Барлык яңалыклар
Яшәеш
9 апрель 2019, 12:25

Үзең өчен яшәр вакыт

Өлкән яшьтәгеләр, дибез. Яшь күпме генә барса да, күңел картаймый бит ул. Лаеклы ялга чыккач, икенче сулыш ачыла. Балалар үсеп таралган, оныклар ара-тирә кунакка гына кайтып китә. Йортларга су кергән-чыккан, керне дә «килен юа» дип кенә җибәрәбез.

Акрынлап халык кузгала, урамнарга чыга, скандинав таягы булмаса, болай йөри. Кичке якта чаңгыда йөрүчеләр дә күренгәли. Рай­он үзәгендә «Планета Спорт» комплексына, «Батыр» клубына йөрүчеләр бик күп. Бассейнны әйтәсе дә юк – рәхәтләнә халык. Аның янындагы катоктан да кеше өзелгәне юк: көнаралаш район хоккейчылары шөгыльләнә, ялларда яше-карты тимераякта йөри.
Ә урындагы шагыйрь Фәнил Миңнегалиев кич саен берничә километр йөгереп кайта икән. Спорт мастеры Тимерхан Камилҗанов та өлкән яшьтә, шуңа карамастан, көн дә спорт комплексына килә. Боргынбашлылар күмәкләшеп чаңгыда йөри. Беләштә бер-берсенә иптәш булып, төнге ай яктысына коенып, егермеләп кеше кичен скандинав йөрешенә чыга, искекайпанлылар да әлеге йөреш белән мавыга. Монда ир-атлар да, хатын-кызлар да бар. Кодашта өлкәннәр берничә ел инде тезелешеп урамда йөри иде, быел исә, мәктәп спорт залында җыелып, төрле күнекмәләр ясыйлар. Аларны ару белмәс Венера Әхмәдуллина оештыра. Өлкәннәр яшь буынга үрнәк, алар оеша да, оештыра да белә. Ничә генә яшьтә булмасын, үз-үзләрен физик һәм рухи яктан тәрбияләүне туктатмый, актив тормыш алып бара.
Фәрзәнә Исмәгыйлева.
Читайте нас: