Барлык яңалыклар
Яшәеш
15 июль 2019, 12:02

Кара әҗәл

Эчкечелек Каһәр генә суксын эчкелекне, Ләгънәт кенә төшсен үзенә. Ул бит бүген кара әҗәл булып Карап тора халкым күзенә. Солдат озатулар, туган көннәр, Сугым ашы, бәби туйлары... Басу батырлырын данларга дип Үткәрелгән сабантуйлары... Бөтен җирдә табыннарны ямьләп Ялтырашып тора «акбашлар». Эчү авыл белән, бар ил белән – Булмасак та әле «алкашлар». Әле килеп ис-акыллар китә – Шул агудан халкым кырыла. Нәрсә чәчсәң, шуны урасың шул – Яман шеш тә бер көн ярыла. Эчкән килеш машинада очкан, Суга баткан – айнык булмаган. Спирт белән, бахыр, агуланган, Утызы да әле тулмаган... Спирт сатучы кулы тартышсачы Биргән чакта шушы хәмерне. Үз куллары белән авылдашына Казый алар кара каберне. Каһәр генә суксын шушыларны, Ләгънәт кенә төшсен үзләренә... Эчкечелек кара әҗәл булып Карап тора халкым күзләренә.

Агымдагы елның 1 гыйнварына район буенча хроник алкоголизм белән чирле 383 кеше теркәлгән (100 мең кешегә 1 687,0).

Бу 2017 елга карата 8,6 процентка күбрәк (2017 елда 352 очрак – 100 мең кешегә 1 553,4).

Беренче кварталда мондый диагноз бе­лән 158 очрак теркәлде (100 мең ке­ше­гә 695,9). Бу узган ел­ның шушы чорына карата 5,3 процентка күбрәк.

2018 елда этанолның агулы тәэ­сире белән пациентларны дә­ва­лау­га 209 712,86 сум акча сарыф ителде. Мондый авыруны дәвалау­ның бер көне – 2 953,70 сум.

2019 елның беренче кварталында дә­ва­лау өчен 17 810,19 сум акча тотылды. Авыруны дәвалауның бер көне 3 562,00 сум тора.

2017, 2018 елларда, 2019 елның беренче кварталында тәүлек стационарда эта­нолның агулы тәэ­си­реннән дә­ва­ла­нучыларның 15е Югары Тәтешле авыл биләмәсендә яши. Шулай ук Түбән Балтач авыл биләмәсеннән – биш, Каль­тәү, Шулган, Бүлкайпан авыл би­лә­мә­лә­реннән – өчәр, Ялгызнарат, Кальмияр авыл би­лә­мә­лә­реннән – икешәр, Акбулат, Яңа Тә­тешле авыл биләмәләреннән бе­рәр, Аскын районыннан бер кеше дәвалану үтте.

2018 елда һәм агымдагы елның беренче кварталында алкогольдән агуланып үлү очрагы теркәлмәде (2017 елда бер очрак иде).

2017 елда алкогольне даими рә­вештә куллану нәтиҗәсендә – сигез (100 мең кешегә 34,9), 2018 елда – ике (100 мең кешегә 8,8), 2019 елның беренче кварталында өч кеше һәлак булды (100 мең кешегә 13,2).

Соңгы вакытта район һәм авыл биләмәләре хакимиятләре, эчке эшләр органнары һәм башка структуралар белән берлектә алып барылган эш нәтиҗәсендә алкогольне куллануның медицина ягыннан авыр нәтиҗәләре кимеде.

Суицидлар, тышкы сәбәпләрдән үлү очраклары да (травмалар, үте­реш­ләр, туңу, юл-һәлакәте, суда бату һ. б) спиртлы эчемлекләр куллануга бәйле. Әгәр дә 2017 елда район буенча 21 кеше үз-үзенә кул салган булса, 2018 елда бу сан тугызны тәшкил итә (58,2 процентка ки­мү).


Нияз Зыятдинов, районның баш табибы.


**********************

Быел район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре халыкка физик шәхесләр тарафыннан законсыз спиртлы эчемлекләр сатуның 11 фактын ачыклады.

Бу эчемлекләрне тикшерү нәтиҗәсе күр­сәтүенчә, алар кеше гомере һәм сә­ла­мәт­леге өчен хәвефсезлек та­ләпләренә туры килми. Алты очрак буенча тикшерү материаллары, юридик бәя алу максатында, РФ Тикшерү комитеты идарәсенең БР буенча Балтач районара тикшерү бүлегенә җибәрелде.

Дүрт материал буенча тикшерү нә­ти­җәләре әлегә килеп җитмәде.

Ачыкланган фактлар буенча законсыз спиртлы эчемлекләрне гамәлгә ашырган кешеләр административ яисә җинаять эшенә тарттырылачак.

Административ җаваплылык РФ Административ хокук бозулар кодексының 14.2 яисә 14.17.1 статьясы буенча салына:

- әгәр тартып алынган эчемлек кулланырга яраксыз дип табылса, аны сатучы РФ Җинаять кодексының 238нче статьясы буенча җинаять җаваплылыгына тарттырыла ала (300 меңгә кадәр штраф, ике елга кадәр мәҗбүри эшләр, ике елга кадәр иркеннән мәхрүм итү, ялгышлык белән кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу яисә үлеменә китерү: 100-150 мең сум штраф, 500 мең сумга кадәр штраф белән алты елга кадәр иркенән мәхрүм итү);

- әгәр кеше элегрәк спиртлы эчемлек сатып РФ Административ хокук бозулар кодек­сы­ның 14.17.1 статьясы буенча админис­тратив җа­вап­лылыкка тарттырылган булса, ул РФ Җинаять кодексының 171.4 статья­сы буенча җинаять җаваплылыгына тарт­тырыла ала (штраф 50-80 мең сум, бер ел­га кадәр холык төзәтү эшләре).


Ренат Әхәтов, район эчке эшләр бүлегенең участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге начальнигы.



*******************

Аллаһы Тәгалә кешеләргә зыян китерә торган нәрсә­ләрне, шул исәптән барлык исерткечләрне тыйды. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: «Дөреслектә гөнаһлар һәм хата­лар барчасы бер йортта кылынды һәм ул йортның ачкычы хәмер эчүдер. Ягъни кем хәмерне эчә – ул үзенә барча хаталарның да ишекләрен ача».

Бүгенге көндә хәмер белән үзебезгә бөтен гөнаһ-хаталарның ишеген ачтык һәм шуның белән үлемебезне якынайт­тык. Хәмер кулланган кеше­ләрдән килгән зарарны бит санап бетергесез. Хәмер эчү сәбәпле күпме янгыннар чыга. Аларда әти-әниләре бе­лән бергә яшь балаларның да һәлак булганнарын еш ишетә­без. Күпме юл фаҗигасе теркәлә, сугышлар, кеше кыйнаулар, үтерүләр, үз-үзенә кул салулар... Аларның күбесе бит исерек килеш эшләнә. Дөньяга авыру, зә­гыйфь балалар туа.

Ә иң куркынычы – ул безне Раббыбыздан ерагайта, йөрәгебезне каралта, акылыбыздан аера. Коръәнебездә һәм рәсүлебезнең хәдисләрендә барлык исерт­кеч эчемлекләрне сыекча булса да, таблетка, порошок, төтен булса да, хәмер дип йөртелә. Гарәпчәдән «акылны каплау», «югалту» мәгънәсен аңлата.

Даими рәвештә аракы эчкән кешенең бөтен яшәү рәвеше исерткеч белән бәйле. Ул аракы сатып алыр өчен эшкә китә, аны эчеп «ты­нычлык» таба, «көч өсти», «шатлана», эчә алмаса, кайгыра. Ягъни уенда һәрва­кыт аракы. Ислам исерткеч эчемлек­ләр­не чиктән тыш куллануны гына тыймый, ул исерткечләргә гомумән

каршы.

Имансыз кешеләр арасында исерткеч эчемлекләр зурлана, кайбер төрләре аеруча бик кыйммәт сатыла. Аларны тантаналы рәвештә тәкъдим итәләр. Исламда барысы да башкача. Барлык исерткеч эчемлекләрне, шул исәптән еллар буе тиешенчә тотылган шәраб һәм коньякларны да, мөселманнар нәҗес, ягъни шуңа тиң шакшылар дип исәплиләр.

Хәмерне эчү генә түгел, ә аны ясау, саклау, сату, ташу да гөнаһ. Бүгенге көндә сәүдәгәрләребезнең хәмер сатып яшьлә­ребезне бозып, үзләре бай һәм бәхетле яшәргә омтылуларын күрәбез. Бәлки беренче мизгелдә ниндидер табышлар алсалар да, машиналар алып, зур йортлар корсалар да, көннәрдән бер көнне үзләре үк исерткән һәм хәмер эчүдә ярдәм иткән исерекләрдән бәла-каза күрүләре ихтимал.

Аллаһы Тәгалә халкыбызга, мил­лә­тебезгә тәүфыйк, инсафлык би­реп, хәрам ашаудан һәм хәрам эчүдән арынып, тәүбә итеп, төзәлеп, иманга, Исламга кайтып, Аллаһ кушканча яшәүне насыйп итсә иде.


Фәнис Нуртдинов, «Лилия» мәчете имам-хатибы.


**************************

Район территориясендә Бөек изге князь Александр Невский хөрмәтенә Православие приходы эшли. Бу вакыт эчендә 28 якташыбыз дингә килде. Һәр атна саен проповедь укыла. Раштуа һәм Крещение бәйрәмнәре службаларында 53 һәм 60 прихожан катнашты.

Эчкечелектән пост тоту һәм теләк теләү белән котылырга мөмкин. Алкоголизм белән көрәшү темасы барыбыз өчен дә җитди һәм көнүзәк. Безгә үз эшчәнлегебез буенча үлем белән еш очрашырга туры килә. Шуны онытырга ярамый: «яшел елан» белән дуслыкның ахыры бер генә – үлем! Бу яман чирдән туганы, күршесе, коллегасы һәлак булмаган бер генә кеше бар микән? Илне үзгәртеп кору башланганнан алып Югары Тәтешленең Советская урамында гына шул сәбәпле 42 кеше якты дөнья белән хушлашты.

Безнең ата-бабаларыбыз грамотасыз булган, мох­таҗлыкта яшәгән, әмма Берлинга кадәр барып җиткән. Ә без тыныч тормышта да күрше-кү­лән­нә­ребезне сугыш елларына караганда күбрәк югалтабыз.

1972 елдан алып ГОСТ буенча 18300-72 этил спирты көчле наркотик булып исәпләнгән, ә менә 1993 елда аны дәүләт стандартларыннан алдылар. Хәзер этил спирты азык продукты булып һәр урында сатыла. 44 илдә алкоголь наркотик буларак тыелган. Бездә исә аның биш меңнән артык төре сатуга чыгарыла.

Нәрсә эшләргә? Мин елның, айның яисә атнаның бер көнен аеклык, сәламәтлек һәм гаилә көне итәргә – «коры закон» кертергә тәкъдим итәр идем. Моның өчен бездә бар мөмкинлекләр дә бар бит. Телисең икән – спорт белән шөгыльлән, сәламәт тормыш алып бар, бары тик теләгең кенә булсын.


Альфред Камидуллин, приход рухание ярдәмчесе.


***************************

Тормышының нинди булуын һәркем үзе сайлый. «Үз юлыңны дөрес сайла!» дигән сүзләрне яшьләргә бик еш әйтәләр. Һәм аларның асылында күп очракта начар гадәтләрдән азат булган сәламәт яшәү рәвешен сайларга кирәк дигән мәгънә ята.

Районыбыз мәктәпләре эчкечелекне кисәтү, психоактив матдәләрне куллануны профилактикалу буенча зур эшләр алып бара. Сәламәт тәндә – сәламәт акыл. Шул хакыйкатьне истә тотып, укучыларны спортка, актив тормышка өндәү зарур. Бу максатта уздырылган бихисап чаралар арасыннан мәгънәле әдәби әсәрләр укып, аларга анализ ясау, фильмнар буенча әңгәмә кору, әдәби-әхлакый кон­фе­ренцияләр оештыру бик тә отышлы. Начар гадәтләр темасы тарих, биология, әдәбият фәннәрендә, дин темаларын узганда чагылыш таба.

Сәламәт, дөрес тормыш гаиләдән башлана. Үсмер балага ата-анасының тискәре үрнәгенең аянычлы нәтиҗәләре турында әйтеп торасы да юк. Булачак гражданинның тышкы дөньяга булган мөнәсәбәте гаиләдә формалаша. Бала өчен иң зур авторитет – әти-әни һәм ул үз тормышын төзүне аларны кабатлаудан башлый. Эчкечелек белән шөгыльләнгән гаиләләрдә балалар да аракыга иртә тартыла. Әгәр әни-әти үзе бер дә эчми, балаларына аракының зыянлы булуы хакында аңлатып үстерсә генә бу гаиләдә киләчәктә аек тормыш сөюче бала үсәчәк. Укытучы һәм ата-ана бәйләнеше укыту-тәрбия бирү процессында хәлиткеч роль уйный. Ата-аналар җыелышлары, әңгәмәләр, шәхси очрашулар, укучыларның йортларында булу әһәмиятле шартлар.

Табиблар әйтүенчә, алкоголь бик кыска вакыт эчендә баланың характерын үзгәртә, аны төрле начар гамәлләр кылырга тартырга мөмкин. Мондый балаларга уку авыр би­релә, алар игътибарларын туплый алмыйлар, тиз арыйлар, фикер кырларын киңәйтә торган катлаулы мәсьәләләрне чишә алмыйлар, аларда иҗади дәрт-дәрман да булмый. Менә шул сәбәпле

«авыр үсмер» проблемалары килеп туа да инде.

Дин бервакытта да начарлыкка өн­дә­мә­де. Шуңа без дә укучыларыбызның мә­чет, чиркәүгә йөрүләрен хуплыйбыз гына. Балаларны язмыш җилләренә каршы торырга, начар гадәтләрдән ерак булырга бер­гәләп өйрәтсәк иде. Ата-аналар, ба­лаларыгызның күз яшен рюмкаларга салып эчмәгез. Аек тормышка омтылыйк!


Әдеһәм Фәрвәзетдинов, мәгариф бүлеге начальнигы.
Читайте нас: