Барлык яңалыклар
Яшәеш
9 апрель 2019, 16:56

Авыл проблемалары хәл ителерме?

БР Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров йөкләмәсе буенча республикабыз авылларында гражданнар җыелышлары үткәрелә. Анда урындагы халыкны борчыган барлык мәсьәләләр дә күтәрелә. Аерым игътибар законсыз рәвештә спиртлы продукция белән сату итү, янгын хәвефсезлеге, юлларны төзекләндерүгә юнәлтелә.

Мондый гражданнар җыены районыбызда да уздырылып килә. Чираттагысы Аксәет авыл Советы биләмәсендә булды.

Җыелышны ачып, муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Рәлиф Рәхимов нинди мәсьәләләр күтәреләчәген билгеләп үтте, халыкны актив булырга чакырды. Авыл биләмәсе башлыгы Янбулат Мөхәмәтдинов территориядәге хәлләр торышы белән таныштырды, нинди җитешсезлекләрне контрольгә алырга кирәклеген билгеләде.


Авыл ник эчә?

Әйе, авыл җирлекләрендә эчкечелек иң зур проблемаларның берсе булып кала. Аның аркасында күпме гаилә таркала, балалар ятим кала, менә дигән ир-атлар вакытыннан алда гүр иясе була, хатын-кызлар бозык юлга баса. Үз авылдашларын үзләре эчкечегә әверелдергән спиртлы эчемлекләр сатучылар бу бәланең башында тора. Андыйлар белән көрәш алып барыла-баруын, тик һаман да ныклы киртә куеп булмый. Күп чакта халык авылындагы фәлән кешеләрнең спирт сатуын белә торып та, кирәкле урынга хәбәр итми. Моны алар төрлечә аңлата: өстеннән шикаять белдереп, үзен начар күрсәтәсе, аның белән дошманлашасы килми, соңыдан чакырта башларлар, дип курка. Менә шуңа да алар җәзасыз кала, кремле «бизнесын» дәвам итә. Бу хакта район эчке эшләр бүлегенең участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлеге начальнигы Ренат Әхәтов сөйләп үтте. Ул авыл Советы биләмәсе хакимиятенә, участковыйларга эчкечелек бе­лән көрәшүдә халыкның яр­дәм итүен сорады. Әйткәндәй, узган елда район буенча барлыгы спиртлы продукция саткан 18 кеше җаваплылыкка тарттырылса, агымдагы елда инде 10 очрак теркәлгән.


Ничек янгынны булдырмаска

91нче янгын сүндерү часте каравыл начальнигы Илвир Галиевның чыгышы, билгеле, янгын хәвефсезлегенә багышланды. Кызганычка каршы, янгыннар чыгып кына тора. Анда күпме кеше гомере өзелә. Янгыннарда сабыйларның вафат булуы аеруча кызганыч. Республика буенча бу саннарга күз салсаң, котың очарлык. Шәхси йортларга, объектларга янгынны хәбәр итү җайланмасы урнаштыру зур бәладән коткарып кала ала. Бүген мондый җиһазлар күп балалы, өлкән яшьтәге ялгыз яшәгән, уңышсыз, яңа туган сабыйлары булган гаиләләргә бушлай урнаштырыла. Аксәет биләмәсендә әлегә барлыгы 55 мондый җиһаз куелган. Һәркем моңа ныклы игътибар бирсен иде. Хакы кыйммәт түгел, уртача 300 сум. Урнаштыруы да ансат кына. Аның максаты – аз гына төтен чыгу белән ул сигнал бирә

башлый. Димәк, кешене йокыдан уята, янгын ныклап чыкканчы аны җиңеп калу мөмкинлеген бирә.

Тиздән бакчаларыбыз кардан ачылып, йорт-кураны тәртипкә китерү башланачак. Электән килгән гадәт буенча халык коры чыбык-чабыкны, яфракларны, агач ботакларын бакчасында яндырырга омтыла, аның куркыныч нәтиҗәсе хакында уйламый.
Малларга нигә «алка» кирәк?

Идентификация – ул атлар, мөгезле эре терлек, йорт кошлары, этләр һәм песиләр, дуңгызлар, йорт куяннары, бал кортларын исәпкә кую системасы. Ул бирка, чип, муенса булырга мөмкин. Бүген шунысы билгеле: эпиде­мия­ләрне күпчелек очракта иден­ти­фи­кацияләнмәгән һәм исәптә булмаган маллар китереп чыгара. Димәк, бу йогышлы авырулар таралуын булдырмау, шулай ук андый чир­ләрнең чыганакларын ачык­лау максатында эшләнә. Ләкин малларны ветеринария хезмәткәрләре шәхси ху­җа­лыклар капкаларын ачып кергәндә еш кына каршылыклар белән очраша. «Мал үземнеке. Мин теләмәсәм, аңа бернинди бирка тагарга хокукыгыз юк… Салым түләтер өчен инде малларны биркалауны уйлап таптыгызмы?» кебек сүзләр ишетергә туры килә.

Малларнны исәпкә куюдан куркырга кирәкми. Аның максаты да ил бюджетын тулыландырудан гыйбарәт түгел. Ул беркадәр чыгым таләп итә-итүен, ләкин кыйммәт түгел. Ә мал-туарын исәпкә куймаган йорт хуҗасын чикләүләр көтә. Йогышлы авыруларга каршы вак­ци­нацияләнмәгән малларны, идентификациясе булмаган очракта, күчереп йөртү рөхсәт ителми. Мал-туары үлгән очракта, йорт хуҗасы аңа ветеринария белешмәсе ала алмый. Исәптә булмаган малны суйган очракта аның итен базарга чыгарып сату да тыела. Чөнки исәптә булмаган малга белешмә бирелми. Аннан да бигрәк, теге яки бу чиргә каршы вакцинация үткәргәндә исәптә булмаган малга профлактик чара күрелми. Чөнки моннан соң профилактик чараларга билгеләнгән вакциналар исәптәге маллар өчен генә биреләчәк. Бу хакта район ветеринария станциясе начальнигы урынбасары Әнвәр Сабанаков сөйләп үтте.

Җыелышта шулай ук район мәгариф, мәдәният бүлеге вәкилләре катнашты. Әлеге чарадан соң шундый фикерләр туды: халык аларда активрак катнашсын, борчыган сорауларын берергә курыкмасын иде. Чөнки мәсьәләләр бергәләп хәл ителә.


Әлфия СӘЛИМГӘРӘЕВА.
Читайте нас: