Барлык яңалыклар
Яшәеш
1 апрель 2019, 14:06

Автобуста барганда

Тукталыштан кузгалып китәргә җыенган автобуска көтәргә кушып кул изи-изи шактый яшьтәге бер ир йөгерә. Водитель аны кызгана һәм туктап, ишеген ача. Ир кеше сикереп дигәндәй менеп баса һәм күтәрелгән тузаннан булса кирәк төчкереп җибәрә. Ул гына түгел, кинәт төчкергәч, автобус салонын “яңгыратып”... һаваны бозып куя. Әлеге хәлдән үзе уңайсызланып, ябылырга өлгермәгән ишектән кире чыга.Шулвакыт пассажирларның берсе:

- Менә шуның өчен көттекме инде без аны? - дип моңсу гына әйтеп куя.
***
Ял көне. Маршрут автобусында кеше күп түгел. Тукталашта бер пар керә. Ике буш урынга килеп утыралар. Ире тәрәзә янына, хатыны эчкәрәк. Иренең башы муенында чак “эленеп тоуы” әледән-әле чайкалып китеп алгы утыргычка бәрелүенә һәм хатынының кызып-кызып “игәвенә“ караганда ир ярыйсы исереп алган. Шулай шактый гына баргач, ир йокымсырап китте. Тукталышларына җиткәч, хатыны ирен уятмакчы булып төрткәләргә кереште. Әмма уңышсыз. Тегесе уянмый да, тормый да.
- Әй, чукынып китмисеңме! Айныгач, кайтырсың әле дип хатын үзе генә төшеп китә.
Шуннан... Ике тукталыш үтеп, автобус борылышта туктагач, ап-аек ир водительгә акча бирде дә төп-төз атлап төшеп китте. Пассажирлар “аутта” калды...
***
Тулы маршрутка. Ишек янында торган бер пассажир һаваны бозып куя. Калганнар моңа кашларын җыера, әмма тәрбияле булу сәбәпле, тавыш күтәрмиләр. Бу “герой” тукталышта чыга, аның урынына егет белән кыз керә. Егет билет өчен водительгә акча җибәрә. Ә бу вакытта ишектән кергән саф һава теге исне водительгә кадәр җиткерә.
- Кем җибәрде анда?- ди ачуланып.
Яңа кергән егет:
- Мин! Үзем өчен һәм кызым өчен җибәрдем! - дип җаваплый.
***
Кесә телефоннарының яңа чыккан чагы. Питерга симпозиумга җибәрделәр. Юлда рәхәтләнеп йоклап алу хыялы белән үз урыныма кереп утырдым. Кузгалдык. Озак та бармадык, муенына эт чылбыры калынлыгы цепочка таккан үгез чаклы егетнең телефоны “Мурка”ны уйный башлады. Ул әкрен генә кесәсеннән телефонын тартып чыгарды да сөйләшә башлады. Ул туктарга өлгермәде, салонда “Наша служба и опасна, и трудна” дигән телефон җыры ишетелде. Борылып карасак, милиция майоры утыра. Билгеле, пассажирлар көлешеп алды. Тик моның белән генә бетмәде. Бераз баргач, автобуска ике атакай керде. Һәм кирәк бит! Буш урынга барып утырырга да өлгермәделәр, берсенең телефоны уйный башлады. “Боже царя храни”...
Салондагылар чәчи-чәчи көлергә тотынды. Водитель дә түзмәде, автобусны туктатып тышка чыгып елаганчы көлде.
"Өмет" гәзите сайтыннан.
Читайте нас: