Барлык яңалыклар
Яшәеш
9 июль 2019, 18:54

«Ничек яшәп китәргә?»

Җан өшеткеч, куркыныч сүз ул төрмә. Анда эләгүчеләр җенесе, яше, белеме нинди булуга карамастан, бер статус ала – «тюремщик». Аларны татарчалатып та шулай гына диләр.

Андый-мондый хәлләрне ише­тәбез дә, тәүбә-тәүбә Ал­лаһ сакласын, дип як-якка тө­ке­ре­неп куябыз, тизрәк онытырга тырышабыз. Ә фәлән адәм төр­мәдән кайткан икән, дигән хә­бәр таралса, аңардан ераграк йө­рибез, шикләнәбез, куркабыз, йорт-кураны бикләп йөри башлыйбыз. Бу аңлашыла да. Яхшы эш өчен төрмәдә утырып чыкмыйлар. Җинаять кылган кеше­нең тоткында тәүбә кылуына шик зур.

«Сез бит журналистлар. Ке­ше­нең хәленә керә беләсез. Бәлки сөйләшеп алырсыз. Ул әле өендә. Начар кеше түгел ул. Ялгышты егет. Адәм түгел, дүрт аяклы ат та абына бит», – дип үгетләде бер апа безне озатырга чыкканда. Төрмәдән кайткан күршесенең хәленә борчылганлыгын сөйләшеп утырган арада да сиздергән иде. Юк, курыкмый ул аңардан. Аналарча кызгана, ярдәм итәргә тели. Әмма моны ничек эшләргә кирәклеген генә белми. Безнең җавап кискен «Юк!» булды. Без дә бит, андый кешеләрдән ерак йөрергә, дип тәрбияләнгән. Әмма ниндидер көч, авылны инде чыккач, кирегә борды. Апаның безнең хакта фикере кире якка үзгәрмәсен әле. Күршесе бит, тотып ашамас. Өчәүләп керербез. Өенә үк үт­мә­без, чакырып чыгарырбыз, дип үзебезне кыюландырдык.

Уртача хәлдәге авыл ихатасы. Күренеп тора, озак кына кул тимәгән. Буш абзар, бакча әлегә эшәкәртелмәгән. Әмма өй арасы тәртипләп чабылган, ишек аллары юылган, капкага илткән такталар да бик чиста. Бәхеткә, йортына узып торасы булмады, мунча ягып йөри иде. Исәнләштек тә, сүз бетте, ни әйтергә белмибез. Ярый әле коесына күз төште. «Сусадык, су эчеп алсак ярыймы», дигән булдык. Андый ир-ат хакында «әзмәвердәй» диләр. Физик көчле, әмма рухи яктан сынган кеше тора иде каршыбызда. Ничек итсәк иттек, сүзне һава торышына борып, авыл хәлләре белән кызыксынган булып әңгәмә куерттык.

Бер гаепсезгә төрмәдә утырып чыкканнар хакында да ишеткән бар. Монысы ул очрак түгел. Чынлап торып ялгышкан, тиешенчә җәзасын алган һәм тәүбә кылган. Иптәшен яклап чыккан булган ул. Авыл клубы янында егетләрнең йодрык белән «аңлашулары» барчабызга да таныш. Яшь чак, көчле, кызу чак бит.

– Ялгыш сугылганын соңрак аң­ладым. Хәмер башны әй­лән­дергән иде шул. Аек булсам, моны эшләмәс идем. Ашыгыч ярдәмне дә үзем чакырттым. Тик бу табиблар ярдәм итә торган очрак түгел иде. Ә иптәшем (гомумән иптәш дип була микән андыйларны) судка да килеп тормады, – дип безне тагын да ныграк уйга батырды яңа танышыбыз.

Рәшәткә артында утырганда «нужа шулпасын» шактый чөмерергә туры килгән аңа. Вакытыннан иртә агарган чәчләре, битендәге җәрәхәт эзләре моны ачык аңларга ярдәм итә иде.

– Язмышыңны яңа биттән башлап була, диләр, дөрес тү­гел. Мине дистә елга сузылган «Төрмә» дигән битем гел озатып йөриячәк. Үзем онытырга теләсәм дә, башкалар ирек бирми. Эшкә урнашу авыр. Минем бит әле гаилә корасым да килә. Тәртипле кызлар шүрли. Азгын хатыннар килә, әмма аларны күрү белән йөрәгем «жу» итеп куя. Ниндидер яңа маҗарага тарыгасым килми. Кайтканчы әнием бакыйлыкка күчте. Ышанасызмы-юкмы, моны миңа 15 ел элек вафат булган әтием төшемдә әйтте. «Берүземә авыр, әниеңне, балам, үзем белән печән әзерләшергә алып киттем инде», – диде ул. Аннан җан өшеткеч хәбәр алдым. Туган нигезне дә ташлап китәсе килми, монда да яшәү юк миңа, – дип сүзен тәмамлады ул.

Ярты юлны тын гына кайттык. Яртысында дөньядагы иң яхшы психологлар кебек сүз куерткан булдык. Ә ни белән ярдәм итә алдык соң без бу кешегә? Һич югында эч серләрен түкте. Бәлки, кү­ңелендә җиңел булып калгандыр. Анысын безгә әйтмәде. Болай булмаса, ни өчен озаклап сөйләп утырыр иде?!

Бер кеше тәмам тө­шен­ке­лек­кә баткач, психолог янына килгән дә, бөтен эч серен сүт­кән. Психолог бары тик тың­лаган гына, ди. Шуннан аңа бик җиңел булып калган. «Рәхмәт инде, сез дөньядагы иң яхшы психолог», – дип аңа рәхмәтләр укып чыгып киткән. Без дә шул психолог кебек хис иттек үзебезне.

Төрмәдән иреккә чыккач тормыш бармы? Тагын ничек яшәп китәргә? Бу сорауны иректәгеләр үзләренә бер кабат бирмәсә дә, төрмәдәгеләр өчен бу төп сорауга әйләнә. Гади тормыш белән яшәп китү өчен аларга күпме ихтыяр көче кирәклеген үзләре генә белә торгандыр. Алдан әйтүемчә, калганнар өчен бит алар «зэк»лар. «Баш бәласе алмыйм», дип күп кенә эш бирүчеләр алардан баш тарта. Гаиләсе читләшә, я бөтенләй ташлап китә (шундыйлар да бар). Әти-әнисе үлә. Яшәр урыны да калмаса, аңа ни эшләргә?

Дөрес аңлагыз, җина­ять­че­ләр­не яклавым түгел. Җина­ять кылганнар җәзасын да алырга тиеш. Тик менә алар яңадан рә­шәт­кә артына эләкмәсен өчен җәмгыять читләшергә тү­гел, аларга ярдәм кулы сузарга тиештер. Араларында бит ме­нә бу әңгәмәдәшебез кебек ялгыш хата кылган һәм мәңгегә тәү­бә иткәннәр дә бар.

Әлфия СӘЛИМГӘРӘЕВА.
Читайте нас: