Барлык яңалыклар
Яшәеш
22 апрель 2019, 11:24

Зәңгәр чәчәк.

Нинди матур бүген… Кояш нурларын мул чәчә, күзләрне чагылдыра. Күктә болытның әсәре дә юк. Гүя берәү җиңен сызганган да аны юып төшкән. Көзге кыйпылчыклары сипкәннәр диярсең, су өсте ялт-йолт килә. Су буенда үскән зәңгәр чәчәкләр өстендә аллы-гөлле күбәләкләр уйнаша. Яр өстендә акрын гына челтер-челтер чишмә ага. Аның тавышы күңелгә рәхәтлек, җанга сафлык бирә. Агачлар арасында кошларның чут-чут сайравы йөрәкнең кайсыдыр почмагында яшеренеп яткан моңны уята. Күңелле, рәхәт…

Су буена һәркөнне шушы вакытта бер кыз белән бер егет килә. Бу урын инде аларга күптән таныш, якын, кадерле. Менә алар зәңгәр чәчәкләр арасына, яшел чирәм өстенә чүгәләде дә пар күгәрченнәрдәй бер-берсенә сыенды. Нинди кадерле минутлар… Бераздан егет кызга дәште:
– Нинди матур су буе, әйеме, Айгөл? – диде ул елмаеп.
– Матур… Синең белән һәрвакыт менә шунда буласы иде…
– Борчылма, матурым! Һәрвакыт бергә булырбыз, берни дә, беркем дә безне аера алмас…
– Эх, шулай булсын иде лә ул! Бездән дә бәхетлерәкләр булмас иде. Синең белән бик рәхәт миңа, Гадел, – диде кыз.
– Мин сине яратам, Айгөл!
– Мин дә сине яратам, Гадел!
Менә алар чирәмгә егылды. Кыз егетнең чәчен тузгытып алды. Көлештеләр. Егет, әкрен искән җилдә чайкалып утырган зәңгәр чәчәкнең берсен өзде дә кыз чәченә кадады… Алар көн кичкә авышканда гына кайтты. Авылга кергәч, егет кызны күтәреп алды. Кыз елмайды, көлде. Гүя алардан да бәхетле кеше юк иде бу дөньяда. Менә кызның йорт турысына җиттеләр. Ләкин ул өенә керергә ашыкмады, киче рәхәт, саф иде бу көннең. Акрын гына искән җилдә кызның җилкәсенә таратып салган чәчләре тибрәнеп куя. Егет шаяра, кызны күтәреп ала. Аның көчле кулларында кыз гүя читәнгә кунган күбәләк… Шулчак күктә йолдыз атылды. Гашыйклар елмайды да теләк теләде. “Һәрвакыт бергә булыйк!” – диеште алар. Пар күбәләктәй бер-берсенә сыенган егет белән кыз урам буйлап атлады.
Кич белән урамнан соң гына кайтса да, иртән үк уянды кыз. Әнисе белән көлешә-көлешә чәй эчтеләр. “Җәй рәхәт, күңелле, -диде әнисе, – тик менә көзен эшкә урнашырга туры килер”. Укытучылык һөнәренә укып, университетны кызыл дипломга тәмамлаган кыз өчен эш табуы авыр түгел иде. Ерак китәсе юк, авыл мәктәбенә башлангыч сыйныф укытучысы кирәк, ди. Шунда барыр да урнашыр Айгөл. Балаларны бик ярата ул.
Әнисе Гаделне белми түгел, белә. Айгөл белән Гадел бер-берсен шашып яратуларын да аңлый. Ләкин кызы алдында бу хакта сүз башламый. Ояла Айгөл, Гадел исемен ишетүгә колак очларына хәтле кызара. Әтисе дә Гаделне белә. Аңа ул үз баласы кебек якын хәзер.
Көн бик кызу булды. Бөтен табигать су көтә, тик яңгыр юк. Кичен Айгөл бакчага су сибәргә чыкты. Су сибү белән үсемлекләргә җан керде диярсең, башларын калкыттылар. Аннан чиләк-көянтәсен алды да әнисенә әйтеп, суга китте. Яр астыннан ургып аккан чишмәгә авылдан чыккач та шактый барасы. Әрәмәлеккә кергәч, аңа ничектер җиңел булып китте. Тирә-юньдәге кошлар сайравын тыңлады ул. Менә чишмәгә килеп җитте. Чиләк-көянтәсен бер читкә куйды да тирән итеп сулады. Ах, нинди рәхәт! Авыл эчендәге тузан түгел инде, тын алулары да нинди рәхәт! Кыз чиләкләрен тутыра башлады. Ташкын булып тышка ыргылган чишмә суы белән бик тиз тулды чиләкләр. Ул чиләкләрен җай гына көянтәгә асты да китеп барды. Кинәт кенә җилкәсенә кемдер кагылды. Гадел икән:
– Авыр түгелме, Ай кызы?
– Юк, авыр түгел. Чишмәдән кайту үзе бер рәхәт. Киресенчә, ял итеп кайтасың.
Егетнең кулы буш түгел икән. Ул кызга хуш исле зәңгәр чәчәкләр сузды. Алар яраткан су буеның чәчәкләре бу. Кыз шатланды, егетне кочып алды.
– Мәхәббәтебезгә зәңгәр чәчәкләр шаһит, – диде ул.
Егет йөзендә канәгатьлек хисе балкыды. Бераздан, егет кызның чиләкләрен күтәреп, кыз зәңгәр чәчәкләргә хозурлана-хозурлана авыл эченә атладылар.
Кичен кыз дискотекага барырга әзерләнде. Туйдагы кәләш сыман ап-ак күлмәген киде. Аксыл-сары чәчен матурлап тарады. Көзгегә карады да йөзендәге сипкелләрен күреп алды. “Сипкелләр, – диде ул елмаеп, – әле кайчан гына урам бетереп уйнап йөри идем, х
әзер буйга да җиттем. Балачак хатирәсе булып йөземдә бары тик сипкелләр генә калган…” Менә
Гадел дә килеп җитте. Тик кич караңгы һәм салкын иде. Айны да болытлар каплаган, йолдызлар да ничектер сүрән яна. Алар бергә караңгы авылның тар тыкрыгы буйлап атлады. Салкын җил исеп китте. “Туңдыңмы, матурым, – диде егет һәм костюмны кызның җилкәсенә салды. “Ә мине синең мәхәббәтең җылыта, алтыным”, – диде ул кызны кочып. Менә күпергә керделәр. Егет кабат шаярып алды. Күпернең кырыена ук барды да әле ташкыннарга, әле кызга карап, “Айгө-ө-өлем, мин сине яратам, яратам!!!” – дип кычкырды.
Клубка кергәндә шәп музыка уйный иде. Айгөл дус кызлары янына юнәлде, ә Гадел егетләр белән гәпләшә калды. Клуб залы кырмыска оясын хәтерләтә. Гадел бу музыкадан тәмам туеп, клуб каршына чыкты. Көн яңгырга җыена иде. Шулчак Гадел кычкырган тавыш ишетеп алды. Клуб каршындагы бинадан килә иде бу тавыш. Ул, клуб каршындагы кешеләр төркеменнән һәм тәмәке төтененнән арынып, шул якка юнәлде. Килсә, ни күрсен: зәңгәр “Лада” машинасыннан читтәрәк таш бина янында бер төркем ике егетне кыйный. Шунда ук үз урамы егете Рамил белән Радикны таныды ул. Арадан берсе Радикның эченә каты итеп сукты, тегесе егылды, типкәли үк башладылар… Шуннан аны күтәреп алдылар да башы белән таш стенага суктылар. Егетнең карарлыгы юк: йөзе канга баткан. Гадел түзмәде, сикереп чыкты да арадан берсенә ябышты. Аны сугып еккач, калганнары да аңа ябырылды. “Кач, Рамил, йөгер моннан”, – диде ул әкрен кымшанган Рамилгә карап. Ул да булмады, арадан берсенең кулында фара яктысында пычак ялтырады. Рамил хәрәкәтсез калып егылды. Гадел бар көченә сугышты, тик бераздан баш артына ниндидер каты әйбер тигәнен сизеп алды. Саркып чыккан җылы сыеклык акрын гына күлмәк эченә тула башлады. Гадел ниндидер бер рәхәт караңгылык эченә чумды…
Егет аңына килгәндә, ак халатлы шәфкать туташы аның тирәсендә бөтерелә иде. Хәлсез генә “Айгөл” дип дәште. Аны ишетмәделәр. Урыныннан кымшанырга теләп башын күтәреп карады да кабат караңгылык эченә чумды… Аңына килгәндә ул шәфкать туташы белән табибның сөйләшкәнен ишетте.
– Мескенкәй, – диде шәфкать туташы зур кызгану белән.
– Авыруның хәле ничек соң? – диде табиб Гаделгә куелган системаны рәтләгәч.
– Тырыша, тырмаша, мескенкәй. Савыгыр инде бер атнадан. Тик аны моннан да авыр хәлләр көтә бит… Әнә, ишек төбендә сагалап торалар, бары шәфкать туташларын һәм сезне генә кертәләр бит, беләсез. Кеше үтергән, диләр аны. Берсе үлгән, икенчесе комада, ди. Моннан сәламәтләнсә дә төрмә тормышы көтә.
Табиб дәшмәде, кәгазенә нидер сызгалады да чыгып китте. Бүлмә бушап калды. Ишек ябылган көйгә бары система шешәсенең зеңгелдәве генә ишетелде…
…Алар кабат зәңгәр чәчәкле су буенда очрашты. Кызның өстендә матур җәйге күлмәк. Аксыл сары чәчен җилкәсенә таратып салган да елмаеп егеткә карый. Аның күзендә гаҗәеп нур балкый, елмаю сирпелә. Кырларда башаклары тулган арышлар тибрәлә. Күңелле. Менә алар куыша башлый. Арыш башагы аякны кытыклый, күңелгә рәхәтлек бирә. Алар арышлар арасына егыла. Күкне күзәтәләр… Матур…
Гадел уянасы килмичә уянды. Һәм алдында кабат шул биек ак түшәм күренде. Пружинасы шыгырдаучы шул ук карават… Бер атна буе ятты ул моны карап. Бүген аны чыгарырга тиешләр икән. Бердәнбере – Айгөле ничек икән анда?
Больницадан чыгу белән, машинада бик озак барды алар. Аннан Гаделне тикшерүче янына керттеләр. Аны бүлмәдә әрле-бирле йөренгән өлкән яшьтәге бер ир-ат каршы алды. “Утырыгыз, иптәш Мурзин”, – диде ул өстәл янындагы урындыкка ымлап. Йомшак күңелле булып күренсә дә, карашы үткен иде аның.
Тамагын кыра-кыра сүз башлады:
– Я, иптәш Мурзин, сөйләгез. Бу җинаятьне ни өчен кылдыгыз, нинди максат белән?
– Сез нәрсә сөйлисез, мин бернинди дә җинаять кылмадым…
– Я, я. Кыланма. Синең кебекләрне күп күргән мин. Бер генә ел эшләвем түгел биредә. Бел, дөресен сөйләсәң, сиңа күп бирмәсләр…
– …Кылмаганымны кылдым дип әйтә алмыйм бит инде…
– Димәк, сез кире кагасыз…
– Әйе, тулысы белән.
Тикшерүче урыныннан торды. Аның йөзе борчулы иде. Анн
ан үзен кулга алып янә урынына утырды да дәвам итте:
– Сезнең кебекләр аркасында күпләр газап чигә, Мурзин. Югыйсә барысы да ачыкланган. Сез Саттаров Рамил һәм Гарипов Радик белән
сүзгә килгәнсез. Аны клуб каршындагы бинада хәл итәргә булгансыз. Тик барып чыкмагач, Гариповка үткен корал белән өч җәрәхәт ясагансыз. Шул вакыт ярдәмгә килгән Саттаров сезгә дә җәрәхәт ясаган. Тик сез бирешмичә аңа да каты предмет белән башына суккансыз. Бераздан хәлегез китеп үзегез дә егылгансыз. Милиция кулыгызда менә бу пычакны тапкан, – тикшерүче зур канәгатьләнү белән пакет эчендәге пычакны өстәлгә ыргытты. – Эшләр хөрти сезнең, Мурзин.
Гадел ни әйтергә дә белмәде. Ул билгесезлеккә, уйга чумды. Эх, нидер булды анда. Рамилга җәрәхәтне алар ясады бит. Йөзләре дә истә калмаган… Рамилнең җиргә егылганы истә, башкасы хәтердән чыккан.
Алда Гаделне изолятор көтә иде. Тиздән анда бер егет белән Айгөл күренде. Кызның бөтенләй төсе качкан.
– Гадел!!!
– Айгөл!!!
Айгөл адвокат алып килгәнен әйтте. Гадел нәрсәне хәтерли, барысын да сөйләп бирде. Адвокат чыгып киткәч, алар икәү генә калды.
– Айгөл. Айгөлем минем. Ышан, мин гаепсез…
– Ышанам, кадерлем. Бу вакытлыча гына. Тиздән кабат бергә булырбыз. Борчылма, барысы да әйбәт булыр…
Гадел салкын рәшәткәләр арасыннан кулын сузды. Айгөл аның кулын кулларына алды да үксеп елап җибәрде.
– Елама, Айгөлем… – диде егет.
Кыз дәшмәде. Тиздән бүлмәдә катгый тавыш яңгырады.
– Хәбибова, на выход!
– Хуш, Гадел.
– Сау бул, җаным…
Кыз китү белән, Гадел урынына утырды. Аннан торды да стенага барып бар көченә йодрыгы белән китереп сукты. Тагын сукты, тагын… Аннан утырды да йөзен каплап елап җибәрде…
Берничә көннән суд булды. Судья тын залны яңгыратып сүз башлады:
– Суд карары: Гадел Мурзинны җинаяте өчен гаепле дип санарга һәм ирегеннән 18 елга мәхрүм итәргә…
Соңгы сүзләр залда кайтаваз булып яңгырады. “Ирегеннән 18 елга мәхрүм итәргә…”.
Төрмәдә вакытта да Айгөл Гадел янына килеп йөрде. Тик ике елдан соң егет үзгәрде, бөтенләй башкага әйләнде.
– Мин әллә чыгам, әллә юк. Йөрмә, Айгөл. Үз тиңеңне тап, – диде ул.
– Син нәрсә, син нәрсә? Акылсыз булма, Гадел. Мин сине генә яратам… Сине генә. Тиздән бергә булырбыз…
Тик берничә көннән соң кабат Гадел янына килгәндә ул юк иде инде. Аны камерада асылынган килеш тапканнар.
Бу хәлдән соң Айгөл ни эшләргә дә белмәде. Үксеп елый-елый авыл урамыннан атлады. Күпергә якынлашты. Ташкын булып су ага иде. Айгөл күккә карады. “Синнән башка миңа тормыш юк, ишетәсеңме? Юк!” – дип кабатлады ул. Аннан елгага ташланды…
Фаҗига Гаделнең әтисен һәм Айгөлнең әнисен бакый дөньяга күчерде…
Бер елдан соң Рамилнең комадан уянуы беленде. Берничә айдан, ул бу хәлләрне белешкәч, янә судка гариза язды. Мурзин Гадел эше яңадан кузгатылып, суд зур күләмдә штрафка тартылды. Тик бу хәлләр Айгөлне дә, Гаделне дә кире кайтара алмады.
Алар кабат су буенда очрашты. Су буен зәңгәр чәчәкләр каплаган иде…
Алсу НУРГАТИНА.
Читайте нас: