Тәтешле хәбәрләре
-8 °С
Болытлы
TelegramVK
Барлык яңалыклар
Яшәеш
25 апрель 2019, 11:24

90 яшьлек әби оныгын үтерә язган

Белорет районында гыйбрәтле хәл булган: 90 яшьлек әби, үзенең оныгы белән чәкәштереп аракы эчеп утырганда, яшь шешәдәшенә пычак кадаган.

"Аракы бар җирдә шайтан котырыр", - ди иде элек әбиләр. Кая инде аракыга якын килү! Ә бу әби әлеге әйтемне белмәгәнме, яки белсә дә, үзенә кагылыр дип уйламаганмы, тик оныгы белән эчке табыны оештырган.
Башта күңелле генә утырганнар. Аннан, аракы парлары башларына менеп киткәч, үзара низаг чыккан. Әби озак уйлап тормаган, ит турый торган пычагын алып, оныгының аркасына кадаган.
Имансыз әбигә карата Җинаятьләр кодексының "Кеше сәламәтлегенә авыр зыян китерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
90 яшьтә адәм баласы аракы чөмерү турында түгел, ә ахирәт дөньясы хакында уйланырга тиештер дә ул... Ата улны, инә кызны белми торган заманада яшибез шул.
«Кызыл тың» сайтыннан
Читайте нас в