Барлык яңалыклар
Яшәеш
2 апрель 2019, 11:34

Игътибар үзәгендә – хәвефсезлек

2018 елның язгы-җәйге чорында муниципаль район тер­ри­то­риясендә 2 086 700 сумлык матди зыян китергән ун янгын чыкты, 3 190 000 сумлык милек саклап калынды. Янгыннар тарафыннан өч торак йорт, дүрт каралты-кура, ике транспорт чарасы, печән эскерте, печән саклау урыны юкка чыкты. Сәбәпләре: электр челтәрләрен һәм приборларыннан файдаланганда янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен сакламау, аларның төзек булмавы, ут төртеп яндыру.

Янгыннар Акбулат (1 очрак), Бәдрәш (2), Югары Тәтешле (2), Кальтәү (3), Күрдем (3) һәм Шулган (1) авыл Советлары тер­ри­торияләрендә теркәлде.
БР Хөкүмәте карарына һәм язгы-җәйге чорда янгыннарны булдырмау максатында, карар ителде:
- Яңавыл районара күзәтчелек бүлегенә янгынга каршы чаралар үтәүне тәэмин итәргә;
- авыл биләмәләре башлыкларына торак пунктлары янында минераль полосалар ясауны оештырырга; халыкка янгын хә­вефсезлеге турында аңлатырга, бу хакта сходларда сөйләргә; спиртлы эчемлекләр кулланучы гаиләләргә, ялгыз өлкән кешеләргә, инвалидларга игътибарлы булырга; коры үлән яндыру, учак ягуларны тыярга, янгын чыкканда хәбәр бирү сигналының төзек булуын, сулыклар янына техниканы урнаштыру өчен пирслар булуын контрольдә тотарга кушылды;
- авыл биләмәләре башлыкларына авыл хуҗалыгы пред­прия­тиеләре җитәкчеләренә янгын машиналарын ремонтларга һәм аларны техник күзәтүгә әзерләргә, боксларны тәртипкә китерергә, аларны телефон элемтәсе белән тәэмин итәргә;
- авыл хуҗалыгы предприятиеләренә ашлык җыю техникасын беренчел янгын сүндерү чаралары белән тәэмин итәргә;
- фермалардагы терлек биналарына күзәтчелек органнары белән бер­лектә тикшерү үткәрергә; электр җиһазларының төзеклеген тәэ­мин итәргә;
- дәвалау, белем бирү, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренә объектларны бары тик янгын хәвефсезлеге чараларын үтәгәннән соң гына эксплуатацияләргә;
- «Тәтешле электр челтәрләре, торак һәм төзекләндерү» предприятиесе директорына торак фондына тикшерү үткәрергә, муниципаль йортлар подъездларында янгын сүндерү хезмәте телефоннары һәм тәмәке тарту тыелу турындагы табличкалар урнаштырырга;
- «Коммсервис» предприятиесе директорына 15 майга кадәр суүткәргеч челтәрләренә ревизия үткәрергә, төзек булмаган янгын гидрантларын ремонтларга кушылды.
Авыл биләмәләре башлыкларына ирекле янгын хезмәтенең эшен активлаштырырга тәкъдим ителде. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тоту муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Әлфит Мостафинга йөкләтелде.
Үз хәбәрчебез.
Читайте нас: