Аңлый-белә торсын көнкүреш тормышның мәшәкатьләрен, төшенә торсын. Менә бүген дә алар салынып яткан өйләренә идән-түшәм такталары юнәтер өчен аталы-уллы район үзәгенә юнәлделәр. Тик башта юллары гына бик уңмады. Пилорама тоткан урман хезмәткәре Гафурны ни эшендә, ни өендә тота алмадылар. Килгәч-килгәч йомышын үтәмичә кире кайтасы килмичә, Зиннәт урманчының хатыныннан Гафурның кайсы делянкада агач кистергәнен ныклап сорады да, машинасына утырып, урманга юл тотты. Зур гына район үзәген буйдан-буйга чыгып, тук башаклы басуны үтеп, борма-борма юл белән көзге урман эченнән шактый гына ара уздылар. Тиешле делянкага җитәрәк, машина тавышын ишетеп, аларның каршысына Гафур үзе чыкты. Зиннәт, улын машинада калдырды да, Гафур белән урман эчендәге алачыкка юнәлделәр. Эшкуар Гафурның эше гөрләп барганы күренеп тора. Ерак та түгел ике ир бензинлы пычкы белән урман яңгыратып агач кисеп ята. Алар янында киселгән ботакларны бер урынга җыеп йөрүче хатын-кыз күренә. Гафур белән Зиннәт алачыктагы агач өстәл артына утырып, артык сүз куертмыйча гына фәлән күләмле материал сату-алу турында кул сугып килештеләр, сөйләштеләр. Зиннәт, теләгән йомышы барып чыгуга җиңел сулап куйды да, Гафур белән саубуллашып, кайтырга кузгалды. Урманчының кысан алачыгыннан чыккач Зиннәт якында гына гөрселдәтеп агач аударып йөргән ике иргә игътибар итте. Дөресрәге, алар янындагы хатынның агач ботаклары арасыннан күренер-күренмәс кенә шәйләнгән гәүдәсе аңа искиткеч таныш күренде. Зиннәт, куе ботакларны ера-ера, шул якка табан атлады. Утыз-кырык яшьләр чамасындагы ике ир-егет, аны шәйләмичә, бензин пычкысы белән зырылдатып агач кисәләр. Ирләрчә тупас киенгән, ябык кына гәүдәле хатын, Зиннәт якынлашу белән, аны тиз күреп алды. Кулына агач ботакларын тоткан хатын баскан килеш Зиннәткә төбәлде. Гөлҗиһан танымаслык үзгәрсә дә, Зиннәт аны таныды. Аның алдында күз төпләре кара көйгән үз яшеннән күпкә олы күренгән беренче хатыны Гөлҗиһан басып тора иде. Аның сүнгән карашында бер мизгелгә кызыксыну уянды. «Зиннәт?» – авызыннан тәмәкесен төшермәгән хатынның тавышы ирләрчә богаздан, калын чыкты. Бу очрашуга Зиннәт артык шат булмаса да, пычкы тавышыннан ераккарак бер төпкә барып утырды. Гөлҗиһан аның артыннан иярде.
– Син монда ни эшләп йөрисең?
Зиннәт хатынның күзләреннән күрде: бәлки, элекке ире аны эзләп килгәндер... «Сине эзләгән чаклар, шөкер, артта калды...» – үзалдына уйлап куйды Зиннәт.
– Өй салабыз. Идән-түшәмгә материал кирәк. Шуны юнәтеп йөрүем.
Бер мизгел тын гына утырдылар. Зиннәтнең иң курыкканы уллары Ринат турында сүз кузгалу иде. Гөлҗиһан улын исенә төшермәде кебек.
– Ә мин монда урман кисешәм, – сүз булсын өчен генә әйтеп куйды Гөлҗиһан.
Зиннәткә гаиләсенең, баласының кадерен белмәгән, адашкан, абынган бу хатын кызганыч иде. Ни дисәң дә, ул – беренче хатыны, улының анасы.
– Алачыкта торам бу ирләр белән. Гөлҗиһанга урманда ике ир белән яшәве гадәти күренеш иде, ахры. Зиннәт аның күзләрендә оялуга, тартынуга охшаган бернинди тойгы да күрмәде. Яңаклары кыйналудан кара көйгән, авызыннан аракы, тәмәке исе аңкып торган бу бозык хатын яныннан Зиннәтнең тизрәк, шушы минутта ук йөгерә-атлый, абына-егыла качасы килде. Ул, урыныннан торып, машинасын калдырган якка юнәлгән иде, Гөлҗиһан Зиннәтнең иң курыккан соравын бирде: «Ринат кая? Улымны күрәсем килә». Ир хатынга башын борып бер тын карап торды да: «Улың? Ул синеке түгел», – дип, алга атлады. Көтмәгәндә килеп чыккан бу очрашудан исәңгерәгән Зиннәт машинасын тиз генә таба алмады. Ул башына суккандай агачлар арасында йөрде дә, йөрде. Аның күз алдыннан кино кадрлары кебек, ялт-йолт итеп, үткән тормышы үтте. Кибеттә сатучы булып эшләгән чая Гөлҗиһан белән танышу. Беренче очрашу. Кавышу. Уллары Ринат туу. Гөлҗиһанның бер-бер артлы кылган хыянәтләре. Ринатка ике яшь тулганда азгын Гөлҗиһанның баласын ташлап, авыл клубын төзүче әрмәннәр белән чыгып китүе. Нарасый баланың бертуктаусыз «әннә...» дип елавына түзә алмыйча, әнисен эзләтү. Бер елдан соң классташ кызы Кадриягә өйләнү. Кызлары туу. Яңа әнинең улын да, кызын да бер тигез итеп яратып үстерүе. Зиннәтнең колагыннан Гөлҗиһанның карлыккан тавышы китмәде: «Улымны күрәсем килә...» Ә моңа хәтле кайда булдың син, ана кеше? Күке хатын? Әйе, торыр-таяныр җирең булмагач, бер кайткан идең. Зиннәтнең әти-әнисе салган туган йортына минем дә хокугым бар, минем монда паспортым теркәлгән, дип йорт бүлергә, тавыш чыгарырга килгән идең. Тик урамда уйнап йөргән улың яныннан танымыйча үтеп киттең. Өйгә кергәч, улың турында кызыксынмадың. Болдырдан: «Менә сиңа йорт!» – дип, тыела белмәгән арт җиреңә ирең тибеп төшергәч, әллә нинди әшнәләрең белән яный-яный киткән идең. Туя белмәс җенси теләгеңнең гомерлек колы булып яшәдең. Гөнаһтан курыкмадың, чирканмадың. Менә нинди хәлгә төшкәнсең! Унөч елга бер тапкыр искә алмаган улың кирәк булган хәзер сиңа! Ә син аңа кирәкме? Сорадыңмы улыңнан?.. Юк, күрергә тиеш түгел ул сине! Белмәсен мондый әнидән туганын! Үскәч үзе теләсә эзләп табар сине. Ә әлегә белмәсен... Аның чын әнисе бар. Кадрия әнисе... Уйларына батып, агачлар арасында адашып йөргән әтисен югалтып, Ринат борчыла башлаган иде. Зиннәт күренү белән улы тынычланып елмаеп куйды. Әтисе кабинага кереп утыруга, үзенә хас булмаган җылы наз белән Ринатны күкрәгенә кысты: «Улыкаем минем!» Әтисендәге мондый үзгәрешкә Ринат әзрәк гаҗәпләнсә дә, бер сүз дә дәшмәде. Малайның игътибарын машинага терәлеп диярлек килеп басып, пыяла аша үзеннән күзен алмыйча төбәлеп карап торган ят хатын җәлеп итте. Бер мизгелгә генә Ринатка бу ямьсез апа таныш сыман күренде. Малай сораулы карашын әтисенә күчерде: «Әти, кем ул? Нигә ул миңа болай карый?» Зиннәт җавап бирмәде. Моторны кабызды да, бар көченә газга басып, юлда очраган тирән чокыр-чакырга, агач төпләренә, җирдә яткан ботакларга карамыйча, машинасын алга куды. Бите-йөзе кара көйгән ямьсез хатын машина көзгесендә әзрәк тибрәлеп барды да, караңгы урман чытырманында юк булды. Бераздан машина тигез басу юлына чыкты. Зиннәт тә әзрәк тынычлана төште, булса кирәк, машинаны бик кумады. Ринат бик әһәмиятле хәбәр әйткәндәй әтисенә: «Әти, син урманда йөргәндә әни шалтыратты. Борчыла. Кайчан кайтасыз, ди. Мунча яккан, аш пешергән». Зиннәт канәгать елмайды: «Хәзер кайтабыз, улым. Өйгә, әниең, сеңелең янына кайтабыз». Ринат инде урманда күргән куркыныч кыяфәтле хатынны оныткан, инде ул күңеле белән әнисе янында иде. Әтисенә карап елмая-елмая, малай: «Әти, безнең әни дөньяда иң яхшы әни, әйе бит?» – дип куйды. Карашын алдагы көзге мул басу юлына юнәлткән әтисе килешеп баш какты.