Барлык яңалыклар
Яшәеш
14 Май 2019, 12:56

Ташкурчак

Аның холкы, әтисенекенә охшап, кырыс, тәкәббер, үзсүзле булды.Зәлифә, көзгегә карап, үз-үзенә озак сокланды: “Шушындый чибәрлегем белән мин байбичәләр кебек яшәргә тиеш! Ә мин каенана белән бер кыек астында яшәргә мәҗбүрмен. Ничек тә җаен табып, болар яныннан чыгып китү юлын эзләргә кирәк”, — дип уйлап, урыныннан кузгалды яшь хатын...

...Зәлифә, югары уку йортын ташлап, 18 яшендә кияүгә чыкты. Ул чибәр, акыллы, ачык йөзле егеткә үзе дә сизмәстән гашыйк булды. Тик кияү тиешле кеше гади эшчеләр гаиләсеннән иде. Бу аның планнарына туры килмәсә дә, авырга калгач, кияүгә чыгарга мәҗбүр булды. Әти­сеннән дә курыкты. Ни дисәң дә, Зәлифә институтка кергәч, әтисе аны кисәтеп куйган иде. “Укуыңны тәмамлап, диплом алгач кына ир турында уйла! Авырга калдым, дип, минем янга кайтасы булма! Уйнаштан бала тапсаң, туган йортыңны оныт!” — дип кисәткән иде. Әтисе бигрәк кырыс, коры булды кызына. Сыйныфташлары уйнарга чакырса да, алар белән бергә уйнатмады. Үсә төшкәч, клубка да чыгармады. “Син — авылның иң чибәр кызы. Министр улына гына кияүгә бирәчәкмен! Әнә, берәр начальник малаена кияүгә чыккач, кияү акчасына кешеләрчә яши башлаячакбыз”, — дип тукып торды. Мондый “сөй­ләшүләр” әтисенең исерек чакларында бигрәк тә еш булды. Әнисе боларны тыңлап тора да бер сүз дә дәшми уфтанып кына куя. Чөнки үзе дә бик яшьли — уналтысы тулгач та “ябышып” кияүгә чыккан иде. Зәлифә, чынлап та, бик чибәр булып буй җиткерде. Тик холкы гына әтисенекенә охшап, кырыс, тәкәббер, үзсүзле булды. Яшьтәш­ләре арасында аның кушаматы да “Ташкурчак Зәлифә” иде.
...Иртәнге ашка каенанасы коймаклар пешерде. Зәлифә аш бүлмәсенә чыкканда ул оныгы белән чәй эчә иде. Бер яше тулган Әмир­нең теле иртә ачылганга күрә, ул инде үзенчә яхшы сөй­ләшә. Нәнәсе, аның әйткән һәр сүзенә шатланып, тагын-тагын сөй­ләндерергә тырыша. Оныгы да “Нәнәй, нәнәй”, дип өзгәләнеп тора. Зәлифә өстәл артына утыруга каенанасы, урыныннан торып, аңа чәй ясап бирде. Килене кулына чел­тәрләнеп пешкән коймакны алды да, әйләндереп карагач: “Тагын артык майлагансың. Күпме әйтергә була инде сиңа? Мин диетада! Коймакларны майсыз да пешереп була бит!” — диде. Каенанасы бу сүзләргә артык игътибар итмәскә тырышты. Бары тик йомшак тавышы белән: “Ярар, балам, башка көнне коры табада гына пешерермен”, — диде.
Иртәнге яктагы вак-төяк эш­ләрен тәмамлагач, каенана оныгы белән урамга чыгып китте, ә Зәлифә телевизор янында диванда ятып калды.
Кичке аш вакытында да Зәлифә каенанасына бәйләнергә сәбәп тапты. Бу юлы ул токмачлы ашның артык өреле булуына зарланды. Эштән арып кайткан иренең токмачлы ашны тәмләп чөмереп утыруын күреп, тагын да ярсыды. Нәтиҗәдә, табынның — яме, ашның тәме китте.
Өч бүлмәле фатирда тынлык урнашты. Килене белән улы үз бүлмәләрендә бикләнде.
“Мин башкача болай яши алмыйм! Әниең мине аш бүлмәсенә кертми. Шуңа күрә мин үзем теләгән әйберләрне пешереп ашый да алмыйм. Әйдә, берәр фатир “снимать” итик”, — дип сүз башлады Зәлифә. Бу сүзләрне инде көн дә ишетеп туйган яшь ир: “Ярар, синеңчә булсын. Иртәгә үк игъланнар кара”, — дип ризалашты.
Берничә көннән соң яшьләр күченде. “Балагыз караулы, азык-төлеккә акча түгәсегез юк”, — дип, каенана улына да, килененә дә әйтеп карады. Тик аның сүзен тыңлаучы булмады.
Зәлифә ике көннән соң Әмирне иртән-иртүк каенанасына китереп куйды, аны алырга ире белән кич килде. Билгеле инде, улы килүгә әнисе аш-суын да әзерләгән иде. Менә шулай тамак туйдырып, фатирларына йокларга гына кайтыр булды яшьләр. Ике ай чамасы шулай йөргәч, кире каенана йортына күченделәр.
Каенаның, килене тынычланыр, бераз акылга утырыр, дигән өмете бар иде. Тик ул ялгышты. Зәлифә башка “грандиозный” план белән кайткан иде: хаклы ялдагы каен­анасы, кредит юллап, улы белән килененә машина алып бирергә тиеш иде. Чөнки, Зәлифә сөйлә­вен­чә, ахирәтләре арасында аңар­дан башка җәяү йөрүче кеше юк икән...
«Кызыл таң» сайтыннан
Читайте нас: