Барлык яңалыклар
Яшәеш
2 сентябрь 2019, 13:17

Иң заманча парклар Уфада булачак

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров 1 ноябрьгә уфалылар «Первомайский» һәм «Журавли» паркларында ял итү өчен заманча уңайлы урыннар булдырылачагын вәгъдә итте. Бүген төбәк җитәкчесе бу урыннарны Уфа мэры Өлфәт Мостафин белән карап чыкты.

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров 1 ноябрьгә уфалылар «Первомайский» һәм «Журавли» паркларында ял итү өчен заманча уңайлы урыннар булдырылачагын вәгъдә итте. Бүген төбәк җитәкчесе бу урыннарны Уфа мэры Өлфәт Мостафин белән карап чыкты.
«Бу объектлар белән без республика өчен яңа сыйфат стандартын бирәчәкбез. Мәскәүдә һәм дөньяның башка алдынгы шәһәрләрендәге кебек. Бу — заманча материаллар, халык фикерен мәҗбүри исәпкә алу, халыкның барлык катламнары өчен һәр почмакның уйланылган булуы, — диде Радий Хәбиров. — Уфа парклар шәһәре булачак, моның өчен бөтен шартлар да бар».
«Первомайский» паркын реконструкцияләү проекты ике этапта узачак: буаны чистарту һәм тирәнәйтү, тирә-юньне төзекләндерү, җәяүлеләр һәм велосепедчылар өчен юл салу, яшелләндерү, ут монтажлау. Сулык янында амфитеатр һәм концерт мәйданчыгы барлыкка киләчәк. Икенче этапта спорт һәм күңел ачу зоналары булдырылачак. Ул балалар уен комплексларын, батут мәйданчыкларын, карусельләрне, киенү-чишенү бүлмәләре һәм тамашачылар өчен трибуналы хоккей тартмасын, скейт-парк һәм башка объектларны үз эченә ала.
Төбәк җитәкчесе Орджоникидзе районында "Яшь имәннәр" скверында да булды.
Монда шәһәрнең визит карточкаларының берсе – «Биюче торналар» фонтаны ачылачак. Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен монда сукмаклар, эскәмияләр һәм кече архитектура формалары, җәмәгать туклануы зонасы оештырылачак. Шул ук вакытта, шәһәр хаокының фикерен исәпкә алып, скверга исем биргән агачлар сакланачак.
Фонтан үзе иске мәйданнан сквер территориясенә күчәчәк һәм ут баганасына ия булачак.
Төбәк җитәкчесе шәһәр хакимиятенең игътибарын парк зоналарының иминлегенә, яктырту өлешеннән тыш, видеокүзәтү системалары, шулай ук тәртип саклауны тәэмин итүгә юнәлтте.
Читайте нас: