Барлык яңалыклар
Яшәеш
12 июль 2019, 17:43

Гомер сукмакларын үткәндә

1951 елда Роза белән Имамны димләп таныштыралар. Акбулат авылында матур пар булып яшәде Низамовлар. Имам бай кызы алган, тимер койкасы бар икән, дип сөйли авыл халкы. Дәвамы.

Розаның әтисе кызына бирнәгә дип җыелмалы итеп ясаган койка була ул. Имам Ленинградтан, Мәскәүдән, Казаннан китаплар яздырып ала. Ике улы, кечкенә кызына укыган китапларының эчтәлеген сөйли. Ләкин Илсөяргә алты яшь булганда 36 яшьлек әтисе сугышта алган яраларыннан маңдый алмый, бакыйлыкка күчә. Алты гына яшьлек калса да Илсөярнең хәтерендә әле аның кычкырып китап укулары, әнисе белән радиодан постановкалар тыңлавы. «Кытай границасының тынгысыз чагы, сазлыкта ятып шинелләр җиргә береккән килеш туңабыз, дип сөйләгәннәре, әтисенең кулъязмалары, шигырьләре язылган калын гына куен дәфтәре дә исендә:
Без яшәгән шәһәрне әйтәләр Харбин диеп,
Китәрләргә вакыт җиткәч, әйтә алмыйм, бармыйм, диеп.
Алдынгы карашлы, тормышны, гаиләсен яратып яшәгән ул үзенең кыска гына гомерендә. Роза белән алар нибары 13 ел бергә яшәп кала.
Сугыштан соңгы чорлар. Җәйге матур көндә гөрләп сабантуе бара. Кулына чыбырткы кысып тоткан бер абый, такмаклап-такмаклап, ниндидер бабайны чыбырткылый. Карап торучылардан аеручы да юк, югыйсә. Бу кеше сугыш вакытында авылдашларын ошаклап, төрмәгә җибәргән карт булган икән. Теге авылдашның да әнисен төрмәгә җибәргән һәм ул кире кайтмаган. Шуның үчен алган икән, дип сөйләделәр бу хакта. Ул вакыйгалардан соң күпме еллар узган, бәлки, балаларын ачтан саклап алып калган әбисен дә шундый бозык кешеләр әрәм иткәндер дип әрни Илсөярнең йөрәге.
Менә шундый хәтирәләр саклый Илсөяр Имам кызы күңел түрендә. Үз туганнарын, якыннарын онытмый, әти-әнисенең һәрбер әйткән сүзе аның кечкенә йөрәгенә уелып барган диярсең. Тәтешле хәбәрләре гәзите битләрендә «Туганнарын эзлим» дип аталган мәкалә басылып чыккач, әнисе, бу синең зүр әтәң, балам, шигем юк, юллык акча бирәм, ничек тә барып, күреп кайт, ди Илсөяргә.
Мәскәү өлкәсе Поречье авыл Советына караган Астафьево авылында туганлык каберендә җирләнгән аның дәү әтисе Низамов Гарафетдин. Бу хакта Илсөяр тыныч кына сөйли дә алмый. Анда адым саен каберлек. Сазлык эчләренә яртылаш баткан немец танклары күренеп тора, уңга карасаң да кабер, сулга карасаң да кабер, ә аның өсләрендә кып-кызыл янып торган ләлә чәчәкләре үсә. Биредәге колач җитмәслек яралы агачлар да саклый мондагы мәхшәр истәлеген.
Эзләнү төркеменең җитәкчесе Анатолий Гонков оештырган бу очрашу тирән эз калдыра Илсөярнең күңелендә. Ул анда урнашкан «Дан музее»на «Тәтешле хәбәрләре» гәзитен, район һәм Башкортстан турында язылган альбомын бүләк итә.
Мондый истәлекле альбомнарны күп ясарга туры килә аңа үз гомерендә. Акбулат мәктәбендә урта белем алган Илсөяр укытучы булу теләге белән Уфага педагогия институтына юллана, ләкин конкурстан үтми, кире кайта. Аны Сабанчы авылына укытучы итеп билгелиләр. Әнисе, Роза апа кызының укымышлы булуын тели, укырга кирәк, балам, дип өзгәләнә. Бөре педагогия институтында читтән торып укып йөргәндә инде Илсөяр тормышка чыккан, ике бала анасы була. Беләш мәктәбенә эшкә баргач, таныша ул Дабрис Тимергали улы белән, ике ел дуслашып йөргәч, гаилә корып, комсомол туе ясыйлар. Ике баланы калдырып укырга китүе бик авыр булса да укырга тырыша Илсөяр. Өченче курсны тәмамлап кайтканда юл хәләкәтенә очрый.. Юк, балаларымны ятим итәсе башым юк, дип укуын ташлый. Яраткан тормыш иптәшенә тагын бер малай бүләк итә. Сокланып туймаслык гаилә булып яши алар. Ирен дә, үзен дә партия оешмасына кабул итеп алалар. Укытучы, активист буларак, Илсөярне пропагандист итеп куялар. Әле партиянең төшенчәләрен дә аңлап җиткермәгән Илсөяр төннәр буе китап укый, чыгышларга әзерләнә. Зал тулы халыкка докладлар укый. Олы олы партия әгъзалары мине тын да алмый тыңлыйлар иде шул чакта, дип искә ала ул. Спорт ярышларында катнаша, мәктәп, авыл тормышы да аны кызыксындыра. Ул эшләгән чорда Беләш мәктәбе районда иң зур мәктәпләрнең берсе була. Елдан артык мәгълүмат җыеп, аның тарихын барлый Илсөяр Имам кызы. 1996 елда Беләш мәктәбе тарихы гәзит битләрендә басылып чыга. Ничек кенә тырышсам да, барыбер ялгышлыклар китте, ди ул. Тарих бит ул, кем күзлегеннән карыйсың, шулай теркәлә. Монда инде Илсөярнең гаебе юктыр, дип уйлыйм
Тормыш дулкыннарында рәхәтләнеп йөзгән хатынның бәхетенә көнләшкәндәй, язмыш аны тормыш иптәшеннән аера. Яратып, җан атып яшәгән Дабрисе кисәк вафат була. Күкрәгенә өч улын кысып, яшәргә көч таба ул. Уллары Динис, Ранис, Байрас өчесе дә армиядә хезмәт итеп кайта. Берсен озата берсен каршы ала. «Әй, ул чакларны уйласаң, уйлар җитмәс. ярый әле тормыш иптәшемнең туганнары ярдәмчел, изгелекле булдылар», – ди Илсөяр.
Авылның активисты буларак, аны клубка эшкә чакыралар. Озак кына укытучы эше белән клуб эшен бергә алып бара ул. Һәр эшне җиренә җиткереп башкарырга өйрәнгән хатын-кыз Беләш авыл клубын гөрләтеп җибәрә. Шәжәрә бәйрәмнәре оештыра, район конкурсларында катнаша. Лаеклы ялга чыкканчы авыл халкы белән мәдәни чаралар үткәреп, янып эшли ул. Аның хезмәтен бәяләгән бихисап Почет грамоталары аерым бер папкада саклана.
Илсөяр Имам кызының әле икенче сулышы ачылган чак кына. Иркәләп, сөеп үстергән уллары башлы күзле, үз гаиләләре белән яши, оныклар белән сөендерә. Аның бар теләге – дөньялар имин булсын. Хатын-кыз, кояш җиргә нурын сипкән кебек, балалар дип яши бит ул. Алар өчен дә әниләре бердән-бергенә.
Фәрзәнә Исмәгыйлева
Читайте нас: