Барлык яңалыклар
Яшәеш
30 август 2019, 11:43

Үкенү

Үкенүдән дә авыррак тойгы юктыр. Истәлекләр җаныңны җылытырлык булса бик яхшы ла ул, тик кайчакта вөҗданны кыра.

«Их, нигә гәнә болай итмәдем инде», дип һәр адәмнең әйткәне бар. Терсәк якын, тешләп кенә булмый. Ялгыш сүзләр ычкындырабыз, гамәлләр кылабыз. Күңел хәләтеңне җиңеләйтер өчен тәүбә кылабыз. Никтер барысын да алдан уйлап, тоемлап булмый. Ул күпмедер вакыт күңелне кыра , эчтән сине «кимерә». Ә кайсыбер үкенечләр гомерлек кала.
Ә менә гамәлләргә килсәк, җавабын табарга авыр булган бер сорау туа: эшләми үкенү аянычракмы, әллә эшләп карапмы?
Әлфия СӘЛИМГӘРӘЕВА.
Читайте нас: