Барлык яңалыклар
Яшәеш
31 июль 2019, 16:39

Гади укытучыдан миллиардерга әйләнгән

Ә ул балачагында дәресләр калдыручы бер авыл малае булган.

Элекке мәктәп укытучысы Бежу Равеендран күз ачып йомган арада Һиндстанның миллиардерына әйләнгән. Ул бары тик онлайн-укыту өчен кушымта булдырган.
37 яшьлек Равеендран Һиндстанда арзан интернет-тоташтыру сыйфатының кинәт үсүен һәм арзан смартфоннарның күпләп таралуын файдаланган. Ул булдырган Think & Learn кушымтасы кинәт популярлашып, аны кулланучылар саны 35 миллион кешегә җиткән.
Моннан тыш, Равеендран компаниясе Америка компаниясе белән хезмәттәшлек итү турында да килешкән. Ул булдырган яңа кушымта дәресләрендә Дисней мультфильмнарындагы билгеле персонажлар катнаша. Балалар популяр мультфильм геройлары белән бергәләп инглиз теле яисә математика белән шөгыльләнә ала.
Булачак миллиардер гади авыл малае, аның әти-әнисе укытучылар булган. Мәктәп елларында укуга артык әвәслеге дә, теләге дә булмаган, футбол уйнар өчен еш кына дәрес калдырган. Шулай да өйдә үзаллы шөгыльләнергә яраткан, күп укыган.
Соңрак ул инженер булып китә, ә аннары дусларына, танышларына иң яхшы вузларга укырга керергә имтиханга әзерләнүдә ярдәм итә башлый. Күп тә үтми, Һиндстанда билгеле репетиторга әйләнә.
"Кызыл таң" гәзите сайтыннан.
Читайте нас: