Барлык яңалыклар
Яшәеш
10 апрель 2019, 15:31

Ислам тәмәке тартуны тыя

Динебез кеше сәламәтлегенә зыян сала торган начар гадәтләрне фаш итә, алардан тыелырга куша. Эчкечелек, тәмәке тарту, наркомания, комарлы уеннар беркемне дә баетканы, яхшылыкка илткәне юк әле. Алар аркасында җилгә очкан акчаны, гаиләдә чыккан тавыш-гауганы, кылынган җинаятьләрне исәпләсәң, ул әйберләргә якын барырлык түгел. Ислам дине һәм тәмәке тарту. «Лилия» мәчете имам хатибы Фәнис Нуртдинов белән әңгәмәбез шул хакта барыр.

– Фәнис хәзрәт, күпләрне борчыган сорау: мөселман кешегә тәмәке тарту хәраммы?
– Сер түгел, дин әһелләренең бу турыда фикерләре төрле. Коръәндә бу сорауга төгәл генә җавап юк. Галимнәрнең күбесе исә «хәрам» дигән фикердә. Ни өчен? Чөнки Аллаһы Тәгалә Коръәндә: «Яхшы, файдалы әйберләрне сезгә хәләл кылдык, зыянлы әйберләрне хәрам кылдык», – дип әйтә. Тәмәкенең, нинди генә яктан карасак та, файдасы юк, кешегә ул бары зыян гына китерә.
– Тәмәке тартучы ураза тота аламы?
– Тәмәкесен тартса, әлбәттә, юк. Ураза тотасы килсә, ташлый инде. Ихтыяр көче дигән нәрсә бар бит.
– Тәмәке тарткан кайбер кешеләр мәчеткә барырга читенсенә...
– Һәм дөрес эшлиләр. Тәмәке тартучы үзеннән килгән начар ис белән мөселманнарны, фәрештәләрне тынычсызлый, зыян сала. Пәй­гамбәребез әмер бирде: «Суган, сарымсак ашаган хәлегездә мә­чет­кә кермәгез!» Үзегез фикер йөртеп карагыз инде, пәйгамбәребез хәләл булган нәрсәне ашаган хәлдә мәчеткә керүне тыйгач, авызыннан тәмәке исе килгән кеше хакында нәрсә әйтергә кала?
– Тәмәке тартучы дин әһеле була аламы?
– Дин әһеле һәркемгә үрнәк күрсәтергә, яхшылыкка өндәргә тиеш. Әгәр дә андый кеше халык арасында тәмәке тартып йөри икән, аңа хөрмәт бетәчәк. Дин кешесенең сүзе белән эш-гамәле бер-берсенә туры килергә тиеш.
– Соңгы елларда кальян белән мавыгалар. Ул рөхсәт ителәме?
– Кальян да ярамый. Табиблар хәтта, кальян тәмәкедән дә зыянлырак, дигән фикердә.
– Тәмәке тарту – үзеңне акрынлап үтерү.
– Бик дөрес. Тәмәке – ул агу, ул кешенең организмын агулый һәм үлемгә илтә. Моңа Раббыбызның аяте дә дәлил булып тора: «Үзе­гез­не үзегез һәлакәткә ташламагыз, чынлыкта Аллаһ сезгә рәхим­ле!» Пәйгамбәребез исә сәламәтлекне саклау хакында берничә хә­дис­тә әйткән.«Дүрт нәрсә хакында җавап бирмичә, кеше беркая да китми. Беренчедән, гомереңне ничек үткәрдең? Икенчедән, гыйлемең­не ничек кулландың? Өченчедән, малыңны кая кулландың? Дүртен­че­дән, сәламәтлегеңне ничек кулландың?»
Раббыбыз Аллаһ халкыбызга аракы-сыра эчүдән, тәмәке суырудан, наркотикларны кулланып яшәүдән туктарга насыйп итсә иде. Хәләл гамәлләр генә кылып, хәләл ризыклар ашап-эчеп кенә яшәргә язсын. Амин!
Әлфия СӘЛИМГӘРӘЕВА әңгәмәләште.
Читайте нас: