Шактый гомер узгач, тормыш буразналары астында югалып калмасын, оныкларым бу җан өшеткеч вакыйганы дөрес аңласын, дип сорашып язарга булдым.
И, гомер, аккан су кебек үтеп китеп бара. Ходай күпме гомер биргәндер, аны беркем белми. Дөньяга туабыз, яшибез, үләбез. Дөнья шулай яратылган.
Безнең печәнлеккә барганда ялгыз каберлек яныннан үтәбез. Кабер өстендә сер саклаган кебек өянкеләр үсә. Мин агачларга карап, бик озак уйланып торам. Алар үзләренчә сөйләшәләр төсле. «Әй, кешеләр, беләсезме, сезнең белән аралаша алсам, мин сезгә шушы фаҗиганы үзем сөйләр идем. Иңгә-иңне терәлешеп яныма яшь өянкеләр үсте, алар да мин белгән серне саклап шаулыйлар...»
Дөрес, бераз үсә төшкәч, зүрәтәй монда зур гонаһ эшләгән кешеләр күмелгән, дигән иде. Күпме белергә теләсәм дә, ул бу вакыйганы сөйләмәде, серен ачмады. Әмма күпме еллар үтсә дә, шушы кабердә нинди кешеләр ятканын беләсем килеп, авылыбызның Акәбисе Роза апа Мусинага бардым. Ул озак еллар инде урын өстендә ята. Аңардагы хәтер, тормышка мәхәббәт, ихтыяр көче сокланырлык. Ул дини кеше, ничә барып керсәң дә дога укый. Күзләре начар күрә, шуның өчен мин аңа гәзитнең дини кушымтасын укыйм, язмалар белән таныштырам. Ул шул кадәр бирелеп, һәрбер җөмләне үзенчә аңлап, элекке тормыш белән чагыштыра кебек миңа. Роза апаның тормыш юллары матур төсләрдән генә тормаган. Бала кайгысы кичереп, улын соңга юлга озата. Улын югалтса да, иң катлаулы авыр минутларда килене Альмирага акыллы киңәшен биреп, оныкларын карауда ярдәмләшеп яши. Бер-берсенә ныклы терәк булып яшәгәч, Мирзаһанның нигезе таркалмады. Минем ни өчен килгәнемне белгәч, озак кына уйланды да, сүзен башлады.
– Бу хәлне авылда бик искә төшерергә яратмыйлар. Ә бит аларның үлеменә авылдашлар гаепле. Чит-ятлар түгел – бер су эчкән, бергә сука сөргән авылдашлары. Бу хәл 1922 елның көзендә булырга тиеш, инәй шулай сөйли иде. Мин бу фаҗигале хәлгә сигез ел үткәч туганмын, безнең урын – шушы болганчык заман фаҗигасе хуҗасының урыны.
Әле ныклап Совет власте урнашып бетмәгән, закон көчлеләр кулында. Илдәге кебек 1921 елда бездә дә ачлык була. Игеннәр уңмый. 1922 елда аз гына уңыш җыеп алына. Язгы чәчүдән караңгы көзгә кадәр Әхмәтсафа бабай улы Шәмсемөхәммәт белән ялланып Мөхәммәтдин картка эшләгәннәр. Сөйләшкән хакны ул түләмәгән, ә Шәмсемәхәммәтнең армия сафына барасы елы булган. Әтисенең улын кешечә армиягә озатасы килгән. Сөйләшү буенча озату кичәсе үткәрергә уйлаганнар. Әтисен дүрт күз белән көткән улы, аның башын иеп кайтып килгәнен күргәч, барын да аңлый: бүген дә түләмәгән. Гаделсезлекне, нахакны күңеле һич тә кабул итмәгән Әхмәтсафа бабайның. Ул төн буе йоклый алмый үрсәләнеп ята һәм, кискен бер карарга килеп, торып киенә башлый. Әтисенең холкын белгән Шәмсемөхәммәт тә йокламый аны күзәтә. Әтисе чыгып киткәч, ул да тиз генә киенеп тышка атлый. Акрын гына кырпак кар ява. Бу хәлнең шаһите – караңгы төн. Шәмсемөхәммәт әтисенең эзеннән атлый. Шулвакыт ул җилкәсенә бәрән күтәргән әтисен күреп кала. Улы каршы килсә дә, үз сүзендә тора Әхмәтсафа. Суеп, эшкәртеп бетереп, йокларга яталар. Иртән каты ишек кагуга барысы да уяна, тәрәзәгә күз салгач та эшне тиз аңлап алалар. Әтисе бакчага чыга торган тәрәзәдән Шәмсемөхәммәткә сикеререгә куша. Ул сикерүгә, ишектән Мөхәммәтшәех куштаннары килеп керә. Керү белән бабайның башына кистән белән сугып, һушын алалар. Кыйный-кыйный тышка алып чыгып, җигелгән атның арбасына бәйләп, келәт янына алып китәләр. Шәмсемөхәммәт Җәннәт әбиләрнең кар базына төшеп качып өлгерә, ләкин аны күреп калган күршесе сата. Аны да баздан сөйрәп чыгаралар һәм бик каты кыйнап, әтисе янына келәткә ябалар. Әтисе ул вакытта үлгән була. Икенче көнне авыл куштаннары өйдән-өйгә йөреп, халыкны зират янына җыялар. Шәех карт «Шәригать законнары кушканча, каракларга безнең арада яшәү юк», – дип җикерә. Шәмсемөхәммәткә кизәнеп, сугып җибәрә, ул гөрселдәп әтисе мәете өстенә егыла. Авыл старостасы Зартдин: «Җәмәгать, хәзер бит Совет власте, волостька кеше җибәрик, хәбәр итик», – дип әйтеп авылдашларын якламакчы була, арт ягыннан Шәех кистән белән суга, ул да җиргә ава. Кәлимулла да: «Нишлисез, бер гаепсез кешене үтердегез бит, авылдашлар, нәрсә карап торасыз», – дип әйтеп бетерә дә алмый, аны да каты кыйнап, әзер чокырга төртеп төшерәләр. Менә шулай туганнар каберендә Зартдин, Әхмәтсафа, Шәмсемөхәммәт һәм Кәлимулла ята.
Шушы фаҗигале хәлне сөйләде миңа Роза апа. Хәзер каберне профнастил белән уратып алдылар. Бу эшне оештырып, мәңгелек йортыбызны чиста итеп тоту – авылыбыз имамы Флүс Усмановның тырышлыгы. Кем булса да, нәрсә эшләсә дә, бу безнең тарих, онытырга хакыбыз юк.