Мин – элекке эчкече. Исемемне язмагач, сезгә аңларга җиңелрәк булсын өчен хатын-кыз булуымны әйтим. Бүгенге көндә гаиләбез өчен өзелеп торган ирем бар һәм мин тиздән әни булачакмын! Мөмкин булса, моңа кадәрге тормышымны язмыш китабымнан алып ташлар идем. Әмма булдыра алмыйм, алай эшләргә хакым да юк. Ул – минем ачы тәҗрибәм, гомеремнең зур ялгышы, куркытып түгел, кисәтеп торучы хатам.
Ә барысы да бик күпләрнеке кебек үсмер чакта башланды. 16 яшемдә беренче тапкыр зур градуслы шәраб эчтем. Эчми кала алмадым. Ничек инде иптәшләрдән калышыйм, ничек инде өлкәннәр тормышының атрибуты булган рюмканы кулга алмыйм?! Әмма нәтиҗәсе ошамады: башым әйләнә башлады, косасы килде, фикерем чуалды. Шул вакытта «Миңа эчмәскә кирәк!» дигән түгел, «Мин эчәргә өйрәнергә тиешмен» дигән ялгыш фикер баш миемнең бер почмагына кереп утырды. Арытабан тормышым алдан корылган план буенча барды. Яллар җитсә, сыра, шәрабсыз дискотекага чыкмадык. Рюмкага сузылган кул сигаретны да үз итте. Ул да текәлек билгесе булды. Теләгемә ирештем – мин эчәргә өйрәндем.
Әти-әни бик озак сизмәде. Мин бит алар каршында ипле, яхшы укыган кыз. Дискотекадан кайтканда йоклаган булалар, мин торганчы – эштәләр. 90нче еллар иде бит. Илдә үзгәртеп-кору чоры. Алар бары күбрәк акча юнәтү мәшәкате белән янып яшәде.
Шешә белән артыграк мавыга башлавымны алардан алда үзем сиздем. Бу вакытта инде мин студент идем. Шулай чираттагы төндә күңел ачып кайтып килгәндә шешәне бәреп бер әбинең тәрәзәсен ватканмын. Анысыннан качып котылып калалдык. Ә икенче тапкыр, ипигә чиратта торган бабайны дер селкетеп акча таптыра башлагач (анда инде ярыйсы гына «салган» идем), участковый алып киткән. Мин боларны ярты-йорты хәтерлим. Бу хәл зур тавыш-гауга куптарды. Әти-әниләргә хәбәр иткәннәр. Мин чак институттан куылмый калдым.
Эшкә урнашкач та үзем сайлаган язмыш буенча яшәдем. Инде әти-әнием дә барысын да белә иде. Көрәшмәде түгел, көрәштеләр. Әле сихерчегә, әле дәваханәгә алып бардылар, әле тиргәделәр, әле сакладылар. Әнинең минем кырда чуалуы: җайлавы-көйләве, пешереп ашатуы, дәвалауга акча түгүе мине яңа көч белән шешәгә илтте. Арытабан барысы да сценарий буенча барды: дәваханә, капельница, башка эчмәү хакында антлар, күз яшьләре. Ә ике атнадан барысы да яңадан кабатланды.
Минем очракта тормышны яңадан башлауга «Аноним алкоголиклар җәмгыяте» ярдәмгә килде. Отпуск вакытында янә «ычкынуымнан» куркып, апам үзе торган шәһәргә алып киткән иде. «Шунда кереп карамыйсыңмы соң, сине бит беркем дә белми?» – дигән сүзенә апаның кирәген бирдем. Ә иртәгәсен аякларым үзләре шунда илтте. Бу сентябрь уртасы – көзнең бер чуак көне иде.
Бер айга барган җиремнән мин өч айга торып калдым. Башта сәер тоелган бу эчкечеләр клубының һәр сеансына бардым. Башта тыңлап кына утырсам, соңыдан, ачылып китеп, үз язмышымны түкми-чәчми сөйләдем. Мин шунда ук йөз процентка үзгәрдем дип әйтә алмыйм, әмма күңел халәтем үзгәрде. Яшисе килә башлады. Әле бурычлар да түләнмәгән иде, минем тарафтан күпме кеше рәнҗетелгәнен дә белә идем. Тик миндә элеккечә ул проблемалардан качасы түгел, ә аларны хәл итәсе килү теләге уянды. Апамнан кайтканда кыш башы иде. Кара җирнең акка төренүен яхшыга юрап, якты киләчәгемә зур адым ясадым – мин яңадан яши башладым.
Шуна аңладым алкоголизм – өч катлы чир: тән, акыл һәм җан авыруы. Кеше үзе теләп эчкече булган икән, ул иң төпкә төшәргә тиеш: яки бетә, яки яңача яши башлый. Икенең бере генә.