Барлык яңалыклар
Яшәеш
16 сентябрь 2019, 16:23

Пәри туенда пәричә

Район үзегәнең мәдәният сарае алдындагы мәйданчыкта ел дәвамында матур-матур бәйрәмнәр оештырыла. Балаларны саклау көне, яшьләр көне, чәчәкләр бәйрәме яки башка истәлекле көннәр булсынмы, барысы да оешкан төс ала. Аларда халкыбыз теләп катнаша. Әмма шул бәйрәмнәрнең дәрәҗәсен төшергән бер күренешкә гел тап булабыз.

Ул да булса төрле төстәге буяуларга баткан, кеше кыяфәтеннән чыккан балалар, үсмерләр, кайчакта хәтта өлкәннәрнең мәйдан тутырып чабышып йөрүе. Аны Холи фестивале диләр. Элегрәк үтми. Шәхсән мин үзем бәйрәмдә баштан-аяк пычранып йөрүне кабул итмим. Икенчедән, безнең илгә хас күренеш, традиция түгел бу.
Кызыксынып, аның тарихы белән таныштым. Ул безгә Һиндстаннан килгән икән. Холида барысы да бер-берсенә төсле порошоклар сибә. Индуслар өчен Холи – дини бәйрәм. Алар шулай итеп язны каршылый. Ә бәйрәмнең тамырына тагын да ныграк төшсәң, бер-берсенә буяулар гына түгел, пычрак кушылган төсле су сибешүләрен һәм монда башка тәрбиясезлек күренешләре башкарылуын аңлыйсың.
Безнең динебезгә, илебезгә хас булмаган күренешнең популярлашуы аптырата. Өлкәннәр аны пәри туе белән тиңли. Уйлап карасаң, чынлап та, аның бер генә файдасы да юк. Җиңел-җилпе кеше кебек кычкырышып, бер-береңә буяу сибеп йөре инде. Хәтта Һиндстанда да аны елына бер генә тапкыр оештыралар. Ә без һәрвакыттагыча уздырып җибәрәбез.
Холи тарихында шулай ук «тандай» дип аталган махсус эчемлек кулланылуы хакында да бәян ителә. Ә аның составында марихуана бар. Ходай сакласын, монысын да үзләштереп алмабыз дип кем ышаныч бирә ала?!
Балаларының буяуга баткан киемнәрен, чәчләрен, тәнен юу әниләренең карамагында. Әмма шул «шайтан туе»на җибәргән ата-аналар буяуларның нидән эшләнгәнен белә, берәрсе бу турыда кызыксынды микән? Әйе, алар зарарсыз да булсын ди, аның бит нигезе оннан эшләнә. Ә без аны аяк астына салып тапыйбыз булып чыга. Ачлыктан исән калып, ашлыкның һәр бөртеге өчен көрәшкән, икмәкне барысыннан да олуг күргән әби-бабайларыбыз бу күренеш белән риза булырмы соң?!
Күпләре, балаларга ошый бит, дияр. Ошый, әлбәттә, ничек ошамасын! Әмма һәр нәрсәнең чиге була. Балалар аның асылын аңлап бетмәскә мөмкин. Акны карадан аерырга өйрәтер өчен өлкәннәр бар.
Бу хакта сүз кузгаткач, Хэллоуин турында да язып китәргә кирәктер. Бу да шулай ук илебезгә хас булмаган күренеш. Инглиз телле илләрдә узган, тамыры белән мәҗүсилек, сихерчелеккә барып тоташкан традиция. Монда да шулай ук бар дә уйламый ата-аналар, тәрбиячеләр, вожатыйлар балаларга куркыныч маскалар кидерә, аларны маньяк, скелет, вампир, җен-пәриләр ясый. Шулай фотога, видеога төшерәләр. Соңыдан үзләренә мөгезле, авызларыннан «каннары» агып торган балаларының сурәтләренә карау ошый микән? Үлем, куркынычлык көнен бәйрәм иткәнче, балаларны мәрхәмәтсез, канэчкеч итеп тәрбияләгәнче, кыз һәм улыгызга Ходайга ышану, яхшылыкка, яктылыкка омтылу, табигатькә, өлкәннәргә хәстәрлекле булу үрнәге күрсәтегез. Ютубтагы антихэллоуин видеороликлары сезгә ярдәмгә килер.
Тәртипсезлеккә, мәгънәсезлеккә өнди чит илдән кергән бу күренешләр. Моңа ата-аналар гына түгел, бәйрәмнәр сценариена керткән мәдәният хезмәткәрләре дә игътибар итсен иде.
Әлфия СӘЛИМГӘРӘЕВА.
.
Читайте нас: