Барлык яңалыклар
Яшәеш
15 июль 2019, 18:58

Нәрсә ашыйбыз? "Е"!

Күкерт диоксиды, калий бромады, натрий нитраты, сернокислый натрий, трансмайлар, ясалма буяулар, натрий глутоматы, синтетик подсластительләр... Юк, химия белән кызыксынып китүем түгел. Бары тик барчабыз да кулланган азыкларның составын гына укып чыктым.

Чынлап та, химик һәм физикларга гына таныштыр бу сүзләр. Аларны укыганда ниндидер тәҗрибәләр үткәрү, лабораторияләр күз алдына килә, берничек тә ризык түгелдер кебек. Кулымда – үзебезнең илдә чыккан бер компаниянең кесәле. Бу кесәл «Красная смородина» дип атала. Тышына матур итеп «Кесәл – ул җимеш-җиләкләрдән ясалган куе десерт» дип язылган. Ә хәзер составына күз салыйк. Шикәр, бәрәңге крахмалы, лимон кислотасы, ванилин – болары аңлашыла, таныш. Арытабан укыйк: «кызыл карлыган» тәмләткече, глютен... Продуктка шулай ук балаларның активлыгына һәм хәтеренә начар йогынты ясый торган буяу кушылган. Болар барысы да ачыктан-ачык язылган. Авызыңа алу түгел, урап узарсың.
Менә барыбыз да, аеруча балалар яратып эчкән «Горячий шоколад». Составы болай: шикәр пудрасы, мальтодекстрин, үсемлек мае, үсемлек аксымы, Е340 стабилизаторы, Е417 эмульгаторы, Е511 антислеживающий агенты, какао-порошогы. Боларны укып чыкканнан соң бер генә сорау туа: кайда соң монда кесәл, кайда соң монда шоколад? Һәм һәр продукт диярлек шулай: тыштан ялтырый, эчтән калтырый. Ялгыш кына өстәлгә түгелгән газлы суларның буявын юып бетерермен димә, авыз-телләр кып-кызыл, ямь-яшел булып кала. Менә сыр продукты. Күренеп тора чын сыр түгел, «Сырный продукт» дип язылып ук куелган. Чөнки составында сөт юк. Үзе сыр, үзе сөттән эшләнмәгән. Нишлисең, сөт дефициттыр инде илдә.
Витамин булсын, ашауны төрләндерәм, дип алган ризыкларың үзеңә карата астыртын дошман булып чыга. Шуннан, ирексездән, баздагы бәрәңгең белән үлән чәең мең файдалы, дигән уйга киләсең.
Әлфия Сәлимгәрәева.
Читайте нас: