Барлык яңалыклар
Яшәеш
7 июнь 2019, 15:53

Башкортстанда бәйрәмнәр аек булачак

Яңа закон республика шәһәрләре һәм районнарында халык күпләп җыелган чараларда, шул исәптән сабантуйларда, алкоголь сатуны тыя. Ул инде барлык тиешле килештерүләрне һәм тикшерүләрне үткән, шуңа күрә депутатлар аны берьюлы өч укуда кабул итте.

Спиртлы эчемлекләрне, шулай ук, Яшь­ләр көнендә (27 июнь), Белем көнендә (1 сентябрь, ә 1 сентябрь якшәмбегә туры килсә, 2 сентябрьдә) сатуны тыйдылар.

Берничә ел элек Дәүләт думасы тө­бәкләргә урындагы бәйрәмнәрдә гражданнар теләге буенча алкоголь продукциясен сату буенча үз кагыйдәләрен кертергә рөхсәт итте. Әлегә «Соңгы кыңгырау»да гына тыю кертелгән иде. Соңгы өч ел тәҗ­ри­бәсе күрсәтүенчә, мәктәпләрдә соңгы кың­гырау көннәрендә алкоголь сатуны тыюны халык, ата-аналар һәм укучылар уңай бәяли.

– Күпчелек кешеләр халкыбызның күр­кәм бәйрәме булган Сабантуйның тыныч шартларда үтүен, спорт ярышлары һәм бай мәдәни программа белән үрелеп баруын тели. Урындагы башлыкларга һәм җитәкчеләргә мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәм: кунаклар сыйлый торган тир­мә­ләр­дә дә спиртлы эчемлекләр булмаска тиеш. Бу чикләү барысына да: халыкка да, чиновникларга да, предприятие җи­тәк­че­ләренә дә кагыла. Югыйсә, без граж­дан­нар­ның сәламәтлегенә һәм имин­ле­генә юнәлтелгән идеяне юкка чыгарачакбыз, – диде республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хә­би­ров.

Сату тыелган көннәрдә район кибетләре буенча рейдлар үткәреләчәк – контролерлар эшкуарларның закон таләбен ничек үтәвен тикшерәчәк. Аны бозучыларга зур күләмдә штраф яный: вазыйфалы кешеләр өчен – 20-40 мең, предприятиеләр өчен 100-300 мең сум. Быел, мәсәлән, тыю таләпләрен үтәмәгән 170 малтабар тотылды. Тикшерү күрсәтүенчә, алар барлыгы 900ләп шешә спиртлы эчемлек саткан.

Моны ничек ачыклаганнар? Гап-гади – без­нең илдә бөтен алкоголь исәпкә алынган, һәр шешәнең уникаль һәм кабатланмас номеры бар, ул «Бердәм дәү­ләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы»на кертелгән. Ягъни – ЕГАИС­ка. Анда барысы да – бизнесменнарның нәр­сә­не, кайда, кайчан һәм ничә сумга сатканы да күренә.

Ничек шикаять бирергә?

Гражданнарның сәүдәгә кагылышлы проблемаларын хәл итү максатында, рес­публикада «Хәвефсез мохит» сайты эш­лән­де. Анда алкоголь белән законсыз сәүдә итү­челәр турында мөрәҗәгатьләр кабул ите­лә. Моның өчен сайтка керүче мө­рә­җә­гать­нең формасын тутырырга, төбәк картасында спиртлы эчемлек сатылган тә­гаен урынны күрсәтергә тиеш. Моннан соң мөрәҗәгать тикшереләчәк һәм сезгә рәс­ми җавап киләчәк. Шулай ук сайтта тиеш булмаган урында сату итүгә, янгын хә­веф­сез­леген бозуга, коммуналь ава­рия­ләргә һәм башка законсызлыкларга зарланып, ши­каятьләр калдырырга мөмкин.

– Яңа сервис тикшерүләрнең нә­ти­җә­ле­ле­ген күтәрү мөмкинлеге бирәчәк. Ул «Хә­вефсез мохит» сайтында юкка гына урнаштырылмаган. Сәүдәнең законлы нигездә оештырылуы тормыш сыйфатына уңай йогынты ясый, – ди республиканың Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитеты рәисе Гүзәл Асылова.

Ведомство башлыгы белдерүенчә, алкоголь базарында хәл тотрыклы. Гыйнвардан мартка кадәр республикада алкоголь белән агулануның 36 очрагы теркәлгән. Бу Русия Федерациясендәге уртача күрсәткечтән биш тапкыр азрак.
Читайте нас: