Барлык яңалыклар
Яшәеш
2 август 2019, 16:36

Антальяда дистәләрчә туристыбыз һәлак булган

Бу хакта Русиянең Төркиядәге генконсулы Олег Роза белдерә.

Моның бер сәбәбен генконсул турист­ларның сәламәтлегенә игтибарсыз булуы белән аңлата. Пенсия яшендәге кешеләр Төркиягә барыр алдыннан ныклап уйларга тиеш, чөнки мондагы эссе һәм дымлы һава хроник авыруларга ярамый.
Аннары, безнекеләр спиртлы эчемлекләрне чамасыз күп куллана. Бу да сәламәтлекнең кискен начараюына китерергә мөмкин. Быел инсульт, инфаркт кичерүчеләр күп булган. Моннан тыш, Төркиядә исерек килеш батып үлүчеләр саны арта.
Генконсул җылы якка сәфәр чыгарга теләүчеләрне җитди уйланырга чакыра.
Читайте нас: