек үрнәге. Бәхетле кеше беркайчан да йөрәге януга сылтанып, янгын сүндерүчеләрне чакырмый. Исерек бит ул, исерек нәрсә генә эшләмәс, диярсез. Дөрес. Тик эчкечелек колына әйләнү иң зур бәхетсезлекләрнең берсе түгелме соң? Бу бәйлелекнең көчле авыру икәнен табиблар күптән исбат итте. Димәк, без авыру кешедән көлгәнбез... Көлә-көлә апаның кыланышлары төшерелгән видеоны бер-беребезгә җибәрдек. Күңел ачтык!
Әлбәттә, апаның бу гамәле дөрес түгел. Янгын – җитди, куркыныч фаҗига. Беркайчан да ялган сәбәп белән янгын сүндерүчеләрне чакырырга ярамый. Өстәвенә, видеоязма героеның болай беренчегә генә дә чакыруы түгел икән. Кисәтү дә, штраф та, җавапка тарттыру да дөрестер. Ләкин аны үз рөхсәтеннән башка, адекват фикерли алмаган чагында матур булмаган кыланышларын видеога төшереп, халыкка таратып, көлү, мыскыл итү дөресме? Аның матур чагының булганы да юк, диюче табылыр. Бәлки шулайдыр да. Ләкин бу бит аның шәхси эше...
Кыюлык таләп итә торган, хәвефле һәм соклангыч һөнәр сайлаган, ашыгып янгын сүндерергә килгән ир-егет телефонын алып, тәмләп, чәмләнеп исерек апаны видеога төшерергә тотынган. Үзе оста сораулар да бирә, апаны төрле җавапларга провокацияли... Журналистлар читтә торсын! Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз шул... Ә шул апага ничек матур җавап бирде егетебез: “Без бит янгын сүндерәбез, җанны түгел”, – дип... Матур җавап. Ямьсез гамәл...
Сагыну. Шатлык. Гаджетлар...
“Страдание и боль всегда обязательны для широкого сознания и глубокого сердца” дигән Федор Достоевский. Газапларның кеше җанын чистартуы хакында күп классикларның фәһемле фикерләре бар. Сүз күңел газаплары турында. Мәсәлән, оят, үкенү, кичерү сорау, җавапсыз ярату, кайгы уртаклашу, сагыну... Ни өчендер бүген күпчелегебез боларның барысына да сәләтле түгел кебек.
Сагыну хисен генә алыйк. Нәрсә ул? Туган ягыңны яисә кемнедер өзелеп күрәсең, ишетәсең, янында буласың килү. Теләгән саен аңа шалтырата, яза, өр-яңа фотоларын карый, үзен скайп аша күрә, сөйләшә алганда, кешене өзелеп сагынып буламы? Була, дияр бүгенге яшьләр. Әлбәттә, була. Ләкин сагынуның икенче төрлесе дә бар шул. Сагыну объектын озак вакыт күрмичә, ишетмичә юксыну, хыяллану, төшләреңдә күрү, күңелеңнән генә аның белән сөйләшү, тою... Ә көтелмәгән күрешүдән галәмгә сыймаслык шатлык кичерү. Мондый кичерешләрнең җанны чистартуы белән килешми буламы?
Көтелмәгәнлек юк бүген. Барысы да сөйләшенеп, билгеләнеп куела. Кешеләрнең күңел кичерешләре дә көчле түгел кебек... Бүгенге яшьләрнең дистә еллар элек булган яшьләрдән күпкә консерватив булуы белән дә килешүчеләр аз булмас... Яшьлек тилелеге, хисләр байлыгы югала барган кебек.
Яшьләрне, заманны тәнкыйтьләү – картая башлауның беренче билгесе, беләм. Бу тәнкыйть түгел, уйлану. Заман казанышларын тәнкыйтьләү дөрес булмас. Шул гаджетлардан башка мин үзем дә, башка берәү дә яши алмый бүген. Алар тормышыбызны күпкә җиңеләйтте. Ә шулай да...
Илнең үзәк телевидение каналларының берсеннән күренекле дин әһеле белән интервью караган идем. Һәр сорауга искиткеч фәлсәфи җавап бирүе, кызыклы нәтиҗәләр ясавы сокландырды. “Бүген кешелек дөньясын гаджетлар басып алуга ничек карыйсыз?” – дигәнгә дә җавабы уйландырды. Ул смартфон-компьютерлар кебек техниканың кешелек дөньясының зур казанышы булуын билгеләде, ләкин аларның һәркемнең шәхси тормышын, ниләр белән кызыксынуын, кемнәр белән аралашуын, кайда күпме акчасы булуын һәм яшәешенең башка барлык нечкәлекләрен белү һәм кешеләр белән идарә итә алу өчен уйлап чыгарылган булуын фаразлады. Шуңа кешелекнең бу юлдан китүенең ялгыш булуын әйтте.
Тормышымның барлык нечкәлекләрен белүдән курыкмыйм. Яшерер нәрсәм юк. Ә менә кемнәрнеңдер минем белән идарә итә алу мөмкинлеге булуы шомландыра... Чынлап та, әллә ялгыш юлдан киттек микән?..
Ләйсән Якупова.
Читайте нас: