Барлык яңалыклар
Яшәеш
18 апрель 2019, 18:33

Марля яулык

– Син кем, нәрсәгә дип ияреп кайттың Идрискә, аның хатыны, балалары бар бит, – дип каршылады аны чит-ят авылда иң беренче очраган Гыйльминур апа. Ул аның исемен дә, кайсы урамда торганын да белмәде башта. Соңыннан, авылдан киткәндә тагын бер кат очрашканда гына белде исемен.

Мөкәррәмә сугышның беренче көннәреннән диярлек фронтта булды. Әтисе хәрби кеше булганлыктан, бер кайнар ноктадан икенчесенә күченеп йөрделәр. Мөкәррәмә әти-әнисенә бердәнбер кыз булып үскән. Шуңа да бик кадерле, газиз иде ул алар өчен. Әмма бер-берсен кадерләп яшәргә генә насыйп булмый. Сугыш афәте гаилә башлыгының гомерен яшьли өзә. Мөкәррәмә госпитальгә санитарка булып урнаша. Өйләреннән, сөйгән ярларыннан аерылып, мәхшәр эчендә кайнаучы солдатларны кызганып, жәлләп карый ул. Араларында берсе – Идрис исемлесе - аеруча якыная кыз күңеленә. Зәңгәр күзләре микән, әллә өздереп тальянда уйнавы, әллә бер аягы булмаганга кызганып карау, кырыс холыклы булса да, тәмам якынайта кызны Идрискә. Госпитальдә дәвалану срогы тәмамлана егетнең. Димәк, туган якка, өйгә, балалары, хатыны янына кайтачак ул!
– Әйдә, Мөкәррәмә, син минем туган авылыма кадәр озатып куй инде. Авылда калырсың, балаларымны карарсың, – ди Идрис авылга җыенганда.
Мөкәррәмә бу юлы да каршы әйтә алмый. Агач аяклы, кырыс холыклы, әмма вакыты-вакыты белән үтә дә нечкә күңелле Идрисне култыклап, кулына пилотка, фляжка салынган чемоданын тотып, меңәр чакрым ераклыктагы чит-ят бер авылга кайтып китә...
...Инде еллар тузаны эчендә онытылып, югалып калырга тиеш кебек югыйсә. 68 ел узгач та ул вакытларны елмаеп-көлеп искә төшерәсе дә бит. Юк икән. Никтер күңелендә бихисап күп сораулар калдырган шул еллар. Ул сорауларга җавапларны шул вакытта табасы булган да бит. Вакыты ул түгел иде шул. Бер-береңә каршы дәшү, кешелексезлек сыйфатлары ерак иде ул чактагы татар хатыннарында. Кем әйтмешли, авызларында кан булса да төкермәгәннәр, илгә килгән кайгыны ил белән бергәләп, әмма үз күңелләре, үз йөрәкләре аша үткәргәннәр. Шушы хатын-кыз язмышы кабат-кабат хәтергә килгән саен, ул чордагы апаларга, хатын-кызларга карата горурлык хисләре арта.
...Алар утырган поезд Шәмәрдәнгә кайтып туктагач та, күңеле нидер сизенә Мөкәррәмәнең. Кире борылырга да уйлый, әмма Идриснең “балаларымны карарсың”, дигән сүзләре артка юл юклыгын искәртә. Ятимнәр хакына кайтырга кирәк дип үзендә көч таба. Авыл капкасын керүгә дә, йомры, җитез гәүдәле хатын: “Сеңлем, син нәрсә уйлап кайттың?” дигән сорау белән күзенә карый. Ачуланып та, рәнҗеп тә түгел, кызганып. Ул арада авылга ап-аяз көндә килеп чыккан болытлар кебек “Идрис өйләнеп кайткан, яшь хатын алып кайткан, Галиясе нишләр микән” дигән сүзләр таралды. Галия апаны сиздерми генә сынап караучылар да булгандыр. Әмма авылдашларының күпчелеге сүзне үз өйләреннән тышка чыгармады. Идрискә дә, яшь хатынга да каты бәрелмәделәр. Галия дә бирешмәде. Итәк тулы баласы белән, ачлы-туклы, ире кайтканчы тырышып-тырмашып көн иткән татар хатыны бу юлы да сынатмады. Кешелеклелеген, иренең бу адымын хыянәт дип әйтергә мөмкин булса да, аңа карата хөрмәтен, иң мөһиме – сабырлыгын җуймады. Аңа бу хәбәрне кичен җиткерделәр. Оекбаш бәйләп утыра иде ул. Башы әйләнеп киттеме, дулкынлануданмы, каршы як күршеләренә чыгып йөгерде. Оекбашы да калмаган үзеннән. Зур йомгактагы җебе аягына чорналып күршеләренә кадәр кергән.
Күңеле еласа да, күзе еламагандыр инде, бер күз яше дә чыгармыйча, “дөрес микән шул сүз”, дип күршесенә керде. Күрше ни дисен инде? Ире сугышта үлеп калган Шәмсигөл апа “шулай диләр шул”дан узмады. Ире белән мәңгелеккә хушлашкан Шәмсигөл апа, үз иренең шундый хәлдә кайтуына да риза булыр кебек иде ул минутта.
Яшь килен “төшкән” йортка икенче көнне олы кызын ияртеп менде Галия апа. Үзеннән күпкә яшь, кап-кара толымлы, сөйкемле ул кыз баланы күреп кызганды, аңа ничек тә булса ярдәм итәсе килде. Ул да булмады Мөкәррәмә:
– Апа, ачуланмагыз, минем гаебем юк. Ул мине ялгызым калдым, балаларымны карарсың дип алып кайтты. Мин иртәгә үк китәм, – дип Галия апа алдына иелеп елый ук башлады. Идрис бу вакытта үзе кайда булгандыр. Ике татар хатыны шул минутта ук килештеләр, аңлаштылар.
Икенче көнне үк китә алмады Мөкәррәмә. Паспорты, үзе белән бернинди документы да юк иде аның. Икенче көнне Галияләрдә кунды. Олырак балалар ни булганын чамаласалар да, “кунак кызы”на төксе чырай күрсәтмәделәр. Кайтуына атна-ун көн үткәч, паспортлы булгач, Мөкәррәмә китәргә җыенды. Бу хәлгә кешеләр кырыслык белдермәсә дә, табигатьнең сиздерәсе килдеме – әллә кайдан гына салкын җил чыкты. Ул чактагы юклык хатын-кызның башына марля яулык, өстенә киндердән суккан күлмәк-ыштан, аягына чабата кидергән бит. Кибетләрдә озын чиратлар торып, йомыркага алмаштырылган метрлы марля яулык ролен үтәгән. Галия апа да кунакка, кич утырырга барганда гына яба торган марля яулыгын Мөкәррәмәнең иңенә сала. Ап-ак марля яулык кара толымнарга шулкадәр назлылык, самимилек өсти, Галия апаның күзләренә яшьләр тула. Ә бу Мөкәррәмә өчен иң кадерле беренче һәм соңгы бүләк була.
Шәһәргә китеп, озак еллар дәвамында хокук саклау органнарында эшләгән Мөкәррәмә Исламовнага бик күп бүләкләр алырга туры килә. Әмма аның күңеленә иң кадерлесе - әнә шул марля яулык. Гади ситсадан да гади ул яулыкта бит сабырлык, кешеләрнең бер-берсенә булган ихтирамы белән сугарылган хатирәләр салынган. Сугыш кырыннан кайтканда яшь хатын алып кайткан, алай гына да түгел, үзен үлгәнгә санаган иренә дә сабырлыгы белән тешен кысып түзгән Галия апаның батырлыгы фронттагылар батырлыгына тиң. Ә андыйлар бер ул гына түгел.
Ничә еллар узгач та, саргаеп, нечкә җепләре таралып бетә язгач та кадерле ул марля яулык. Әмма бүген ул чактагы аклыгы җуелган инде. Мөкәррәмә апаның күңелендә генә ул вакыйгалар саргаймаган. Бер кешесен белмәгән, әллә кайдагы авылга, хатыны, балалары зарыгып көткән иргә ияреп кайтып та, яман сүз ишеттермәгән ул татар авылы аның күңелендә матур хатирә булып мәңгелеккә кереп калган.
Зәмирә Сәмигуллина.
Читайте нас: