Барлык яңалыклар
Яшәеш
17 апрель 2019, 13:39

Бер кәсә сөт хакы. (хикәя)

Мәүлит ятим калды. Ике ел гына элек әтисе үлгән иде,бик каты авырып. Сугыш яраларыннан мантый алмады шул. Инде әнисе дә якты дөнья белән хушлашты. Әллә иренең үлеменнән соң кайгысын күтәрә алмады,әллә авыруы көчле булды әнисенең...

Әтисе сугышта чагында әнисе колхоз эшендә эшләгән, әти, әниләрен(ике якны да) караган. Әтисе сугыштан яраланып кайткач аны аякка бастырган. Мәүлит сугыштан соң туган, бик соңгы бала булып.
Район болнисенә дә йөреп карады әнисе, чирен таба алмадылар, көннән - көн ябыкты, саргайды. Бүген менә бөтенләй ташлап китте бердән - бер улын.
Гаиләдә Мәүлит бер үзе генә иде балалар саныннан, әти - әнисе ару гына яшьтә булсалар да башка балалары булмады аларның. Мәүлитнең әнисеннән төпченгән чагы да булды : Нишләп ул бар малайларның да туганнары бар, ә мин бер үзем генә ?- дип.
Күрше - күләннәр, авылдашлар җыелышып күмделәр Мәүлитнең әнисен, "өчен", "җидесен"укыттылар. Ә менә Мәүлит белән нишләргә дә белмәделәр, бик бәләкәй бит әле, нибары 9 яшь, икенче класста гына укып йөри иде. Авыл халкының бирәселәре килмәде Мәүлитне балалар.йортына, бер атна бер йортта, бер атна бер йортта йөреп, анда тамагын туйдырып, эшләрен эшләшеп яши бирде ул. Авыл халкы кызгандылар бу ятимне.. Артык кызгану да Мәүлит өчен файдага булмагандыр күрәсең.
Чираттагы йортка асраулыкка баргач, ашап утырган чагында Мәүлитнең күзе камод өстенә төште, анда бик матур тартма ята иде. Тартманы ачып карады, анда матур ташлар белән бизәлгән беләзек.. Бер ни уйламастан беләзекне кесәсенә алып тыкмасынмы ? Күрше кызына бүләк итеп бирмәкче булган иде ул беләзекне. Угрыны тиз тоттылар, хәйлә белми иде Мәүлит. Үзенең күзләре "мин угры" дип әйтеп торалар иде. Бу хәлдән соң авыл халкының Мәүлиткә карашы үзгәрде, аңа
ышанмый башладылар. Чират җиткәндә капкаларын ачмаганнар да булды.
Бер көнне биштәрен асты да бу ятим бала авылыннан чыгып китте, ул чакта тулысынча ун яшь иде малайга.
Җәяүләп бик озак барды ул. Ярый әле көннәр язга чыгып җылынып барган чагы иде. Биштәрендә алган бәрәңге белән икмәге дә бетте малайның..Ә ул һаман атлады да, атлады. Хәлсезләнде, урманны үткәндә яңа гына җирне төртеп чыккан яшь үлән белән тамагын ялгады. Чираттагы төн җиткәндә ул бер авылга барып җитте, хәле тәмам беткән иде. Авыл читендәге бер кечкенә хәерче өйнең ишеген какты. Аннан яшь чибәр хатын чыкты.
-Әй, балакаем, кайлардан киләсең? Киемнәрең дә юешләнеп беткән бит ! Кер өйгә, кер. Мәүлит иске тупсага абына, абына көч - хәлгә өйгә керде..Ишек төбендәге эскәмиягә чак барып утырды. Ул арада чибәр хатын бер кәсә сөт китереп тоттырды Мәүлиткә. Сөтне күтәреп эчү белән йокыга да китте. Иртәсен ул балалар тавышына уянды, аның янында тезелешеп, береннән - берсе кече өч малай утыралар иде. Өчесе дә кап - кара чәчлеләр, борыннарын шыр - шыр тартып Мәүлиткә караганнар.
Ул арада теге чибәр хатын да килеп керде :
- Уяндыңмы, улым, менә әйбәт булган. Матур йокладың, хәл җыйгансыңдыр.
Менә кәҗәләремне савып кердем, эч, кәҗә сөте ул көч бирә. Башка азык юк инде, ярый әле кәҗәләребез бар. Бәрәңге дә симәнәлек кенә калды. Икмәкнең төсен, исен дә онытып барабыз инде. Мәүлиткә бик уңайсыз булды, үзенең әнә ничә җан мышкылдап шул кәҗә сөтен көтеп утыралар, артык тамак - мин дә утырам..
Чибәр хатын китереп тоттырган кәсәдән сөтне эчте дә, рәхмәт әйтеп урыныннан кузгалды. Бишмәтен, аяк киемнәрен мич башына куеп киптергән иде чибәр хатын.
-Улым, кайда юл тотасың, әти, әниең бармы соң синең ?
Киемнәрең дә бик тузган, катаң да тишек. Шәһәр тирәсенә бар инде, анда тамагың туяр.
- Юк, апа, минем бер кемем дә юк, үзем дә шул шәһәргә барып җитәргә исәп тотам. Барып җитә алсам...
- Җитәрсең, улым, кешеләргә ышан, ярдәм итәрләр, Алла
боерса...
Бик күп еллар үтте бу хәлдән соң. Мәүлиткә тормышның ачысын, төчесен күп күрергә туры килде. Ләкин ничек кенә авыр булмасын кеше әйберсенә тимәде, урлашмады. Ул үзенә - үзе сүз биргән иде - башка кеше әйберсенә тимәскә, дип..., авылда булган хәлдән соң.
...Бик нык авырлыклар белән ул Уфага килеп җитте. Юлында ниләр генә күрмәде ул..
Урман юлыннан барганда бүреләр дә очырадылар, агач
башына
менеп котылды, авыллар аркылы үткәндә авыл этләре дә таладылар үзен.
Кешеләр арасында да күп аерма барлыгын төшенде ул.. Кемдер яныннан чирканып үтте, кемдер башыннан сыйпап икмәк сузды..
Уфа вокзалында бер ничә көн яшәгәч Мәүлитне милиция киеме киенгән кеше балалар йортына китереп куйды.
-Туганым, тискәреләшмә, мин үзем шушы йортта үстем, менә күрәсеңме, хәзер хезмәттәмен. Урамда йөресәң эштән чыгасың, мода бандитлар да бик күп, диде.
Балалар йорты Мәүлиткә, урам тормышыннан соң, җәннәттәй
тоелды. Тамагы тук, өсте бөтен, яткан урыны таза. Ни кирәк тагын да?
Бик тырышып укыды ул, гел яхшы билгеләренә булмаса да, тырышлыгы күренеп тора иде. Дус - ишләре дә көннән - көн артып торды.
Укытучылары да яхшы кешеләр булдылар, Мәүлиткә һәр вакыт ярдәм кулы суздылар.
Сизелми дә еллар артыннан еллар үтеп тә китте. Мәүлит балалар йортында укуын тәмамлап, врачлыкка укырга
керде. Әти, әнисенең иртә үлүенә килешә алмады ул. Шуның өчен дә врач һөнәре аңа якын булды. Укыган чорда Мәдинә исемле кызга гашыйк булып,өйләнешеп
тә куйдылар. Мәдинә дә авыл кызы иде, әтисе, әнисе бар. Бик яхшы кеше
булып чыктылар алар. Мәүлит өчен өзелеп тордылар - кияү, дип. Озакламый уллары, кызлары дөньяга килделәр, игезәкләр.
Мәүлит белән Мәдинә бер хастаханәдә эшләделәр, институтны тәмамлаганнан соң, Мәүлит бик җаваплы хирург булып, ә Мәдинә терапевт булып. Гадәттәге эш көне иде, болнискә бик авыр хәлдә бер әбине
китерделәр.. Мәүлит әбине күрү белән дерт итеп китте, бик якын кешесен
күргән төсле тоелды аңарга. Кем соң әле бу, туган авылыннан берәрсеме?
Алай,дисәң авыл кешеләре белән еш кына очрашып, кайтып тора..
Әбигә ашыгыч рәвештә операция кирәк иде, ашказаны чире бик азган булып чыкты әбинең. Шулай инде бу әби яшәгән заман ниләр генә күрмәгән, ниләр генә кичермәгән? Операция бик уңышлы булды, әбине ике көннән палатага күчерделәр. Мәүлит һәр көн кереп йөреде әбинең хәлен белеп. Коллегалары да : Әллә берәр якын танышыңмы, нигә гел әбинең хәлен сорашып торасың ? –диделәр.
Юк инде, исенә төшми. Кем соң бу , карт булса да, күзеннән мөләемлек китмәгән әби ? Бик таныш караш бит..Сөйләгән сүзләре дә бик таныш.. Бер көнне әбинең хәлен белим, дип керсә, әби янында
кап - кара куе чәчле чибәр ир утырганын күрде Мәүлит.
Бусы да миңа таныш, кемнәр соң әле бу кешеләр. Әй, хәтеренә, әллә тай типкән инде ? Чибәр ир тыйнак кына исәнләшеп, Мәүлиткә рәхмәтләрен әйтте. Палатадан чыгам, дигәндә Мәүлитнең күзенә әби янындагы тумбочкага күзе төште.
Анда сөт салынган кәсә тора иде..
Менә, менә исенә төште Мәүлитнең! Бу бит теге чибәр апа!
Хәлсез калганда бер кәсә кәҗә сөте биреп, киемнәрен киптереп, киендереп хәерле юл теләп озаткан апа!
Улы соң, кара ничек апаның яшь чагына ошаган !
- Доктор, без күпме түләргә тиеш операция өчен ? Мин беләм, бу бит бушка эшләнә торган эш түгел. Әйтегез, күпме булса да
түлибез! Мәүлит сискәнеп китте. Ул әле һаман теге ерактагы хәтирәләре эчендә кайный иде.
- Бу операциянең хакы, дисеңме ?.... Моның хакы , дустым,бер кәсә сөт хакы!
- Ничек инде, аңламыйм..
- Менә шулай, чибәр апа, исегездәме, мине сез бер кәсә кәҗә сөте белән үлемнән алып калган идегез.. Мин сезгә гомер буе рәхмәтлемен. Бик зур бурычлы идем сезнең алда. Менә мин дә үз бурычымны түләдем. Аллага шөкер !
Наилә Әюпова-Рәҗәпова.
Читайте нас: