Барлык яңалыклар
Яшәеш
12 июль 2019, 18:33

Алтынга тиң – алтын юбилей

Зур якты авыл өендә безне дөньяга китергән, тәрбияләп үстереп, олы тормыш юлына бастырган әниебез Зәйтүнә Рәхмәтулла кызы белән әтиебез Хәнәфи Мансур улы Мансуровлар яши. Бәдрәш авылының күркәм гаиләләренең берсе булган гаиләбезнең учагын 50 ел буе сүндерми саклап килә алар. Илле ел гомер, чынлап та, алтынга тиң.

Безнең әни 1950 елның 5 июлендә Салдау авылында дөньяга ки­лә. Әтисе сугыштан кайтып озак яшәми вафат булган. Гаиләдә биш бала: дүрт малай арасында әниебез курчак кебек төпчек кыз. 7нче сыйныфны тәмамлаганнан соң, җиң сызганып, колхоз эшенә тотынган. 19 яше тулган көннәрдә Бәдрәшкә иптәш кызына кунакка кил­гәч, әтиебез белән танышкан.
Әтиебез озын буйлы, кара чәчле баһадир кебек иде яшь чагында, әни аңа бер күрүдә гашыйк булган. Алар әле дә бер-берсенә булган җылы хисләрен, мәхәббәтен еллар дәвамында саклап яши. Әтиебезнең әтисе дә сугыштан кайтып озак яшәми, балаларын, хатынын ятим итеп, бакыйлыкка күчә. Әниебез килен булып Гәффә дәү әниебез белән сүзгә килми 16 ел тату гомер кичерде. Олыгайган көнендә аңа ныклы терәк булды. Әтиебез колхозда хезмәт куйды, балта остасы булып, кешеләргә йорт салырга ярдәмләште. Үзләре дә яңа йорт тергезеп чыга алар. Гаиләдә бер-артлы өч малай һәм ике кыз дөньяга килә. Биш балага җан өргән әниебез «Ана даны» медале белән бүләкләнде. Без дә әти-әниебезнең тыныч, тәрбияле, хәләл көчләре белән дөнья көткәнен күреп, эшкә өйрәнеп үстек. Йокларга ятар алдыннан әни безгә әкиятләр укый иде, чынмы икән ул, дип аптырап тыңлыйбыз да, шулай хисләнеп әвен базарына китә идек. Үсә төшкәч, дини китаплар укыды, Әбүгалисина, Әбелхарислар белән таныштырды. Бүгенге көндә дә ул «Өмет», «Юлдаш», «Гаилә учагы», «Диләфрүз», «Гыйбрәтханә», район гәзитләрен алып, рә­хәт­ләнеп укый. Аларда килгән кроссвордларны да чишәргә ярата. Әниебезнең кулыннан оек энәсе төшмәде, аның күз нурлары салып бәйләгән оекбаш-биялиләрен киеп үстек. Йортыбызны ямьләп, матур гөлләр үстерде. Без дә әти-әниебезне хөрмәт итеп, тырышып укыдык, бервакытта да тәртип бозмадык. Мәктәп елларында да җыелышлардан әниебез якты йөз белән кайтып керә иде. Үзе дә мәктәптә җыештыручы булып эшләгәч, аеруча сөенеч булгандыр аңа. Әти-әниебез икесе дә хезмәт ветераны булып лаеклы ялга чыкты.
Уртанчыбыз Илфир мәктәпне тәмамлау белән Уфага мәдрәсәгә юлланды. Дини белем алды. Бүгенге көндә исә ул Ямал-Ненец округы Ноябрьский шәһәренең баш мөфтие урынбасары, колледжларда лекциялар укый, нефть-газ институтының профильле колледжында укыта, урындагы хәрби комиссариат белән тыгыз элемтәдә тора.
Аңардан үрнәк алып, әти-әни фатихасы белән Илфат, аннан соң энебез Илнур да дини белем алды. Без, өч ул да, имам вазыйфасын башкарабыз. Илнур Серов шәһәрендә, Илфат Ямал-Ненец округы Янбургта. Туганыбыз Гөлнур гаиләсе белән Уфада яши. Кызганычка каршы, Гөлнарабыз вакытсыз ахирәткә күчте. Әти-әниебезгә ярдәм итеп яшәргә тырышабыз. Ата йортына барлык уңайлыклар булдыру нияте белән йөрибез. Олыгайган көннәрендә рәхәт яшәсеннәр. Әтиебезнең пәйгамбәрләр турындагы әкияте дә безгә зур ярдәм булгандыр. Ул укымышлы мулла нәселеннән, без аның авызына тәмәке капканын, чәркә тотканын күргәнебез булмады, Аллаһка шөкер. Әти-әниебез бер-берсенә ягымлы, һәрчак сабыр булдылар. Әнинең бигрәк тәмле тәбикмәкләре, шәңгәләре, бәлешләрен гел сагынып кайтабыз.
Газизләребезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез. Туган йортта безне каршы алып, изге догаларын укып, озатып калучыбыз булганда без бәхетле. Рәхмәт, әни, безнең кечкенә фәрештәбез син, рәхмәт, әти, безнең гаиләнең алтын баганасы син. Алтын юбилеегыз котлы булсын!
Балаларыгыз Илфат, Илфир-Гөлнур, Гөлнур-Данис, Илнур-Гөлшат һәм оныкларыгыз.
Реклама хокукында.
Читайте нас: