Барлык яңалыклар
Яшәеш
23 Май 2019, 10:41

Шалтырат...

– Нигә шалтыратмыйсың?! Эре бәрәңге ашаттылармыни?! – Сания җан ачуы белән трубкага кычкырды. Ләкин җавап ишетелмәде. – Нигә дәшмисең?!– Исәнмесез. Мин, һичшиксез, шалтыратырмын. Исемегез ничек?– Ой... Мин ялгыштым, ахры...Сания телефонын сүндерде дә елап җибәрде...

Еларга яратмый ул. Кеше алдында елаганы да юк. Ә бүген күз яшьләрен тыя алмады. Кияүгә чыгам дип йөргәндә генә Ирек белән юктан ачуланыштылар да куйдылар бит. Шунысы бигрәк авыр – Ирек аңа ике көн инде шалтыратмый! Башка вакытта ул гел беренче адым ясый иде. Конфликтны ул шомарта, Саниянең күңелен эретә белә иде. Ә бу юлы... Их, нигә Сания аның номерын телефоннан сызып ташлады соң! Горур булып күренәсе килде... Ирекнең үзе шалтыратачагына тамчы да шикләнмәде. Менә бүген аның номерын хәтереннән генә җыйган иде...
Шулвакыт телефон шалтыравына Сания сискәнеп китте һәм карап та тормыйча трубканы алды.
– Ирек!
– Гафу итегез. Тынычландыгызмы? Хәлегез ничек?
– Сез кем?..
– Шалтыратмаганга ачуланган кешегез, – дип көлеп җибәрде матур тавыш. – Исемем – Альберт.
– Әәә... Гафу итегез, мин сезгә ялгыш шалтыраттым.
– Мин ялгышуга ышанмыйм. Язмышка ышанам...
– Миндә шаяра торган кәеф түгел әле.
– Ә мин Сезнең кәефне күтәрер идем! Бу дөньяда бернәрсә дә очраклы булмый дип уйлыйм. Димәк, без танышырга тиеш булган. Һәм очрашырга да тиеш!
– Ярар соң, – диде Сания, бераз уйланып торганнан соң. Ул бу кичне буш фатирда моңаеп утырырга теләмәвен аңлады. – Мине кайсы ресторанга чакырасыз?
Ир-егет бик яхшы ресторан исемен атады. Сания гаҗәпләнеп куйды. Күрәсең, бай кешедер бу, дип уйлады. Ә ул бөтенләй таныш булмаган кеше белән очрашып, ялгышмыймы соң? Ә нигә бәләкәй генә маҗарага бармаска әле?.. Менә Ирек үзенә үпкәләсен!
– Мин Сезне нәкъ шундый чибәр кыз итеп күз алдыма китергән идем! – Санияне каршы алучы егет бик матур, озын буйлы, киноактерга охшаган булып чыкты.
Шампан шәрабы, тәмле ризыклар, музыка, талгын биюләр... Кич бик күңелле төсмер алды. Альберт кызыклы әңгәмәдәш, ачык кеше булып чыкты. Ә, бәлки, чынлап та, язмыштыр бу, дип уйлады кыз. Менә Ирек үзенә үпкәләсен!
Сания хатын-кызлар бүлмәсеннән әйләнеп килгәндә Альберт өстәл артында юк иде. Кыз матур музыка тыңлап, акрын гына биегән парларны күзәтеп утыра башлады. Альберт кына нишләптер күренмәде...
Бер сәгатьләп үтүгә Саниянең күңелен шик кимерә башлады. Ул сумкасына үрелде... Кошелегы юк! Сания башта көлеп җибәрде, соңыннан күзләреннән яшьләре тәгәрәп төште. “Вәт юләр, – дип битәрләде ул үзен эчтән. – Кызган баштан маҗара эзләп йөрсәң, менә шулай була ул! Шул кирәк сиңа! Их, ичмасам, банк картасын да калдырмаган бит, аферист! Альфонс!”
Телефон шалтырады. Кыз, ашыгып, трубканы алды.
– Син бер тапкыр булса да үзең шалтырата аласыңмы? Их, Сания! Нигә шундый горур син...
Ирекнең йомшак, кадерле тавышын ишетеп, кыз бөтенләй “җебеп” төште. Анда инде горурлыкның әсәре дә калмаган иде.
– Ирек! Кичер мине, кадерлем! Ярдәм ит миңа... – дип күз яшьләренә төелде Сания.
– Син кайда, матурым? Мин хәзер килеп җитәм!
Сания адресын әйтте дә, инде беркемнән оялмыйча, битен каплап елый башлады...
Ләйсән Якупова.
Читайте нас: