Барлык яңалыклар
Яшәеш
30 август 2019, 17:07

Гомер баскычлары

Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.Әлхәмдүлилләһи раббил гәәләмииин.Үссаләәтү үссәләәмү гәләә расүүлинә Мүхәммәдиү үә гәләә әәлиһи үә әсъхәәбиһи әҗемәгииин. Газиз дин кардәшләрем, әссәләмүгәләйкүм үә рахмәтүллааһи үә бәракәәтүһ.Вакыт бик озак үткән кебек тоелса да , гомер бик тиз үтә. Күпме генә яшәсәк тә, яшәүдән туеп булмый. Аллаһ раббыбыз безне акыл белән зиннәтләгән икән, шул гомерне Аллаһ риза булырлык итеп үткәрү зарур. Аллаһ риза булсын өчен Ул кушкан гамәлләрне җиренә җиткереп үтәү, тыйганнардан тыелу, тәкъдиреңә риза булу кирәк. Пәйгамбәребез(с.г. в.) нән бер кеше сорады:–Әй, Аллаһның илчесе, иң хәерле кешеләр кем була?Пәйгамбәребез (с.г. в.) әйтте:–Кемнең гомере озын һәм гамәле яхшы–шул.–Начар кеше кем?–Кемнең гомере озын, ә гамәле начар–шул, – дип җавап кайтарды

Гомер бертөрле генә түгел, ел фасыллары кебек үзгәрә. Ямьле яз–балачак, җәй җимешләр үстерә торган, балалар тәрбияли торган вакыт, көз җимешләрне татый торган чак. Кемнең җимеше татлы, кемнең ачы. Кыш –ахирәт тормышы. Без кыш килүгә ышанганга күрә, яз, җәй һәм көзне кышка әзерлек белән үткәрәбез. Гомерне дә ахирәт тормышына Җәннәткә керерлек итеп үткәрү кирәк. Гадәттә без бу гомерне яз, җәй, көз дип түгел, истәлекле еллар белән, юбилейлар ясап үткәрәбез.
Әти-әнине сөендереп, Аллаһның рәхмәте белән дөньяга сабый туды. Өйдә гаиләгә ямь, юаныч өстәлде. Әйдәгез, бергәләп шушы сабый белән гомер баскычларыннан атлыйк әле. Беренче баскыч–җиденче көн.
Җиденче көн җитешкән, җитлеккән (исем кушарга җитлеккән). Бу көн баланың чәче алынып, чәч авырлыгы көмеш кадәр сәдака бирү зарур. Азан әйтеп, камәт төшереп күркәм исем кушу тиеш. Ир балага ике, кыз балага бер сарык гакыйка корбаны чалып, дуслар туганнар белән бәби туе ясау күркәм гадәт булып тора. Пәйгамбәребез(с.г.в.) гомер азан белән намаз арасы, ди. Һәркайсыбызның азаны әйтелгән, җеназа намазы көтеп тора. Бу әти-әнигә үз вакытында балага тиешле тәрбия бирү кирәклекне кисәтә.
5 яшь–бишне онытма. Биш вакыт намазны искә төшереп, намазга өйрәтә башларга кирәклекне күрсәтә.
10 яшь. Уңай эш дигәнне аңлата. Пәйгамбәребез(с.г.в.) әйтте: «Баланы уңны сулдан аера башлау белән юмалап, бүләкләр биреп намазга өйрәтегез». Димәк. 10 яшь тормышта иң кирәк булган эшне өйрәтеп бетерергә вакыт җитте дигән сүз. Балигъ яшенә җиткәндә дөрес юл сайлый алмаган баланы соңыннан туры юлга салу бик авыр була. Шуңа күрә ун яшь тулганчы бозык, фәхеш эштән саклый торган– намаз дигән калкан баланың кулында булырга тиеш. Бала балигълык яшенә җиткәндә намазны яратып укырга, тәһарәт, гөсел тәртипләрен һәм 40 фарызны белергә тиеш. Бөек галимебез һәм остазыбыз Ризаэтдин Фәхретдин «Динсез тәрбия – ул тәрбиясезлек», диде. Намаз – диннең терәге һәм дини тәрбиянең нигезе.
15 яшь ул намазны бик яхшыга башкару дигәнне аңлата.
20яшь. Егерме –ул йөгерү. Егермедә кеше гаилә корам дип йөгерә. Гаилә коруны ир-егетләр өйләнү дип атый. Өйләнү– өйле булу. Синең әнә шулай дигән тормышны алып барырлык һөнәрең, әдәбең тәртибең, сабырлыгың булу кирәк. Шулай булмаса, ул өйләнү түгел,–сөйләнү булып кына кала. Кыз баланы элек тормышка чыкты, дип сөйлиләр иде. Димәк ул кыз тормыш итәргә сәләтле булырга тиеш. Яшьләр Аллаһ кануннарына таянып, буйсынып яшәргә тиеш. Шул вакытта гына гаиләдә татулык, гармония була. Егерме яшеңдә әнә шундый күркәм гаилә булдырырга син әзерме? Әзер булсаң, бәйрәм ит. Әзер түгелсең икән, нәрсә бәйрәм итәсең? Үзеңнең булдыксызлыгыңнымы? Кемнеңдер газиз баласын бәхетсез итәргә җыенуыңнымы? Әзрәк фикерлә, дөрес нәтиҗә яса, сиңа бит инде 20 яшь. Егермедә йөгермәсәң, утызда утырып калуың бар.
25 яшь–гаилә нигезең бик яхшы итеп корылган булырга тиеш. Яныңда ярың гына түгел, мәңгелек парың да булу кирәк. Бу эшләр егерме бишкә кадәр тәмам булса хәерле.
30яшь. Утыз ул– утны өз дигәнне аңлата. Гаиләң бар, балаларың бар – инде утны өзеп тә аларга хезмәт ит. Утны өзеп алу сиңа читен. Кулны пешерә. Әмма син үзең турында уйлама, үз мәнфәгатеңне арткы планга куеп тормыш юлдашың һәм балаларың өчен хезмәт ит.
Нәрсә ул ярату? Ярату ул, үзең турыда оныту. Егет яратып өйләнгән, кыз яратып чыккан икән, сабыр итеп, үзеңнекен өстен куймыйча, янып, тирләп-пешеп гаилә бөтенлеге өчен хезмәт кую кирәк. Син аны эшләргә тиеш, моны эшләргә тиеш, дип таләп итү ул ярату да, гаиләгә хезмәт итү дә түгел, ул үзеңнең мин-минлегеңне, эгоизмыңны кайгырту. Гаиләне алып бару, балалар тәрбияләү җиңелме, авырмы? Әти-әниең дә сине шулай тәрбияләде онытма. Әти-әнине хөрмәт итүдә балаларыңа үрнәк бул. Бала мәшәкате әти-әни хакын аңларга ярдәм итсен, аларга да догаларын алырлык итеп хезмәт ит. Гаилә кора алгансың икән, балалар үстерәсең икән, Аллаһ кануннары кушканча гаиләңә хезмәт итәсең икән, бәйрәм ит утыз яшеңне.
35 яшь – гаиләңә хезмәт итүең бик яхшы билгесе куярлык дәрәҗәгә җитәргә тиеш.
40 яшь. Кырык –ул кырку дигән сүз. Начар гадәтләреңне кыркый башларга вакыт җитте, дигәнне аңлата. Балаларың балигъ булдылар, үзләре тормыш көтәргә әзерләнәләр, син инде аларга үрнәк бул. Тормышыңа нәтиҗә яса. Беребез дә фәрештә түгел, Һәркем хаталар һәм ялгышлар җыентыгы. Әкрен генә үзеңнең кимчелекләреңне бетерә башла, гамәл-гыйбадәтләреңне арттыр, нәфелләреңне онытма. Пәйгамбәребез(с.г.в.) : «Берәү Аллаһ риза булырлык итеп кырык яшенә ирешсә, йогышлы авырудан да үлмәс, хәтәр үлем белән дә үлмәс», – ди. Кырык яшеңне Аллаһ риза булырлык итеп каршылыйсың икән – бәйрәм ит. Кырыкта инде телисеңме, юкмы картлык гамәлләре беленә башлый. Кайбер җирләрең авырта, сызлый, сыкрый икән, бел – әти-әниеңнеңнеке тагы да ныграк авырта, сызлый. Хәлләрен бел, ярдәм ит. Игътибарыңны һәм йомшак сүзеңне жәлләмә. Физик мөмкинлекләреңне ныгыт. Рухи кыйммәтләр белән бает. Югалтуларың әдәп-әхлак ягыннан баюга китерсен, шулай булганда кырык кимчелекне кырку була. Яшеңә карата яшәү мәгънәле икән, күңелне күтәреп алырга да була.
45 яшь – тискәре сыйфатларны киметеп, уңай сыйфатлар өстенлек итә башлар вакыт.
50 яшь. Илле ул–Илле булу дигән сүз. Синең балаларың, оныкларың үзеңә күрә бер ил. Дәүләтең бар. Син шул илнең хуҗасы. Әти-әниеңнең догасын алып, хатыныңа терәк, балаларга таяныч һәм киңәшче, оныкларга матур бабай булып илең белән гадел идарә ит. Чәчләр агарып, тешләр коелып, агач яфраклары кебек саргаеп, гомер көзенә кереп барасың. Көздән соң кыш онытма , ахирәтне кайгырта башла. Пәйгамбәребез (с.г.в)« Кем илле яшен Аллаһ риза булырлык итеп каршылый. Аллаһ аны барча җир әһелләреннән сөйдерер. Гөнаһларын танып, тәүбәгә килүе дә җиңел булыр», – диде. Илле яшеңдә Аллаһ кушканнарны җиренә җиткерергә тырышып үтәсәң, тыйганнарыннан тыелырга көч тапсаң, кешеләр алдында абруең зур булыр һәм сине өй әһелләре генә түгел, башкалар да яратыр. Бел–бер сум хәрәмнән тыелу, мең сум хәер бирүдән хәерлерәк. Өеңә харәм кертмәскә тырыш. Тәүбәләреңнең кабуллыгын шуннан белерсең– Аллаһ сине алдагы тормышыңда зур хаталардан саклар. Хаталардан арынгансың икән. 50 яшеңне бәйрәм ит.
55 яшь. Илең белән яхшы идарә ит. Тормыш юлдашыңны хөрмәтлә, әти-әниеңнең догасын алып кал. Догаңнан калдырма, балаларыңа ихтирамлы бул.
60 яшь. Алтмыш яшь–алтын яшь. Алтмышка кадәр эшләсәң дә акча бирмәскә мөмкиннәр. 60ан соң эшләмәсәң дә әз-әзләп биреп торалар. Берәүдән: Ник өйләнмисең? дип сорагач, даими керем кереп тора торган вакытны көтәм, дигән. Ул кайчан була дигәч, пенсиягә чыккач, дип җавап биргән. Димәк, моңарчы куркып торганнарга да өйләнер өчен уңай яшь. Алтмыш ул картлыкка күчү яше дә.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) өммәтенә бирелгән гомер 60 ел. Артканы бүләк. Аллаһның бүләгенә бүләк белән җавап бирү тиеш. «60 яше тулгач. Кешенең гозере кабул булмас», –диелә хәдистә. Ягъни 60 яше тулган кеше гомерем кыска булды , тәүбәгә килергә өлгермәдем, дип акланырга тырышса, аклануы кабул ителми. Тиешле гомерен яшәгән булыр. Пәйгамбәребез (с.г.в) «Берәү Аллаһ риза булырлык итеп 60 яшен каршыласа, Аллаһ аны барча күк әһеленнән сөйдерер»,–диде.
Эш эшләп син инде яшьләрне шак катыра алмыйсың, аларга комачаулама. Миннән башка дөнья , йорт, тормыш бармый, дип уйлама. Бүген үләсең икән, ул бер үзгәрешсез дәвам итә. Мал карарга да, бала карарга да , йортны карарга да кеше табыла. Синең балаларың үзеңә караганда яхшырак булсыннар, синең хаталарны кабатламасыннар, дип намаздан соң алар өчен дога кыл. Мәчеткә барганда да, кайтканда да барча бәндәләргә тәүфыйк, хидәят сора, авызың ашаудан бушаган саен почмакта яшьләрне сүгеп йөрмә. Аллаһ бәндәдән риза булсын өчен бәндә Аллаһ йөкләгәннәрне үтәргә һәм зарланмаска тиеш. Бер бай кеше: Байлык килүне ничек туктатыйм?», –дигәч, «Шөкерана кылудан тукта», – дигәннәр. Бер хәерче:«Хәрчелектән ничек котылыйм?», дигәч, зарланудан тукта, шөкерана ит дигәннәр.
65 яшь. Гамәл-гыйбадәтләреңне бик яхшы башкар, күркәм мәчет карты бул.
70 яшь. Җитмеш–җитте дигәнне аңлата. Бу яшәү җитте, үләргә вакыт дигән сүз түгел, дөнья куудан туктарга вакыт дигәнне аңлата. Дөньяны куып тотып булмый. Тормышыңны Аллаһ кушканча алып бару, кояшка таба бару кебек. Кояшка карап барганда күләгә арттан бара беркаяда китми.
Җитмеш яшь ул начар гадәтләрдән тәмам арынырга вакыт җитте дигәнне аңлата. Балаларың, оныкларың үзеңне зурласыннар, кешеләргә үрнәк бул.
Аксакаллы бабайлар, Акъәбиләр турында күпме матур хатирәләр саклана. Кызганычка каршы, алар бүген бик аз. Әйдә, илнең күрке, яшьләрнең киңәшчесе булырлык аксакал бул. Синең ак йөзеңнән, чиста күңелеңнән башкалар шифа һәм тынычлык тапсын.
75яшь. Җитмеш биштә инде начар гадәтләрдән арынып, чын зирәк карт булып өлгереп җиттең дигән сүз. Милләтебезнең хазинәсе, динебезнең йөзек кашы бул.
80 яшь чик дигәнне аңлата. Ул гомер чиге түгел, Аллаһның рәхмәте чиге. Сабыйлыкка керә башлау чиге. Пәйгамбәребез(с.г.в):«Кем Аллаһ риза булырлык итеп 80 яшен каршыласа, кабер газабыннан азат булыр.Үзен караган җитмеш кешегә шәфәгатьче булыр. Сиксәнне тутырганнарга җәмгыять тарафыннан да, гаилә тарафыннан да аеруча игътибар кирәк. Аларга хезмәт итеп тә Аллаһның ризалыгын алып була. 60та малай, 70тә –егет чак, 80– сискәндерә дисәләр дә, 80 ул сабыйлыкка, самимилеккә кайту да. Сабыйлар кебек сөйсеннәр дисәң, үзеңне эчкерсез тот, гаиләңә җылылык һәм нур таралсын. Сиңа таба елышсыннар, синнән рәхәтлек, җаннарына тынычлык, авыруларына шифа табарлар.
85 яшьтә күңел чисталыгың бик яхшы дәрәҗәгә җитсен. Күңелең саф, үзең саф.
90 яшь .Туксан– тукта дигәнне аңлата. Бу һичкенә дә яшәүдән тукта дигән сүз түгел. Һәркемгә урын җитәрлек. Бу яшьтә авызың буш сүздән, күңелең начар уйлардан туктарга тиеш. Кулыңда тәсбих, телеңдә зикер, син Аллаһны зурлыйсың, балалар, оныклар сине зурлыйлар.
Пәйгамбәребез(с.г.в.) :«Берәү Аллаһ риза булырлык итеп 90 яшен каршыласа, Аллаһ аның алдагы гөнахларын гафү итәр, гаиләсенә шәфәгать итәр һәм ул җирдә Аллаһның хәере булыр», диде. Димәк 90 яшьтән артык кешене рәнҗетү–Аллаһны рәнҗетү кебек, аңа хезмәт итү, –Аллаһка хезмәт итү кебек, догасын алырга тырышу кирәк.
Туксаннан соңгы һәрбер ел ун елга тора. Һәр ел саен юбилей.
100 яшь йөзү дигәнне аңлата, йөз әйдә, инде нишләсәң дә ярый. Син сабыйлар өммәтендә дигән сүз. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Әгәр берәү 100 яшькә ирешсә, аның изге гамәлләре сәламәт вакытындыгы кебек язылып барыр. Гөнаһлары язылмас», –диде. 90ннан үткән 100дән үткән кешеләр белән сабый, нарасый балалар белән эш иткән күк эш итәргә. Ягъни алар нинди халәттә булсалар да, бишектәге баланы сөйгән кебек сөеп карарга кирәк.
Фәрзәнә Исмәгыйлева әзерләде
Читайте нас: