Барлык яңалыклар
Яшәеш
2 сентябрь 2019, 13:21

Министр булдырган.

Уфа халыкара марафонында катнашучыга Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы ярдәм күрсәткән.

Уфа халыкара марафонында катнашучыга Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы ярдәм күрсәткән.
Уфа халыкара марафонында ике чакрым дистанцияне үтәргә карар иткән 67 яшьлек йөгерешче фиништан соң узен начар хис иткән. Шаһитларның сүзләренә караганда, ул йөрәген тотып егыла башлаган. Урында кизү торган медиклар бригадасы беренче ярдәм күрсәткән.
Алар арасында, күптән түгел дистанцияне үткән Башкортстан сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Максим Забелин да булган. Ул йөгерешченең йөрәгенә туры булмаган массаж ясаган.
«Башинформ» мәгълүматларына караганда, зыян күргән ир хәзерге вакытта дәваханәдә реанимациядә. Аның гомере өчен табиблар көрәшә.
Валерий Шахов.
Читайте нас: