Барлык яңалыклар
Яшәеш
18 июль 2019, 18:59

Мәхәббәт "өчпочмагы"

Бәләбәй районында чын мәгънәсендә кино сюжетын хәтерләтүче хәл булды.

40 яшьлек ир көнләшүдән хатынын пычак белән чәнечкән.
Ир өенә кайткач, 41 яшьлек хатыны аңа башка кеше янына китүен белдергән. Әлеге хәбәрдән ачуы чыккан ир хатынының күкрәгенә пычак кадый. Көнчел ир канга баткан хатынын күреп, өйдән чыгып кача. "Ашыгыч ярдәм" машинасын күршеләре чакырта.
Берничә сәгатьтән соң гына полиция хезмәткәрләре ирне урманнан таба. Хатынның хәлен медицина хезмәткәрләре "авыр" дип билгели.
"Кызыл таң" гәзите сайтыннан.
Читайте нас: