Барлык яңалыклар
Яшәеш
30 август 2019, 12:25

Йолдызлар гаеплеме?

Сез көндәлек йолдызнамәгә ышанасызмы? Мин яртылаш ышанам. Шулай да, туры килсә, миңа ни әйтерләр икән, дип тыңлап бетерәм. Гадәттә, иртән эшкә барганда машинада «Юлдаш» сөйли. Телисеңме, теләмисеңме алар көнең ничек узачагын синнән яхшырак белә булып чыга. Безнең аңыбыз шулай корылган, күңелгә һуш килгән сүзләр булса, аңа чын күңелдән ышанабыз, начарларына, минем белән булмас әле, мин генә кучкар түгел бит, юраулары бик тап та килми, дип куябыз. «Бүген кыслалар уйламаганда баеп китәчәкләр» диделәр дә һәм дөньядагы барлык кыслалар баеп китә ди мени?

Астрологлар йолдызнамә дип аерым бер вакытта планеталарның җиһанда урнашуын атый. Йолдызлык күк йөзен 12 өлешкә бүлә. Кешеләр элек-электән бер йолдызлык астында туган кешеләрнең холкы, язмышлары ошаш булуына ышанып килгән.
Шулай ирле-хатынлы иртән эшкә җыена ди. Радиоалгычтан йолдызнамә тапшыралар. Менә шулай туры килгән бит, хатынына: «Еракта калган мәхәббәтегезне очратып, хисләрегез яңаруы мөмкин», дип фаразлаганнар. Ә иренә киресенчә: «Бүгенге кичне ялгыз үткәрүегез ихтимал. Моны файдага уздырыгыз, уйларыгызны тәртипкә китерегез», дип җиффәрткәннәр. Шуннан тиргәшеп китмәсеннәрме?! Әрләшүләре генә бушка булган. Зәңгәр томаннар артында адашып торып калган мәхәббәт тә килеп чыкмаган, кичне дә бергә уздырганнар. Вәт, ике юләр!
Бөтенләй генә ышанмас идең, кайчакта туры килеп куя. «Кадерле әйберегезне югалтырга мөмкинсез, бүген йолдызлар балыкларга игътибарлырак булырга киңәш итә», дип колакка кереп калды бит. Кадерле әйбер документ белән акча инде, дип ул көнне сумкамны теләсә кая куеп йөрмәдем. Кич, караңгы төште, барыбыз да өйдә һәм бернәрсә дә югалмады. Инде йокларга ятабыз дигәндә, песи баласы юклыгын шәйләп калдык. Бик кечкенә иде әле. Озак эзләдек. Таба алмадык. Ә икенче көнне теплицадан килеп чыкты. Менә шулай кадерле әйберне югалтып таптык.
Күпчакта көндәлек, атналык йолдызнамәләрне язганда астрологлар бер эффект куллана: алар конкрет вакыйгага тукталмый, ә гомум фразалар, барысына да тап килгән җөмләләр яза. «Бүген эшегездә киеренке вакыйга тууы ихтимал. Сездән җитдилек таләп ителә», диде ди. Менә әйтегез инде, кайсы эш көнендә киеренке вакыйга тумый да, сездән җаваплылык таләп ителми ?
Ә менә характерларны тасвирлаган йолдызнамә бик тә дөрес язылган кебек. Анысы белән сез дә килешәсездер. Укыйсың-укыйсың да, нәкъ мине язганнар бит, дип уйлыйсың.
Шаулап-гөрләп туй уздырулары онытылып та бетмәде, «пар күгәрченнәр» порхылдап аерылышты. Сәбәбен, союзыбыз йолдызнамә буенча туры килмәде, диде. Ялкау сәбәбен табар ди. Йолдызнамә буенча кавышып, йолдызнамә буенча аерылыша башласаң!
Менә шулай, дуслар, бик кызыклы ул йолдызнамә дигәннәре. Җиһан киңлегендә бер нокта гына булып җемелдәгән йолдызлар безнең белән идарә итсен әле!
Әлфия СӘЛИМГӘРӘЕВА.
Читайте нас: