Мәктәпне тәмамлагач та авылдагы дус кызы белән шәһәргә юллана ул. Көнне-төнгә ялгап тырыш кызлар заводта эшли. Ничек тә акча табып, ил күрәсе иде. Нәкъ биредә эшләгәндә Артур белән танышалар да инде алар. Беренче очрашуда ук бер-берсен ошата яшьләр. Флидә очкынлы соры күзле, янып торган кара чәчле, Артур да шомырт күзләре белән кызның йөрәген яндыра. Һәм, ни кызык, егет Үзбәкстаннан булып чыга. Күп тә үтми, ике яшь йөрәк кавышып, егетнең туган ягына юллана. Флидәнең балачактагы хыялы тормышка аша. Ул Үзбәкстанны күрү генә түгел, монда яшәү бәхетенә дә ирешә. Яшьләр биредә төпләнеп нигез кора, икесе дә җиң сызганып эшли башлый. Гаиләләренә ямь өс-тәп, бер-бер артлы мәхәббәт җимешләре – уллары Искәндәр, кызлары Дамира туа. Бәхет өчен тагын ни кирәк инде. Флидәнеке ул түм-түгәрәк алма кебек иде...
Ләкин тормыш шатлык-куанычлардан гына тормый шул. Артур кинәт үзгәрә башлый, бәлки чын йөзен күрсәтүе дә шул буладыр. Эштән эчеп кайтулар ешая. Хатын-кызлар белән чуала дигәнне күп ишетсә дә, иренә ышана Флидә, шундый ерак җирдән хөрмәт итеп алып кайтты, ярата дип уйлый. Мәхәббәткә, чын хисләргә ихластан ышана.
Чит-ят тарафта якыннары булмаудан өзгәләнүлә-рен дә Флидә үзе генә белә. Юатучылары да, авыр чакта ярдәм кулы сузучылары да каенатасы белән каенанасы аның. Эштә чакта балаларга күз-колак булу да, исереп кайткан ирен тынычландыру да алар өстендә. Ерактагы әти-әнисе белән хат аша гына аралаша Флидә. Бар да яхшы, дип әти-әнисен тынычландырса да, алар күңеле сизгер була шул. Озак уйлап тормый, бар булган акчаларын җыеп, җитмәгәнен күрше-күләннән алып, кызлары-ның хәлен белергә юллана алар. Өзелеп сагынды бит аларны Флидә, тавышларын ишетәсе, кысып кочаклыйсы килә аның газиз-ләрен. Иреннән генә бераз шүрләп тора. Әти-әнисе алдында оятка гына калдырмаса иде...
Ниһаять, көтеп алынган очрашу мизгелләре җитә. Менә бит ул әти-әни кочагы нинди җылы, туган як ислә-ре нинди татлы. Артур да бу арада эштән айнык кайта башлый. Көндезен якыннарына Үзбәкстанның гүзәл җирләрен күрсәтү, кичен әниләр белән гәпләшеп чәйләр эчү шундый рәхәт Флидәгә. Ләкин әти-әни гел янәшәдә булалмый шул. Ай дигәнең бер көн кебек үтеп китә. Кайтырга вакыт җитә.
Артур бу айда аеруча акыллы, игътибарлы була. Эх, гел шулай гына барса иде дөньясы. Кайтырга билет алырга кирәк булгач та, бу эшне үз өстенә ала ул. Билет алырга дип сакланган бар акчаны, паспортларны алып шәһәргә юллана. Тик кичкә кайтыр дип көткән ир, таңга да, бер атнадан да, бер айдан да әйләнеп кайтмый. Флидә үзенә урын тапмый. Шундый зур акча белән чыгып киткәч бер-бер хәл булмаса ярар иде дип үз-үзен газаплый. Авылдашларының Артурны шунда күрдек, салмыш иде, Артур теге хатын белән чуала дигән сүзләрен ишеткәч кенә ни булганына төшенә. Әти-әни дә хәлне аңлый.
Ярый каенатасы белән каенанасы яхшы кешеләр. Малларын сатып, юлга акча да бирделәр, танышлары аша улларын эзләп табарга да ярдәм иттеләр. Ләкин Флидәнең күңел дөньясы челпәрәмә килгән иде инде...
Никадәр генә әти-әни белән кайтасы килмәсен, ике баланы җитәкләп бер тиен акчасыз кая юллансын инде ул. Кузгалып киткән поезд артыннан озак барды, ә инде ул күздән югалгач, кире яшәгән җиренә юлланды... Менә бит читкә бәхет эзләп чыгып китүләр кая илтә. Әти-әнисенең дә кызларын бу халәттә калдырасы килмәде. Кайткач бөтен көчен салып, берни-кадәр вакыттан соң, ниһаять, кызларын бу тоткыннан коткара алдылар, Флидәне туган нигезенә кайтардылар.
Туган якның җиле дә татлы икән бит! Читтә торсын затлы җимешләре, җылы кояшы, монда әрем исе дә җанга якын!
Берничә айдан Артур гаиләсе артыннан Башкортстанга юлланды. Озак гафу үтенде ул, гаиләсез беркая да китмәс булды. Нишләсен Флидә, балаларга – әти, аңа ир кирәк бит. Авыр булса да гафу итте ул аны. Ләкин башкача чит җир туфрагын таптап, чит һава сулап яшисе килмәде аның. Хәзер инде мәңгелеккә туган җи-реннән аерылмаячагын бик яхшы белә ул!