Яралы кулын муенына аскан, култык таягына таянган әти сугыштан 1944 елның март аенда кайтып төште. Эвакуация белән килгән халык яшәгәннән соң калган ярымҗимерек өенең ватык тәрәзәләре каршына басып, авыр уйга баткан яугирне авыл Советы депутаты Хөсниҗамал апа Садрыева күреп ала. Әтине ул чакта балаларының исән-сау булуын ишетү генә коткарып калгандыр. Зур алышларны күргән, Воронеж, Ржев, Смоленск кебек шәһәрләрне азат итүдә катнашкан, 44 көн буе камалышта булып кулын югалткан яралы әтиебезнең бердәнбер сөенече без идек.
Туганнар, күршеләр ярдәме белән акрынлап аякка бастык. Әтиебез тегүче булганга, ач-ялангач яшәмәдек. Озакламый әтине партия район комитетына чакырып, колхозда оештыру эшен алып барырга кушалар. Әти: «Белеме булмаган кешене мондый эшкә кушмагыз, балаларны караучы юк», – диюенә каршы: «Партия әгъзасы булуыңны онытма, балаларыңны күршеләрең карасын», – дигән җавап ишетә. Председатель вазыйфасына тәгаенләнгән әти колхоз эшенә олы яшьтәгеләрне, үсмерләрне, инвалидларны җыя башлый. 60 яшьлек Сәхип – дегет, керосин ташучы, 67 яшьлек Шәртдин – бау ишүче, сугыштан инвалид булып кайткан Кәрим һәм Фазлыйәхмәт – тракторчылар, Сабира апа бригадир булып тәгаенләнә. Тагын берничә кеше җәлеп ителә. Янгыннан саклау депосы каравылчылары булып I төркем сугыш инвалиды Тимерхан, 60 яшьлек Мостафа абыйлар 16-18 яшьлек үсмер малайлар эшли.
Колхоз эшен дөрес оештырып, әтиебез сугыштан соң II дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнде. Аның башка югары бүләкләре дә бихисап. Яхшы яугир, фидакарь хезмәт иясе булуын онтымаган өчен бик сөенде әти. Трудоденьга эшләп йөргән әтием ундүрт яшемнән мине дә эшкә кушты. Хезмәт хакына кашык белән он алып кайткач, чиксез сөенүем әле дә хәтердә.
Әти 65 яшендә гүр иясе булды. Низаметдиновларның инде исән калган кызлары бер мин генә. Әтинең миңа әйтеп калдырган зур васыяте дә бар. «Кызым, – диде ул көннәрдән бер көнне, – энекәшләрем Фатыйхҗан белән Шәрифҗан яу кырында хәбәрсез югалды. Ләкин аларның истәлеге мәңгелек булып калсын. Халкыбыз аларны онытмасын, Югары Тәтешледә Низаметдиновлар урамы булдырылсын иде».
Бу вакыттан соң байтак еллар үтә. Әлеге хатирәләр авторы, Зартдин Низаметдиновның кызы, Югары Тәтешледә яшәүче Рита Сафина яугир әтисенең үтенечен тормышка ашыра. Күптән түгел аның башлангычы, район җитәкчелеге, Югары Тәтешле авыл Советы ярдәме белән район үзәгенең бер урамына (элекке аэропорт урынында Уядыбашка китә торган юлда) Бертуган Низаметдиновлар исеме бирелә. 30 ел үзәк район дәваханәсендә шәфкать туташы булып эшләгән 83 яшьлек Рита Зартдин кызы изге эшкә көч салган һәркемгә бик рәхмәтле.
Әйе, яугирләр онытылмый. Аларның якты истәлеге тереләр күңелендә. Шулай булырга тиеш тә. Бүгенге тыныч тормышыбыз кан белән яулап алынган. Яугирләр турындагы якты истәлекләрне киләчәк буыннарга җиткерү – мөккадәс бурычыбыз.
Эльмира Гәрәйшина әзерләде.