Барлык яңалыклар
Яшәеш
25 июль 2019, 12:08

Заманына күрә хезмәте?

Бер авылда сабантуй гөрли. Пенсия яшендәге абзый 103 тапкыр гер күтәреп, яшьләрнең «борынына чиртте». Сөйләшеп киттек.

«Без бит балачактан эшләп үскән малайлар. Урманда да, ти­мерлектә дә, абзар тирәсендә дә эш өзелми иде. Чыныккан буын бит без», – диде. Дөрес әйтте. Балачактан эш рәте белеп үсмәгән, физик хезмәттән ерак булганнар бүген килеп кенә гер күтәрә алмый. Спорт та чыдамлылык, ихтыяр көче, даими шөгыльләнүләр таләп иткән зур хезмәт.
Әйе, ата-аналарның, хәзерге чор балалары эшләргә яратмый, дигәнен бик еш ишетәбез. Ни өчен балалар эшләп шатлык хисләре кичерми, хезмәттән ямь тапмый? Көнкүрешебез уңай­ланды: су кертмибез, утын ташымыйбыз, кер юмыйбыз, ди­гән­дәй. Элеккечә печән хә­зер­ләүләр юк, колхоз басуында чөгендер утаулар, гомумән, онытылды. Тормыш бер урында тормый, ул шулай булырга тиеш тә. Кул көчен заман җиһазлары алмаштыру начар мени? Начар түгел. Уңайлыклар булдырылган саен, ялкаулык артуны исәпкә алмаганда.
Ныклап тәпи дә китмәгән сабыйның смартфоннан мультфильм яки видеоролик ачып карый алуына җир-күк сөенәбез. Янәсе, булдыра, оста. Ә горшок алып утыра белми әле, памперска «йомышлап» йөри. Сөенергәме соң бу чакта?
Бер әни сөйли: «Балаларга дару үләне җыярга куштым. Берсе дә сикереп җибәрмәде. Теге-бу сәбәп табып «ычкыну» ягын карадылар. Соңыдан, бер яфрак – бер сум, дидем. Унбиш минут эчендә 400 яфрак җып ки­термәсеннәрме?! Әйткәч, тү­ләдем инде». Сүз дә юк, эшкуарлык чәчәк аткан заманга күчтек. Кем ничек булдыра ала, шулай акча эшли. Балаларда да акча эшләүгә омтылу балачактан сеңсә бик яхшы. Тик алтын урталыкны саклау кирәктер. Үз әти-әниең, зүрнәң-зүрәтиеңә булышкан өчен дә акча өмет итү бер калыпка да сыймый.
Минемчә, әти-әниләрдә туган тагын бер ялгыш фикер: «Балам укысын гына, түгәрәкләренә генә йөресен, эшләрне үзем башкарырмын. Болай да укуы күп». Ә бит уку белән физик эшне чиратлаштыру бар якка да файдага гына. Шуны сынаганым бар: эш сөйгән бала укуда да яхшы өлгәшә. Шул рәвешле балага, бу эшне кемдер эшли, дигән уй сеңә. Рәхәт бит хәзер, үзбәкләр килеп штукатурлый, обойга кадәр ябыштырып бирә, тимерче килеп капка куя, койма тота, дигәндәй. Оекбашларны сатып кына алабыз. Ә нигә шул эшләрне балаларың белән берлектә тотып эшләп карамаска. Кыш буена ике капчык бәрәңге җитә, үстереп интегәсе юк, дигән сүзләрне дә ишетә башладык.
Безнең зүрнәй, зүрәтиләр – сугыш чоры балалары. Алар үсмер чакка җитәр-җитмәс өлкәннәр белән беррәттән эшләгән. 13‑14 яшьтән хезмәт кенәгәсе ачтырганнары күпме! Алар бүген дә эшсез тора алмый. Инде бик өлкән булсалар да, көчләреннән килгәнчә дөнья көтә: кош-кортын карый, оекбаш-бияләйләрен бәй­ли, балаларына ярдәмләшә.
Зүрнәй, дигәч, тагын бер хәл искә төште. Җиләк чоры. Эссе кояш астында янып-пешеп бар олы яшьтәге апа җир җиләге җыеп йөри. Сөйләшеп киттек. Оныкларыма җыям, җәйгелеккә кунакка кайтканнар иде, ди. Менә уйлап карагыз инде, 10‑13 яшьлек балаларның өйдә әзер җиләк кайтканын көтеп утыруларына ни диярсең?!
Башлы-күзле булгач та күп ул яки кыз әти-әни җилкәсенә тагын да ныграк менеп утыра. Машиналы итәм, фатирлы булсын, дип юклы-барлы пенсиясенә өметләнеп кредит ала, бурычка бата ата-ана.
Кулыннан эш килә торган тырыш кешеләрнең тормышта бәхетле, матур яшәүләрен һәммәбез күреп тора. Андыйлар нинди генә эшкә тотынмасын, җиренә җиткереп башкара. Ләкин кайберәүләр кечкенә генә кыенлыклар алдында да каушап, аптырап, югалып кала, ягъни аларга башка берәүнең ярдәме кирәк. Кеше менә шундый хәл­гә төшмәсен, тормыш итүгә һәрь­яклап әзерләнсен өчен аңа балачактан хезмәт тәрбиясе бирү зур әһәмияткә ия.
Әлфия СӘЛИМГӘРӘЕВА.
Читайте нас: