Барлык яңалыклар
Яшәеш
30 август 2019, 11:20

Көзгеләр хакында

Борын заманнардан ук көзгеләр магик көчкә ия булып, ниндидер махсус йолалар башкару, күрәзәлек итү өчен кулланылган. Бүген без көзгенең андый-мондый якларын уйлап тормый көн-күрешебезгә ныклап керткәнбез. Тәүлегенә ничә тапкырлар үз чагылышыбызны карыйбыздыр.

Ә бит ул гади генә әйбер түгел. Көзгегә чагылып, энергия кешенең үзенә кире кайта, аурасы бозыла, шуңа да анда озак карарга киңәш ителми. Көзге каршында озак вакыт чуалганнар тизрәк картая һәм үзләрен начар хис итә дигән фикер дә яшәп килә. Өйдәге көзге сезнең баш очыгызны күрсәтми калырга тиеш түгел, югыйсә башыгыз авыртачак. Иң яхшысы, әгәр сезне көзге бөтен килеш күрсәтсә. Еш кына анда караганда без үзебез белән канәгать түгелбез. Шул исәпле көзгене начар энергия белән тулыландырабыз. Аңа һәрчак елмаеп, үз-үзегезне тиргәми карарга кирәк. Авыру вакытта, каефегез булмаганда, гомүмән, аның янына бармагыз.
Электән килгән йола буенча кунаклар киткәннән соң көзгеләрне юеш чөпрәк белән сөртеп алырга киңәш ителә. Бердә юкка гына йортта мәет булса көзгеләрне ябып куймыйлар. Тиргәш, сугыш, үтереш шахитләре булган көзгеләр көчле негатив энергия белән тулы була. Мондый көзге өйдә булса, әледән-әле начарлык килә, кешенең холкы үзгәрә. Андый көзгеләр аеруча балаларга куркыныч. Бер яшькә кадәр сабыйны көзгегә күрсәтсәң, теле озак ачыла, тешеләре озак чыга дигән караш бердә юкка гына яшәп килми. Моңа кадәр кемдер кулланган, иске көзгеләрне алырга тырышмагыз. Һич югы андый көзге алдында шәм яндырып карарга киңәш ителә. Әгәр дә ул сүнсә, шунда ук көзгене юк итәргә.
Ватык, чәтнәгән көзгеләргә кармаска икәнен барыбызда яхшы белә. Әгәр дә аның чите генә кителгән икән, чүпкә ыргытырга кызгансагыз, җай гына кисеп куегыз. Гомүмән йортыгызда уңай биополе булсын дисәгез, түгәрәк, овал көзгеләр куярга тырышыгыз. Кирәкмәгән көзгеләрне болай гына чүплеккә ыргытырга ярамый. Аны башта ватырга һәм кисәкләрен җыеп ташларга кирәк. Ә менә көзгедә акча чагылып ятса, матди хәл яхшыра икән. Бу юрау никадәр дөрестер, анысы билгесез. Әмма эшләми генә көзге каршына акча куеп баеган кешене күргәнем юк әле. Менә шулай, җәмәгать, көзге генә димәгез.
Әлфия СӘЛИМГӘРӘЕВА.
Читайте нас: